Николай Миклухо-Маклай
Николай Миклухо-Маклай, Николай Николай улы Миклухо-Маклай, ингл. Nicholas Miklouho-Maclay, рус. Миклухо-Маклай, Николай Николаевич (1846-1888) — сәяхәтче, антрополог, этнограф, биолог. 1871-1880 елларда Көньяк-Көнчыгыш Азия, Австралия һәм Океанлык утрауларына ясаган экспедицияләрдә антропология һәм этнография фәненнән ачышлар ясый, диңгез хайваннары зоологиясен өйрәнә. Кешеләрне югары һәм түбән расаларга бүлүнең дөрес булмавын раслый.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1846 елның 17 июлендә Новгород губернасы Борович өязе (хәзерге Новгород өлкәсе Борович районы) Рождественское авылында хәрби инженер гаиләсендә туган. Милләте, автобиографиясендә билгеләнгәнчә, рус, украин, поляк катыш. 1863 елда (гимназияне тәмамламавы сәбәпле, ирекле тыңлаучы сыйфатында) Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетына укырга керә, табигать фәннәрен һәм, аерым рөхсәт алып, физиологияне дә өйрәнә. Студентлар чуалышында катнашкан өчен, университеттан куыла. Һейделберг (1864), Лейпциг (1865), Йена (1866-1868) университетларында табигать фәннәреннән һәм медицина фәненнән дәресләр ала. Табиб булып эшләргә җыенмаганга күрә, дәүләт имтиханнарын тапшырмый.
Экспедицияләре
үзгәртү- 1866-1867 Йена университеты укытучысы Эрнст Геккельның ярдәмчесе сыйфатында, Канар утрауларына һәм Мароккога сәяхәт ясый. Тенерифе утравында Атлантик океан флорасын, Мароккода бәрбәрләр, чегәннәр тормышын өйрәнә.
- 1867 Дания, Норвегия, Швеция һәм Франциянең музейларында булып, зоология бүлекләрен өйрәнә.
- 1868 Йена университеты укытучысы Антон Дорнның ярдәмчесе сыйфатында, Италия шәһәрләрендә, Сицилиядә фәнни сәяхәттә була.
- 1869 Мисырга килә, Кызыл диңгездә диңгез фаунасын күзәтә. Әдис аркылы Россиягә кайта. Сентябрдә Мәскәүдә узган Россия табигать фәннәрен өйрәнүчеләрнең икенче корылтаенда докладлар белән чыгыш ясый. Рус география җәмгыятенә кабул ителгәч, Тын океан утрауларына сәяхәт итү проектын тәкъдим итә, җәмгыять әлеге проектны хуплый, диңгез министрлыгыннан аны Тын океан утравына илтергә хәрби корабль сорарга булалар.
- 1871-1872 «Витязь» корветында (капитаны Павел Назимов) Санкт-Петербург—Лондон—Африка—экватор—Бразилия—Магеллан бугазы аша Тын океанга килә. 1871 елның 21 сентябрендә Яңа Гвинея утравының көньяк-көнчыгыш өлешендәге Астролябия култыгына керә, җирле халык — папуаслар белән таныша. Барлыгы 2,5 ел папуаслар авылында яшәп, аларның көнкүрешен, яшәү ритмын, кланнарга бүленешен, гореф-гадәтен, җырларын, бонгу телен өйрәнә, һөнәри рәсемнәр ясый. Җирле халык аңа ияләшә, авылда торак корып, яшәргә калырга тәкъдим итә. 1872 елның 19 декабрендә «Изумруд» клиперы аны эзләп килгәч, Н. Миклухо-Маклайның әлеге тыныч, иркен утраудан китәсе дә килми.
- 1873 Индонезия, Филипин, Малакка ярымутравын өйрәнә. Ява, Папуа-Ковиайда була.
- 1875 елда Александр IIгә Яңа Гвинеяны Россия империясе протекторатлыгына алырга тәкъдим итеп ике хат җибәрә.
- 1876 елның 27 июнендә Яңа Гвинеяга икенче сәяхәте башлана. 17 ай дәвамында антропологик тикшеренүләр үткәрә.
- 1878-1882 Австралиягә сәяхәте. Сиднейда хөкүмәт ярдәме белән биология станциясе төзи.
- 1882 елның 18 октябренда Александр III белән очрашуда Яңа Гвинеяда Россия флоты базасын төзүне тәкъдим итә. Рус география җәмгыятендә Яңа Гвинея турында докладлар белән чыгыш ясый.
- 1883 елның 17 мартында «Скобелев» корветында Яңа Гвинеяга өченче сәяхәте башлана. 18 көн дәвам итә.
- 1884 елның 27 февралендә Сиднейда Маргарет Робертсон-Кларк (?-1936) белән өйләнешәләр. Уллары Александр-Нильс (1884), Владимир-Аллен (1885) туа.
- 1886 елның февралендә, Яңа Көньяк Велс хөкүмәте Сиднейдагы биология станциясен хәрбиләр файдасына тартып алганнан соң, Н. Миклухо-Маклай Россиягә кайтып китә. Гаиләсен 1887 елның 14 июлендә Россиягә алып кайта. Гаиләсе белән Петербургта, Галерная урамында урнаша. 1888 елның 14 апрелендә Н. Миклухо-Маклай Боткин хастаханәсендә вафат була. Александр III сәяхәтченең Австралиягә кайтып китүче гаиләсенә 350 фунт күләмендә гомерлек пенсия билгели. Пенсия 1917 елга хәтле консул аркылы төгәл түләнеп бара.
Хезмәтләре
үзгәртү160лап фәнни хезмәт язган. Үзе исән чагында мәкаләләре 8 илдә алман һәм инглиз телләрендә басылган. 1868 елда алман телендә чыккан фәнни мәкаләсенә беренче тапкыр икеләтелгән Миклухо-Маклай фамилиясе белән кул куя.
- Миклухо-Маклай Н.Н. Собрание сочинений в 6 томах: Т. 1. Путешествия 1870—1874 гг. Дневники, путевые заметки, отчеты. М.: Наука, 1990.
- Миклухо-Маклай Н.Н. Собрание сочинений в 6 томах: Т. 2. Путешествия 1874—1887 гг. Дневники, путевые заметки, отчеты. М.: Наука, 1993.
- Миклухо-Маклай Н.Н. Собрание сочинений в 6 томах: Т. 3. Статьи и материалы по антропологии и этнографии народов Океании. М.: Наука, 1993.
- Миклухо-Маклай Н.Н. Собрание сочинений в 6 томах: Т. 4. Статьи и материалы по антропологии и этнографии Юго-Восточной Азии и Австралии. Статьи по естественным наукам. М.: Наука, 1994.
- Миклухо-Маклай Н.Н. Собрание сочинений в 6 томах: Т. 5. Письма. Документы и материалы. М.: Наука, 1996.
- Миклухо-Маклай Н.Н. Собрание сочинений в 6 томах: Т. 6. Ч. 1 Этнографические коллекции. Рисунки. М.: Наука, 1999.
- Миклухо-Маклай Н.Н. Собрание сочинений в 6 томах: Т. 6. Ч. 2 Указатели. М.: Наука, 1999.
Хәтер
үзгәртүИсеме бирелгән
үзгәртү- 1948 ССРБ ФА Этнография институтына
- 1978 елда ачылган Астероид 3196 га
- 1961-2010 Амурда йөзгән пассажир теплоходына
- Мәскәүдә, Мадангта (Папуа — Яңа Гвинея) урамнарга
Һәйкәлләр куелган
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Марков С.И. Николай Николаевич Миклухо-Маклай. В сб.: Великие русские люди. М.: Молодая гвардия, 1984.
- Путилов Б.Н. Николай Николаевич Миклухо-Маклай. Страницы биографии. М.: Наука, 1981.
- Чуковская Л.К «Н.Н. Миклухо-Маклай»
- Человек из легенды. К 150-летию со дня рождения Н.Н. Миклухо-Маклая. Малайско-индонезийские исследования VIII. Редактор-составитель В.А. Погадаев. М., 1997.
- Иванченко А.С. «Путями великого россиянина». Санкт-Петербург: Белые Альвы, 2006. ISBN 5-7058-0418-0.
Сылтамалар
үзгәртү- Николай Миклухо-Маклай(рус.)
- Житие Маклая(рус.)