Шәехзадә Бабич премиясе
(Şäyexzadä Babiç premiäse битеннән юнәлтелде)
Шәехзадә Бабич премиясе (Шәехзадә Бабич исемендәге премия, баш. Шәйехзада Бабич исемендәге премия, рус. Премия имени Шайхзады Бабича) ― Башкортстанның яшьләр дәүләт бүләге. 1995 елда Башкортстан хөкүмәте тарафыннан булдырылган. Шагыйрь Шәехзадә Бабич (1895―1919) исемен йөртә.
Шәехзадә Бабич премиясе | |
Нигезләнү датасы | 1995 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Шәехзадә Бабич |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары |
Тарих
үзгәртү1995 елда Башкортстан хөкүмәте тарафыннан Шәехзадә Бабичның 100 еллык юбилее уңаеннан булдырылган.
Максаты
үзгәртүБашкортстанда яшь талантларны барлау. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә аеруча уңышлы әсәрләр (хезмәтләр) өчен бирелә [1]
Статут
үзгәртү- Ш. Бабич премиясенә тәкъдим ителүче хезмәтләр, тәкъдим ителү көненә кадәр бер ел эчендә, нәшриятта (матбугатта) басылган, тамашачыга күрсәтелгән, төзелгән булырга тиеш.
- Премиягә намзәтләрнең яше 16 дан ким булмаска, 35 тән артмаска тиеш.
- Премия лауреаты истәлекле медаль һәм акчалата бүләк ала.
- Акчалата бүләкнең күләме үзгәреп тора: 1999 елда 17 000 сум, 2006 елда 50 000 сум, 2012 елда 150 000 сум булган.
- 2012 елдан башлап, ике елга бер тапшырыла.[2]
Ш. Бабич премиясе лауреатлары
үзгәртүЕл | Бүләкләнүче | Бүләкләүнең сәбәбе |
---|---|---|
1995 | Фәрзәнә Акбулатова | «Әти икмәге» (1993) хикәяләр җыентыгы өчен |
Рәис Түләк | «Кашмау», «Муенса» китаплары өчен | |
Зөһрә Байбурина | Магдалена, Кармен, Ярославна, Яубикә, Көнбикә партияләрен башкарган өчен | |
1996 | Ләйсән Рәхмәтуллина | «Флюидлар» триптихы, «Байкал буйлап» акварель рәсемнәре өчен |
Булат Юсупов Айдар Акманов Рияз Исхаков Владислав Бәйрәмгулов |
«Пыяла юлчы» (Стеклянный пассажир) фильмы өчен | |
Рәсүл Карабулатов Азат Җиһаншин Фирдәт Галиев Рушанна Бабич |
РБ милли яшьләр театрының «Салават» спектаклендә (М. Кәрим әсәре) башкарган рольләре өчен | |
1997 | Тәнзилә Дәүләтбирдина | «Мин кем ?» җыентыгы өчен |
Әмир Мәҗитов Җәлил Сөләйманов |
«Чиксез юл» күргәзмә проекты өчен | |
Ринат Миннебаев | «Урман аллалары», «Гипербореялар» график рәсемнәре өчен | |
1998 | Гөлназ Кулсарина | «Җиде кыз», «Торналар», «Гадәти булмаган балык тоту», «Болан мөгезләре» видеофильмнары өчен |
Вахит Хызыров | «Ave Maria», чит ил композиторларының борынгы музыкасы концертлары, «Кояшка гимн»ны (Х. Әхмәтов) башкарган өчен | |
Илдар Гафаров Юлдаш Ураксин Алмас Гафаров Рамил Ихсанов Руслан Нигъмәтов |
«Әманәт» студиясендә милли музыканы үстерүгә керткән хезмәтләре өчен | |
1999 | Рәис Низаметдинов | «Кара чәчән», «Бөркет оясы», «Мирас», «Чура батыр» биюләрен куйган өчен |
Гүзәл Сөләйманова | «Мари, Китри, Зәйтүнгөл партияләрен башкарган өчен» | |
Юлай Үзәнбаев | «Ак болытлар», «Учларыңа сал йөрәгемне» җырлары, спектакльләргә язган музыкасы өчен | |
Земфира | «хәзерге заман музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм югары башкару осталыгы өчен» | |
2000 | Сулпан Билалова | «Аманат» балалар журналын бизәүдәге хезмәте өчен |
Урал Иделбаев | «Айгөл иле», «Шәйморатов генерал» һ. б. спектакльләргә язган музыкасы өчен | |
Азамат Хәлилов | Каһым түрә, кенәз Терегул, Шәкүр рольләрен башкарган өчен | |
2001 | Искәндәр Бикташов | Красноусольский санаторие корпусын яңарту һ. б. проектлары өчен |
Гөлдәр Ишкуватова | «яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләүгә керткән хезмәте өчен» | |
Антон Павловский | «виолончельдә югары башкару осталыгы өчен» | |
2002 | Алмас Әмиров | Җүчи, Котыш, Морис Ляппен рольләрен башкарган өчен |
Тимур Гарипов | Георг IV, Петя, Әбүләй рольләрен башкарган өчен | |
Гайнислам Ибраһимов | «Урал батыр», «Акбүзат» һ.б. әсәрләрне төрек теленә тәрҗемә иткән өчен | |
2003 | Миндигафур Зәйнетдинов | «кубызда уйнауны популярлаштырган өчен» |
Роберт Юлдашев | «курайда уйнауны популярлаштырган өчен» | |
Зөлфия Ханнанова | «башкорт халык образын шигъри күрү үзенчәлеге өчен | |
2004 | Мөсәлим Кулбаев | «Тиль» (Г. Горин), «Безнең өйнең яме» (М. Кәрим) спектакльләрен куйган өчен |
Рөстәм Шәйхетдинов | «фортепианода югары башкару осталыгы өчен» | |
Сәлмән Ярмуллин | «Ахыр заман-аяк астында» китабы өчен | |
2005 | Илдар Ибраһимов | Күгәрчен районы Морак мәдәният йортын яңарту проекты өчен |
Хәсән Усманов | «Искәндәр һәм Ләйлә музыкаль комедиясендә баш рольне башкарган өчен | |
Әминә Шәфыйкова | «фортепианода югары башкару осталыгы өчен» | |
2006 | Гөлназ Кутуева | «Җаным төнбоегы» шигырьләр җыентыгы өчен |
Зилә Сәгадиева | «И стонет курай, и ликует курай» телевизион фильмы, очерклары өчен | |
Рөстәм Хәкимов | «Урал-батыр (Г. Шәфыйков әсәре) спектаклен куйган өчен | |
2007 | Лариса Абдуллина | «Җиләк тәме» китабы өчен |
Гүзәл Мөхәммәдьярова | «Ак тирмә» нәфис киез җыелмасын булдырган өчен | |
Руслан Девятов Тәнзилә Дулатова Дмитрий Мавродиев Андрей Мануилов Руслан Янбәков |
«Уфа-Арена» проекты өчен | |
2008 | Светлана Гыйниятуллина | Агафья Тихоновна, Любовь, Турандот рольләрен башкарган өчен |
Илһам Вәлиев | Сөендек, Салават, Ленский, Пинкертон, Альфред, Фауст партияләрен башкарган өчен | |
Зөһрә Буракаева | «тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре өчен» | |
2009 | Андрей Ганичев | Колька Кузмин (А. Приставкин «Ночевала тучка золотая») ролен башкарган өчен |
Руслан Нигъмәтуллин | «скульптура сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен» | |
Рөстәм Җамалетдинов Павел Мазин |
сәнгать интернат-гимназиясен яңарту проекты өчен | |
2010 | Артур Кунакбаев | Әхмәтзәки Вәлиди ролен башкарган өчен |
Зөлфия Кускилдина | «Тәмле Яңа ел» китабы өчен | |
Искәндәр Гафаров | «пианинода югары башкару осталыгы өчен» | |
2011 | ||
2012 | ||
2013 | Рөстәм Сөләйманов | «БР композиторларының симфоник музыкасын пропагандалаган өчен» |
Игорь Савельев | «Терешкова летит на Марс» китабы өчен | |
Айнур Әскаров | «Енмеш» фильмы өчен[3] | |
2014 | ||
2015 | Айгиз Баймөхәммәтов | «Калдырма, әни!» китабы өчен |
Вера Фролова Айгөл Ишбирдина |
«Туган якта кулга-кул тотынышып» иҗади проектлары өчен | |
Артур Нәзиуллин | «Башкортстан мәдәниятенең абруен күтәрүе өчен»[4] | |
2017 | Гафури театрының иҗади төркеме | Гафури театрында куелган «Калдырма, әни!» спектакле өчен |
Алсу Хәбибуллина, музыкант, хор дирижёры | хор сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен | |
Алмаз Шаммас | шагыйрь[5] | |
2019 | Линар Дәүләтбаев, Шәүрә Сәгыйтова, Екатерина Хәйбуллина һәм Лиана Нигъмәтҗанова | «Кошлар ни җырлый» музыкаль әкияте (башкорт легендалары мотивлары буенча) өчен |
«Аргамак» этно-рок төркеме (Ринат Рамазанов, Алик һәм Эмиль Гәрәевлар, Радмир Исмәгыйлов, Айрат Нәзиров) | башкорт халкының мәдәни мирасын һәм милли музыка коралларын тергезгән һәм аларны популярлаштырган өчен | |
Илгиз Таһиров, Рәмзил Сәлмәнов һәм Радмир Абдуллин | «Бабич» фильмында уйнаган рольләре өчен[6] | |
2021, 2022 | Кристина Андрианова | «Триста сарматов», «Пятьдесят пять историй одного толмача» шигырь җыентыклары һәм нәфис тәрҗемәне үстерүгә керткән өлеше өчен |
Лиана Мкртчян, Резеда Таһирова | сынлы сәнгать өлкәсендәге «Минем Ватаным — минем җирем» иҗади проекты өчен | |
Илнур Хәйруллин | башкорт музыка сәнгатен пропагандалаганы һәм милли уен коралы курайны популярлаштырганы өчен[7][8] |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ БР яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-10-19
- ↑ БР хөкүмәте карары N 153 16.05.2012
- ↑ Сау бул, яшьлек!, archived from the original on 2015-04-04, retrieved 2015-02-13
- ↑ «Башинформ» сайтында
- ↑ Уфада Бабич исемендәге бүләкләр тапшырылды. Азатлык Радиосы, 02.11.2017
- ↑ Молодые деятели культуры Башкирии сегодня получили госпремии имени Шайхзады Бабича. ИА «Башинформ», 11.10.2019
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Башҡортостанда Шәйехзада Бабич исемендәге премия лауреаттары билдәле булды. «Башинформ» МА, 4.10.2023(башк.)
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 18 сентября 2023 года №551 «О присуждении Государственных республиканских молодежных премий им. Шайхзады Бабича в области литературы, искусства и архитектуры за 2021 и 2022 годы»(үле сылтама)
Чыганаклар
үзгәртү- Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреатлары (библиографик күрсәткеч). Уфа, 2000.(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Ш. Бабич премиясе турында тулы мәгълүмат 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Алар иҗаты сокланырлык 2020 елның 27 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
- Россия дәүләт китапханәсе рәсми сайты 2017 елның 26 март көнендә архивланган.(рус.)