Алжир
Алжир, Әлҗәзаи́р (гарәп. الجزائر әл-җәза’ир, фр. Algérie), рәсми атама Әлҗәзаи́р Халы́к Демокра́тик Җөмһүрияте́ (гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية әл-җөмһүриййә әл-җәза’ириййә әд-димуқратиййә әш-шә‘биййә[50], фр. République Algérienne Démocratique et Populaire) — Төньяк Африкада, Урта диңгез бассейнының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт, Африканың иң зур иле. Әлҗәзаир көнбатышта Марокко, көньяк-көнбатышта Мавритания һәм Мали, көньяк-көнчыгышта Нигер һәм көнчыгышта Либия һәм Тунис белән чиктәш. Дәүләт җирләренең шактый зур өлеше Сахра чүлендә ята. Башкаласы – Әлҗәзаир шәһәре.
XVI гасырдан XVIII гасыргача Әлҗәзаир Госманлы империясенә керә. XIX гасыр башында француз колонизациясе башлана. 1954 елда Әлҗәзаирдә Милли азатлык фронты оештырыла. Француз колониаль гаскәрләренә каршы бик күп кан коелган сугыш нәтиҗәләре буенча Әлҗәзаир 1962 елда бәйсез социалистик дәүләт буларак төзелә. 1980-еллар ахырында дөньяви хакимият һәм исламчылар арасында каршылыклар гражданнар сугышына әйләнә. Сугыш ислам кадимчеләрен тар-мар итеп тәмамлана.
Халкы
үзгәртү- Төп мәкалә: Әлҗәзаир халкы
2009 елга Әлҗәзаирда 39 млннан артык кеше яши дип санала. Илнең төп халкы — гарәпләр һәм бәрбәрләрдән торган әлҗәзаирлеләр. Яр буе полосасында һәм тау үзәннәрендә халык аеруча тыгыз утырган. Биредә илдәге халыкның 90 % тан артыграгы яши.
Дин
үзгәртү- Төп мәкалә: Алжирда ислам
Алжирда ислам ― дәүләт дине[51]. Ил халкының (45 млн кеше, 2021 ел) 99 % ы ислам динен тота[52][53]. Бөтен дөнья мөселманнарының 2,2 % ы Алжирда яши[54].
Илдә 150 меңгә (башка мәгълүматлар буенча – 50 меңгә) якын христианнар (күбесенчә католиклар) һәм якынча 1 мең яһүд дине тарафдары исәпләнә [55].
Табигате
үзгәртүТөньяктан көньякка таба еракка сузылганга күрә, илне Төньяк Әлҗәзаир һәм Әлҗәзаир Сахарасына бүлеп йөртәләр. Төньяк Әлҗәзаир каты яфраклы мәңге яшел урманнар һәм куаклыклар зонасын алып тора, аңа Атлас тауларының төньяк өлеше һәм аның тирәсендәге яр буе тигезлеге дә керә. Бу зонада җылылык һәм дым җитәрлек. Шунлыктан Төньяк Әлҗәзаирнең бу өлешенең табигый шартлары яшәү өчен һәм авыл хуҗалыгы өчен уңайлы.
Яр буендагы уңдырышлы туфракларда әлҗәзаирлеләр кыйммәтле субтропик культуралар — йөзем, цитруслар, майлы үсемлекләр (зәйтүн), җимеш агачлары һ. б. үстерәләр. Әлҗәзаирнең субтропикларындагы табигый үсемлекләр кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур зыян күргән һәм тауларның текә битләрендә генә сакланып калган. Элек кисеп бетерелгән урманнар урынын куаклыклар һәм тәбәнәк буйлы агачлар алган.
Атлас тауларының матурлыгы таң калдыра. Биек тау сыртлары очлы түбәләр һәм текә кыялар белән тәмамлана. Тирән тарлавыклар һәм матур үзәннәр белән кискәләнгән тау массивлары тау арасы тигезлекләре белән чиратлаша. Тауларында биеклек пояслары ачык беленеп тора. Атлас тауларының көньяк битләре — Урта диңгез буйларыннан Сахарага күчү ул.
Илнең күпчелек өлешен Сахараның ташлы һәм комлы чүлләре били. Чүлләр территориянең 90 % ка якынын тәшкил итә.
Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә, аеруча колонизаторлар хакимлек иткән чорда, Әлҗәзаир табигате нык зыян күргән. Илдән фосфоритлар, металлар, кыйммәтле агачлар, мәсәлән бөке имәне чыгарганнар. Әлҗәзаирлеләр субтропик зонада урман үсемлекләрен торгызуга һәм илнең чүлле өлкәләрендә урман полосалары утыртуга зур игътибар бирәләр. Әлҗәзаирдә «яшел пояс» барлыкка китерү проекты эшләнгән, бу проект буенча урман полосасы Тунис чигеннән алып Марокко чигенә кадәр чүлне кисеп үтәчәк. Аның озынлыгы якынча 1500 км, киңлеге 10—12 км.
Икътисады
үзгәртүӘлҗәзаир — Африканың файдалы казылмаларга иң бай илләреннән берсе. Анда тимер рудасы, марганец, фосфоритлар һәм башка файдалы казылмаларның запаслары шактый зур. Төп байлык — сахараның утырма токымнарында табылган бик зур нефть һәм газ чыганаклары. Аларны үзләштерүгә бәйле рәвештә, чүлдә эшче-горняклар һәм геологлар яши торган заманча поселоклар барлыкка килде. Эре шәһәрләр арасында юллар салынган, нефть үткәргечләр, нефть эшкәртү һәм металл эретү заводлары һ. б. төзелә.
Чүлдә әлҗәзаирлеләр күбесенчә терлекчелек белән шөгыльләнәләр һәм күчмә яисә ярым күчмә тормыш алып баралар. Алар сарык, кәҗә һәм дөя үрчетәләр. Әлҗәзаир Сахарасында игенчелек белән оазисларда гына шөгыльләнергә мөмкин, анда хөрмә пальмалары, ә аларның куе ябалдашлары астында җимеш агачлары һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Әлҗәзаирлеләр кичерә торган кыенлыкларның берсе — күчеп йөри торган ком өемнәре белән көрәш.
Бәйсезлек игълан ителгәннән соң, Әлҗәзаир үз сәнәгате үсешендә шактый зур уңышларга ирешә.
Дәүләт һимны
үзгәртү(беренче куплеты)
قسماً
قسماً بالنازلات الماحقات
و١لدمء ١لڒ١كڍات الطاهرات
و البنود ال لامعات الخافقات
فى الجبال الشامحات الشاهقات
نحن ثرنا فحياۃ او معات
وعقدنا العزم ان تحيا الجزاير
فا شهدو! فا شهدو! فا شهدو!
Транскрипциясе:
Qässämän
Qässämän binnääziläätil-maaḥiqäät
Wäddimaa’iz-zäkiyätiṭ-ṭaahiräät
Wälbwnwwdil-läämiʿaatil-xaafiqäät
Filcibääliş-şäämixaatiş-şääxiqäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Fäşhädw! Fäşhädw! Fäşhädw!
Беренче куплетның җырланышлы тәрҗемәсе:
Ант итәбез!
Барысын да юк итүче яшен белән, яшен белән
Без түккән кан һәм керсез күз яше белән, яше белән
Таулар өстендәге бөек, шанлы вә мәгърур, вә мәгърур,
Күктә җилфердәгән байрак төсе белән, төсе белән –
Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,
Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,
Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,
Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,
Һәркем, кабат яшәү яки үлү өчен,
Һәркем, кабат яшәү яки үлү өчен,
Каберләрдән торып, сафка басар, дип,
Каберләрдән торып, сафка басар, дип. –
Фәшһәдү! Фәшһәдү! Фәшһәдү!
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Algerian Constitution of 2020
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 3,0 3,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ 3 // Алжир конституциясе
- ↑ 3 bis // Алжир конституциясе
- ↑ Algerian Constitution of 2016
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/algeria
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Africa/ALGERIA
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/algeria
- ↑ https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=en — Халыкара гидрография оешмасы.
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ https://www.earthobservations.org/members.php
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=23
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/algeria
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ https://www.aps.dz/ar/societe/110090-20-21-2021 — Algeria Press Service.
- ↑ https://www.aps.dz/ar/algerie/71721-2019-06-02-12-26-20 — Algeria Press Service.
- ↑ https://www.aps.dz/ar/algerie/73367-5 — Algeria Press Service.
- ↑ https://www.aps.dz/ar/societe/91487-2020-08-26-10-40-07 — Algeria Press Service.
- ↑ الثلاثاء عطلة مدفوعة الأجر بمناسبة المولد النبوي
- ↑ 29,0 29,1 https://cnr.dz/ar/%D9%85%D8%B9%D8%A7%D8%B4-%D8%A7%D9%84%D8%AA%D9%82%D8%A7%D8%B9%D8%AF/
- ↑ عدد سكان الجزائر بلغ 43,9 مليون نسمة في يناير الماضي — Algeria Press Service.
- ↑ 31,00 31,01 31,02 31,03 31,04 31,05 31,06 31,07 31,08 31,09 31,10 31,11 31,12 31,13 31,14 31,15 31,16 31,17 31,18 31,19 31,20 31,21 31,22 31,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ 32,0 32,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 37,0 37,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ https://www.state.gov/reports/2020-report-on-international-religious-freedom/algeria/
- ↑ Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & Law — Университет Северной Каролины, 2009.
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SE.ADT.LITR.ZS
- ↑ 2020 Democracy Index
- ↑ https://github.com/xmarquez/democracyData/blob/master/data-raw/EIU%20Democracy%20Index%202020.csv
- ↑ 44,00 44,01 44,02 44,03 44,04 44,05 44,06 44,07 44,08 44,09 44,10 44,11 44,12 44,13 44,14 https://www.bti-project.org
- ↑ 45,0 45,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/DZA
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=DZA
- ↑ 47,0 47,1 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ http://www.dgsn.dz/?Ayez-le-reflexe-1548
- ↑ https://www.mdn.dz/site_cgn/
- ↑ Җөмһүриять — республика; җәзаир — җәзирәнең күп.; җәзирә — атау, утрау; шәгыб — төркем, җәмәгать, кабилә, халык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
- ↑ The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2015-05-30 архивланды. 2018-04-06 тикшерелгән.
- ↑ Table: Religious Composition by Country, in Percentages (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2012-12-18). 6 апрель 2018 тикшерелде.
- ↑ The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2012-09-30 архивланды. 2018-04-06 тикшерелгән.
- ↑ Mapping the Global Muslim Population (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2009-10-07). 6 апрель 2018 тикшерелде.
- ↑ krugosvet.ru