Алжирда ислам

Алжирда дәүләт дине

Алжирда ислам (гарәп. الإسلام في الجزائر‎) ― дәүләт дине[1]. Ил халкының (45 млн кеше, 2021 ел) 99 % ы ислам динен тота[2][3]. Бөтен дөнья мөселманнарының 2,2 % ы Алжирда яши[4].

Алжирда ислам
гарәп. الإسلام في الجزائر
Нигезләнү датасы VII гасыр
Нигезләүче Өмәвиләр[d] һәм Укба ибн Нафи[d]
Дәүләт  Әлҗәзаир
 Алжирда ислам Викиҗыентыкта
Алжир дәүләт флагы. Үзәктә кызыл йолдыз һәм Ислам символы булган ярымай урнашкан. Яшел төс ― шулай ук Ислам төсе
Әлҗәзаирның Җәмигъ әл-Кәбир мәчете(ингл.). 1097 елда нигез салынган

Илдә 150 меңгә (башка мәгълүматлар буенча – 50 меңгә) якын христианнар (күбесенчә католиклар) һәм якынча 1 мең яһүд дине тарафдары исәпләнә [5].

Тарих үзгәртү

Алжирда ислам VII гасырда Төньяк Африканы гарәпләр яулап алган вакытта барлыкка килгән. Шуннан соң ислам тиз арада хәзерге Алжир территориясенең күпчелек өлешенә тарала, христианнар һәм мәҗүсиләр җәмгыятләре Мурабиләр(ингл.) идарә иткән вакытка кадәр сакланган.

VIII гасыр ахырында Алжирның күпчелек өлеше белән исламның гыйбадия(ингл.) агымына керүче рөстәмиләр(ингл.) идарә итә. 909 елда алар Фатыймиләрнең(ингл.) шигый династиясе тарафыннан тар-мар ителә һәм Сахарадагы Мзаб үзәненә кача, аларның нәселе хәзер дә исламның гыйбадия агымына тугъры булып калган. Фатыйми исмәгыйлиләренең(ингл.) доктринасы Мәгърибтә популяр булмый, шуңа күрә, фатыймиләр киткәннән соң, бу территорияләр сөнни исламны тотуларын дәвам итәләр. Көньяк Алжирда яшәүче туареглар исламны бары тик XV гасырда гына кабул иткән.

Алжир мөселманнарының күпчелеге Мәлики мәзһәбен кабул иткән, Хәнәфи мәзһәбенә бары тик Алжирга Госман империясе чорында күчеп килгән төрекләрнең нәселләре генә керә[6].

1830 елда французлар Алжирны яулап ала. Аларның илгә бәреп керүе дини характердагы каршылык тудыра. Бу вакытта суфичылык тарикатьләре мөһим роль уйный башлый. Франциянең колониаль администрациясе, илнең бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрнең башка дин тотучыларга каршы көрәш байрагы астында берләшүләреннән куркып, Ислам таралуга каршы тора. Франция законы буенча, мөселманнар халык белән җыелышлар үткәрә һәм утлы корал йөртә алмый. Эзлекле мөселман мәгарифе булмау традицион ислам агымының йомшаруына һәм юк-бар ышануларга нигезләнгән дини сафсаталар барлыкка килүгә китерә.

1931 елда мөселман вәгазьчесе Габделхәмит Бин Бадис(ингл.), Ислам динен юк-барга ышанудан һәм дини фетишизмнан арындыру максатында, Алжир мөселман голамәләре ассоциациясен(ингл.) оештыра[7].

Ислам Алжир халкының бәйсезлек өчен көрәшендә мөһим роль уйнаган. Бәйсезлек алганнан соң, ислам Алжирның дәүләт диненә әверелә[1].

Хәзерге заман үзгәртү

 
Сиди Габдерахман мәчетенең гөмбәзе һәм манарасы

Алжирда мөселманнар ил халкының ~99 % ын тәшкил итә. Алжирдагы мөселманнарның күп өлеше Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шулай ук илдә, нигездә, төрекләрнең нәселе булган Хәнәфи мәзһәбе вәкилләре дә бар.

Кабилиядә азсанлы шигыйлар, Мзаб үзәнендә гыйбадияләр җәмгыятьләре яши. Суфичылык тарикатьләре XIX гасырга караганда азрак булса да, сизелерлек йогынтыга ия[8].

Ислам Алжирда дәүләт дине булып тора һәм гражданнар тормышының барлык өлкәләрен дә диярлек җайга сала. Мөселманны диненнән ваз кичәргә яки башка дингә күчәргә өндәүчегә җәза (штрафка тарту һәм төрмәгә утырту) бирүне күздә тотучы канун яши[9].

Алжирлыларның мөселман изге яклаучылары традициясе бар. Сиди Габдерахман, Алжирның изге яклаучысы, мөгаен, аларның иң танылганы[10].

Мәчетләр үзгәртү

Алжир Дин эшләре һәм хәйриячелек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2006 елда Алжирда 15 000 тирәсе мәчет исәпләнә, аларның 450 се Алжир башкаласы Әлҗәзаирда урнашкан. Әлеге мәчетләрнең 90 % ы Алжир бәйсезлек алганнан соң, 1962 елда төзелгән [11].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2015-05-30 архивланды. 2018-04-06 тикшерелгән.
  2. Table: Religious Composition by Country, in Percentages (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2012-12-18). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  3. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2012-09-30 архивланды. 2018-04-06 тикшерелгән.
  4. Mapping the Global Muslim Population (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2009-10-07). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  5. krugosvet.ru
  6. Louis A. Gordon, Ian Oxnevad. . — ISBN 9780739196984.
  7. ABDELHAMID BEN BADIS (фр.), Centerblog (2011-04-16). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  8. James Morrow. . — ISBN 9781633559813.
  9. За призывы отречься от ислама и принять другую религию в Алжире будут сажать и штрафовать, NEWSru.com. 6 апрель 2018 тикшерелде.
  10. Hamilton Alexander Rosskeen Gibb. .
  11. 15 ألف مسجد في الجزائر. Albayan. Retrieved 11 January 2018.