Татарстан тарихы

(Tatarstan taríxı битеннән юнәлтелде)
Татарстан тарихы
 Татарстан тарихы Викиҗыентыкта
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Борынгы тарих үзгәртү

Кешенең хәзерге Татарстан җирләренә килеп урнашуы борынгы палеолит дәверенә туры килә. Таш һәм бронза дәверләренең төрле археологик культурларына нисбәтле бик күп истәлекләр сакланган.

Б.э.к. VIIIIII гасырларда (тимер дәвере) Ананьино культурасы барлыкка килгән, аңа кергән кабиләләр бөтен Идел-Чулман төбәген биләгән.

Б.э.к. I меңеллыкның урталарында бу төбәкнең көнбатыш өлешенә Городец культурасы кабиләләре килеп төпләнгән. Чулманның түбән агымында табылган Пьянобор культурасы истәлекләре яңа эра башына туры килә. Халыкларның олуг күченеше дәверендә Урта Иделнең көнчыгыш төбәгенә Себер ягыннан төрки-угыр кабиләләре үтеп керә һәм алар Чулман буйларыннан "Пьянобор" культурасы кабиләләрен кысрыклап чыгара.

IV гасырдан башлап Идел-Чулман буйларының күп өлешен утрак тормышлы Имәнкискә культурасы кабиләләре били, Пьянобор культурасы кабиләләре төбәкнең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә генә кала.

Бу төбәктә VIVIII гасырларда Төрки каһанлыгы, Хәзәр каһанлыгы һәм Бөек Болгар дәүләте мәдәниятенә якын төрки телле халыклар санының артуы күзәтелә.

Идел буе Болгары үзгәртү

  Төп мәкалә: Идел буе Болгары

IXX гасырларда Иделнең урта өлешендә болгарлар беренче феодал мәмләкәт — Идел буе Болгар дәүләтен төзиләр. Анда игенчелек, һөнәрчелек (ш.и. металл эретү, кою), сәүдә итү, шәһәрләр төзү нык үсеш ала. Хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек төп урынны алып тора. Төбәк крәстияннәре үз җир-милекләренең ирекле хуҗалары була.

922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, халыкның рухи тормышы Шәрек мәдәнияте йогынтысында үсә. Идел буе Болгар дәүләтенең югары җитештерүчән матди һәм рухи үсеше Идел белән Урал төбәкләре халыкларының көнкүрешенә һәм тормышына йогынты ясый.

Хәзәр каһанлыгы һәм Кыпчак конфедерациясе үзгәртү

VII гасыр азагында — VIII гасыр башында барлыкка килгәннән бирле, 969 елга кадәр Идел буе Болгары Хәзәр каһанлыгы көче белән урнаштырылган Pax Chazarica (рус.) тынычлыгыннан файдаланып чәчәк атып яши бирә. Уртак тел табуга, Хәзәр каһанлыгындагы күпмилләтле халкының аралашуында кулланылган хәзәр теле борынгы болгар теле белән якын булуы да тәэсир иткәндер.

X гасырның икенче яртысында Кимәк каһанлыгыннан килеп чыккан кыпчак кәбиләләре XIXII гасырлар дәвамында Дәшт-ы-Кыпчак исемле далаларда хәл иткеч көч булып тора, кыпчак телләрендә сөйләшәләр. Бу арада Идел буе Болгарында яшәүче болгар халкы борынгы бабаларыннан килгән огур төркеменә керүче борынгы болгар теле урынына көндәлек эшләрендә күбрәк кыпчак төркеменә керүче болгар-кыпчак телен куллана башлыйлар.

Алтын Урда үзгәртү

  Төп мәкалә: Алтын Урда

12361237 елларда Идел буе Болгар дәүләтен Батый хан гаскәрләре яулап алганнан соң, бу җирләр Алтын Урда карамагына керә. Алтын Урда хакимияте дәверендә төрки телле халыкларның милли-мәдәни берләшүе — татар халкының формалашуына китерә.

Казан ханлыгы үзгәртү

XV гасырның беренче яртысында бу төбәктә Казан ханлыгы оеша, халкы Идел буе Болгары һәм Алтын Урда дәүләтләренең милли-мәдәни һәм иҗтимагый-иктисадый гадәтләрен дәвам иттерә. Казан ханлыгы дәверендә Идел-Урал татарларының милләт булып формалашуы төгәлләнә. рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасында Идел-Урал төбәгендә һәм сәүдә юлларында хәкимлек итү өчен туктаусыз көрәш бара һәм ул Казан ханлыгының яулап алынуы, җирләренең рус дәүләтенә буйсындырылуы белән тәмамлана.

«Казан патшалыгы» һәм Казан губернасы үзгәртү

  Төп мәкалә: Казан губернасы

Төбәк белән идарә итү эше Мәскәүдә оешкан Казан сарай идарәхәнәсенә тапшырыла. 1555 елда Казан епархиясе оештырыла, аның төп максаты — Идел-Урал буе халыкларын чукындыру. Чиркәү, монастырьлар төзү башлана. Мондагы җирләргә күпләп Руслар күчерелә, бу исә җирле халыкның милли төзелеше үзгәрүенә җитди йогынты ясый (к. Колониялаштыру).

Татар халкы Казаннан, зур елга һәм олы юл буйларына урнашкан авыллардан куыла. XVIXVII гасырларда Татар халкының байтак өлеше яңа җирләргә — Чулман һәм Урал буе төбәкләренә күченеп утыра. Бу исә игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә итү кебек хуҗалык алып бару традицыларында өзеклекләр тудыра. Казан ханлыгындагы тарханлык һәм сөюргаллык урынына дәүләт, чиркәү-монастырь, патша сарае идарәсендәге эре җир биләүчелек формалары барлыкка килә. Төбәкнең төп халкы ясаклыларга әверелә. Татар аксөякләре йомышлылар (к. Йомышлы татарлар) катлавына кертелә, бер өлеше үзләренең элеккеге өстенлекләрен саклап калу өчен православиене кабул итә. Җирләрнең тартып алынуы, мәҗбүри хезмәтнең, дини изүнең көчәя баруы Татар халкының иҗтимагый-икътисади һәм мәдәни үсешендә каршылыклар тудыра, бу исә фетнәләр китереп чыгара (к. Җангали хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы (16701671), Батырша хәрәкәте (17551756), Крәстияннәр кузгалышы (17731775)). Нәтиҗәдә патша хакимияты сәяси ташламалар ясарга мәҗбүр була.

1773 елда «Изге» Синод барлык диннәрнең дә тигез хокуклы булуын раслаган фәрманын игълан итә, 1784 елда Татар морзаларына да Рус дворяннары хокукы бирелә.

1708 елда Казан губернасы төзелә. Аңа Урта Идел буе һәм Көнбатыш Урал җирләре керә. 20 мең чамасы кеше яшәгән Казан Россиядә эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренең берсе була. Губернада мануфактур, вак һөнәрчелек нык үсеш ала, шулар җирлегендә XIX гасырның 1 яртысында күн эшкәртү, сабын кайнату, шәм кою һ. б. эре сәнәгать пр-тиеләре оеша. Шәрек илләре белән сәүдә итүне үз кулларына алган Татар сәүдәгәрләре катлавы, Татар эшкуарлары сыйныфы тернәкләнеп китә.

1860 елларда Россиядәге буржуаз реформалар капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеп китүе өчен уңай шартлар тудыра. Ә инде Столыпин аграр реформасы а.х. тармагында да капитализм үсешен тизләтә.

XIX гасыр ахырларына Татар халкының милләт буларак формалашуы тәмамлана, милли буржуазия сыйныфы ныгып җитә.

19051907 еллар революциясе Татар халкының милли мәдәниятен һәм үзаңын үстерүгә, милли хокукый тигезлек, демократик ирек хәрәкәтенә көчле этәргеч бирә. Әлеге таләпләр беренче гомүммөселман сәяси фиркәсе — «Иттифак әл-Мөслимин» програмына нигез итеп алына. Милли вакытлы матбугат басмалары («Йолдыз», «Вакыт», «Азат», «Азат халык», «Ирек», «Таң йолдызы», «Нур», «Фикер», «Урал», «Казан мөхбире», «Әлгасрелҗәдид», «Шура», «Аң», «Мәктәп» һ. б. гәҗит-журналлар), Татар профессионәл театры (к. «Сәйяр») барлыкка килә.

Идел-Урал штаты үзгәртү

1917 елгы Февраль һәм Октябрь Инкыйлаблары вакытында татар халкының милли азатлык хәрәкәте аеруча нык җанлана: милли парламент — Милләт Мәҗлесе җыела. Милли Идарә, Милли Шура, Хәрби Шура һ.б. үзидәрә органнары барлыкка килә. Идел-Урал Штатын төзүгә омтылыш ясала. Үзәк хакимиятнең каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә ул ният гамәлгә ашмый кала — Болак арты республикасы.

Татарстан АССР үзгәртү

  Төп мәкалә: Татарстан АССР

Татар-Башкорт Совет Социалистик Републигын төзү проекты игълан ителә, әмма ул проект гамәлгә ашмый. Шулай булса да Татар халкының үз дәүләтчелеген торгызуга беренче адым ясала: 1920 елның 27 майда   РСФСР составында   Татарстан АССРны оештыру турындагы декретка кул куела.

Әмма 1920 елларның 2-нче яртысыннан Совет хөкүмәтенең Рус булмаган милләтләргә карашы җитди үзгәрә: милләтләрнең милли-мәдәни үзенчәлеген чикләү сәясәте өстенлек ала, бу исә аларның телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүгә зур зыйан китерә. Әлифбаның ике мәртәбә алыштырылуы, 19301950 елларда Татарстанның үзендә һәм републиктан тыш төбәкләрдә Татар вакытлы матбугатының, милли мәдәният учаклары, театерлар, уку йортларының бер-бер артлы ябылуы, мәктәпләрнең Рус телендә генә укытуга күчерелүе милли мәдәниятнең үсешен нык тоткарлый.

Татарстан Республикасы үзгәртү

Шулай ук карагыз: Татарстан сәясәте.

  ТАССР Югары Советы 1990 елның 30 августында Татарстанның сәяси статусын үзгәртә һәм «Татарстан ССР-ның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация» кабул итә.

Калып:Тәрҗемә рус

«[Конституцион киңәшмә] Татарстан Республикасының Россия федерализмының яңа тәртипләре турындагы кануни инициативасына игътибар итмәве» аркасында Татарстан хәкимиятләре бу шураның эшчәнлегендә катнашкан үз делегациясен 1993 елның 24 июнь көнне кире чакыртып ала.[6]

В ноябре в республике бы создан Координационный совет, в который вошли более 37 различных политических организаций (большей частью национальные и коммунистические)[7]. Задачей совета была организация бойкота, использование всех легальных средств для того, чтобы не допустить всенародного голосования и выборов на территории Татарстана[7]. В конце ноября сессия Верховного Совета Республики Татарстан приняла постановление о несогласии с проектом российской Конституции[8]. К всенародному голосованию по всей республике было организовано распространение газеты «Суверенитет», вышедшей тиражом 500.000 экземпляров, в которой заявлялось, что участие в выборах в Федеральное Собрание — это «измена государственным интересам Татарстана»[9].

Илкүләм тавыш бирү алдыннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы вадандашлары Россия Федерациясе ватандашлыгына ия булуларын хәтерләтеп, республика халкының ирекле килеш үз ихтыярын белдерү өчен бар шартлар тудырылганын раслады. Шулай ук, яңа РФ Конституциясы Татарстан яки кайбер башка республикаларда хуплау тапмау ихтималына карамастан, республика хөкүмәте аны гомүмән илкүләм дәрәҗәсендә кабул ителгәне аркасында хөрмәт итәчәген ассызыклады.[10]

Татарстан хөкүмәте һәм төрле сәяси көчләрнең илкүләм тавыш бирүне бойкот итәргә чакырулары аркасында, 1993 елның 12 декабрь көнне республикада сайлауларда катнашканнар саны гадәттән тыш түбән булды (15 %-тан ким[11][12]). Мәсәлән, Актаныш районында сайлау участокларга өч кеше генә килде[13].

[14]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Декларация о вхождении Республики Татарстан в Содружество Независимых Государств.
  2. Закон Республики Татарстан от 7 февраля 1992 года № 1413-XII «Об изменении наименования Татарской Советской Социалистической Республики и внесении соответствующих изменений в Конституцию (Основной Закон) Татарской ССР». әлеге чыганактан 2016-01-13 архивланды. 2016-03-22 тикшерелгән.
  3. http://tatarstan.news-city.info/docs/sistemaa/dok_lertli.htm
  4. Протокол Окружной комиссии по Татарстанскому избирательному округу 16 «Результаты всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года в Республике Татарстан».
  5. Итоги всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года 2012 елның 8 июнь көнендә архивланган. // Официальный сайт ru:ЦИК России.
  6. См.: Заявление Президента и Председателя Верховного Совета Республики Татарстан 24 июня 1993 года / Белая книга Татарстана. Путь к суверенитету // Журнал «Панорама-Форум». — 1996. — № 8 (Специальный выпуск).
  7. 7,0 7,1 Борис Бронштейн. У национальных и коммунистических лидеров Татарстана обнаружился общий интерес // Известия. — 1993. — 10 ноября.
  8. Борис Бронштейн. Татарстан по-прежнему настаивает на своём особом статусе // Известия. — 1993. — 30 ноября.
  9. Борис Бронштейн. Агитация против выборов ведётся в Татарстане с большим размахом // Известия. — 1993. — 7 декабря.
  10. Анас Хасанов, Александр Гагуа. «Мы нанизаны на единую нить»: Президент Татарстана Минтимер Шаймиев предостерегает от простых решений // ru:Независимая газета. — 1993. — 10 декабря.
  11. Протокол окружной комиссии по Татарстанскому избирательному округу 16 «Результаты всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года в Республике Татарстан» / Белая книга Татарстана. Путь к суверенитету // Журнал «Панорама-Форум». — 1996. — № 8 (Специальный выпуск).
  12. Итоги Всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года // Официальный интернет-портал Центральной избирательной комиссии Российской Федерации.
  13. Что ты выбрала страна? 12 декабря в сообщениях наших корреспондентов // Известия. — 1993. — 14 декабря.
  14. Бу өлеш рус Википедиясендәге игезәк мәкаләсеннән тәрҗемә ителеп урнаштырылды
  15. «Казанский Федералист»: Договор Российской Федерации и Республики Татарстан «О разграничении предметов ведения и взаимном делегировании полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Республики Татарстан»
  16. http://www.azatliq.org/archive/news/20100325/570/570.html?id=1993336
  17. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-11-13, retrieved 2016-03-22