Бөек Болгар иле

(Бөек Болгар дәүләте битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Бөек Болгар иле (виз. Παλαιά Μεγάλη Βουλγαρία; болг. Велика България) — һуннар дәүләте таркалганнан соң Көнчыгыш Аурупада барлыкка килгән болгарлар кабиләләренең берләшмәсе, болгарларның тарихи дәүләте, башкаласы Фанагориядә урнашкан булган. Бөек Болгар илендә шулай ук башка халыклар да яшәгән (фин-угыр телле халыклар һ.б.).

Бөек Болгар иле

 

632 — якынча 671



 

 

Кубрат монограммы
Башкала Фанагория
Тел(ләр) Борынгы болгар теле
Халык болгарлар
Идарә итү төре ханлык
Нәсел Дуло
хан
 - 632 - 665 еллар Кубрат хан
хан
 - 665 ел - 671 еллар Батбай

Бөек Болгар иле 665 елда төзелеп, 679 елда хәзәрләр басымы астында таркала. Ләкин кайбер чыганакларга караганда, Византия елъязмачылары Прокопий һәм Никифор буенча Иске Болгар дәүләте 165 елда телгә алына[1].

Болгарлар,VII - XIII гасырлар

Дәүләт чикләре үзгәртү

Иске Бөек Болгар иле чикләре турында төрле теорияләр бар:

Чыгыш үзгәртү

  Татарстан тарихы
 

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Болгарлар чыгышы буенча төрле теорияләр бар: 1) төрки чыгыш, 2) Бахтәр-Иран чыгышы, ләкин рәсми теорияләргә караганда болгарлар һуннар белән килгән борынгы төрки халык булып санала. Болгарларның Һинд-Аурупалы - Бахтәр-Иранлы чыгышы тик Бактр-Баһтр-Бәлех-Болгар тарихи исемнәре һәм татарлар белән иранлылар охшаш ДНК-гаплогруппалары белән дәлилләнә [2]. Кайбер белгечләр болгарлар - төркиләштерелгән Һинд-Аурупалы (Бахтәр-Иран) кабиләләре булган дип саныйлар.

Бөек Болгар Иле барлыкка килүе үзгәртү

  Төп мәкалә: Болгарлар

Борынгы Болгарлар (яки "протоболгарлар") Кара белән Каспий диңгезләре арасындагы далаларда б.э.к. 2 гасырдан башлап урнаша алулары мөмкин:

  • Птолемей'ның География әсәренең латин телендәге кайбер версияләрендә Bulensii дип аталган халыкның Кара диңгезнең төньяк-көнбатыш яры тирәләрендәге территориядә яшәве күрсәтелә.[3][4][5]
  • Шул ук чорда бу территорияләрдә болгарлар исемле кабиләнең яшәве әрмән тарихчы Мовсес Хоренаци'дан (рус.) калган чыганаклардан да билгеле (III—IV гасыр чигенә кадәр яшәгән историограф Мар Абас Катина (рус.) эшләренә нигезләнеп язылган)[6].

Болгарларның барлыгы турында иң борынгы язу - 354 елгы аноним латин телле хронограф (рус.): Кара диңгез һәм Каспий тирәсендә яшәүче халыклар һәм кабиләләр исемлегенең иң төбендә болгарлар (Vulgares) күрсәтелә[7].

Бөек Болгар дәүләтенең нигезләнүе һәм яшәеше 6 гасыр азагында-7 гасыр башында Константинопольда урнашкан   Византия империясе императоры Ираклий I нең (ингл.) сараенда тәрбия алган һәм укыган болгарларның Дуло нәселеннән Кубрат исемле шәхесе, болгарларның башлыгы булгач - аның акыллы сәясәте белән бәйле.

Бөек Болгар Иле таркалышы үзгәртү

 
Болгарлар һәм славяннар, VII гасыр

Риваятьтә Бөек Болгар Иленең салучы Кубрат улларыннан бишесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг, өченчесе — Аспарух, дүртенчесе - Кубер, бишенчесе - Әлчек. Төркиләрнең Хәзәр каһанлыгы дәүләте болгарларны торган саен кысрыклаганнар.

Бөек Болгар Иле варислары: Дунай Болгариясе үзгәртү

  • Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре—кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылганнар. Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә алган, һәм алар тиздән, куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар иткәннәр. Бу хәл 679 елда булган, ике елдан соң, 681 елда, көнбатышта яңа болгар дәүләте—башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгариясе (шулай ук Беренче Болгар патшалыгы буларак билгеле) барлыкка килгән.

Бөек Болгар Иле варислары: Кавказ болгарлары үзгәртү

  • Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган. Тора-бара аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни кубан болгарлары, «кара болгарлар» дип атала башлаганнар. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыкларын бәйлиләр. «Болгар» һәм «балкар» сүзләренең якынлыгына игътибар итегез. «Кара» сүзе гомумән төрки телле күп кенә халыкларга хас үзенчәлек. Ул аларның кара тутлы булуларыннан алынган.

Бөек Болгар Иле варислары: Идел Болгарлары үзгәртү

  • Элегрәк елларда болгарларның Котраг җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән дип язалар иде. Ләкин андый ханзадәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве фәндә исбатланды инде. Шуның өстенә, археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстан якларына болгарлар VII гасыр уртасындагы ук килеп чыкмаганнар әле. Азов буенда һәм шул тирә төбәкләрдә калган болгарлар хәзәр кабиләләре союзына кергәннәр һәм алар белән, аерата аланнар белән берлектә, югарыда әйтелгән Салты-Маяк археологик культурасын барлыкка китергәннәр һәм VIII йөз азагына тикле диярлек шунда яшәгәннәр.

Воеводина һәм Македония болгарлары үзгәртү

Көньяк Италия болгарлары үзгәртү

Кубратның бишенче улы Әлчек үз гаскәре белән Италиягә күчә. 662 елда ул лангобардлар биләмәләрендә урнашкач Гримоальд 1 патшасыннан хәрби хезмәт итәр өчен җир сораган.

Патша Гримуальд Әлчек җитәкләгән болгарларны Беневенто таба - Селини, Бовиана, Инзерния җирләренә юнәлткән. Ромуальд Гримуальд улы болгарларны яхшы итеп кабул итә һәм җир бирә[8] .

799 елда яшәгән Павел Диакон белдергәнчә ул вакытта Әлчек болгарлары болгарча дә латинча сөйләшкәннәр.

Боино янындагы Виценне-Кампокьяро некрополендә булган археологик казылмалар буенча 7 гасырда 13 кеше авар-алман йолалары буенча күмелгән булган[9].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок kubrat.in.ua не указан текст
  2. http://www.youtube.com/watch?v=Pw2CapOd1I8
  3. Dobrev, Petar 2001
  4. Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae(үле сылтама). In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.
  5. Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia 2008 елның 8 апрель көнендә архивланган.. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)
  6. Моисей Хоренский. История Армении, кн. II, 9
  7. Chronographus anni 354. Cap. XV. Liber generationis. Monumenta Germaniae Historia. Auctor. Antiquissimi, t. Х1, р. 105.
  8. (Златарски. История, I, 1, с. 173).
  9. Мингазов Ш. Р. НАСЛЕДНИКИ ВЕЛИКОЙ БОЛГАРИИ В ЗАПАДНОЙ ЕВРОПЕ // Филология и культура. Philology and Culture. — 2012. — № 1 (27). — С. 201—207. http://philology-and-culture.kpfu.ru/?q=system/files/39_0.pdf 2022 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган.