Мәхмүтфуат Туктаров

(Fuad Tuqtarov битеннән юнәлтелде)

Мәхмүтфуат Туктаров, Мәхмүтфуат Фәсәх улы Туктаров (1882 елның 5 феврале, Казан губернасы, Чистай өязе, Күлбай Мораса1938 елның 19 декабре, Төркия, Әнкара) — җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, публицист, Бөтенрусия оештыру җыелышының депутаты (1917). Казан губернасында Мөселман комитетының оештыручысы һәм җитәкчесе. Париж солых конференциясендә (19191920) Милли Мәҗлес вәкиле. Соңгы елларын Төркиядә мөһаҗирлектә үткәрә.

Мәхмүтфуат Туктаров
Туган телдә исем Мәхмүтфуат Фәсәх улы Туктаров
Туган 5 февраль 1882(1882-02-05)
РИ, Казан губернасы, Чистай өязе, Иске Әлмәт вулысы, Күлбай Мораса
Үлгән 19 декабрь 1938(1938-12-19) (56 яшь)
Төркия, Әнкара
Яшәгән урын Рәхмәтуллин-Хөсәенов йорты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Төркия Төркия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре публицист, җәмәгать эшлеклесе

 Мәхмүтфуат Туктаров Викиҗыентыкта

«Дума» газетасын чыгаручылар. М. Туктаров — уңнан икенче

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1882 елның 5 февралендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Норлат районы) Күлбай Мораса авылында мулла гаиләсендә туган. Чистай мәдрәсәсен тәмамлагач, төпле белем алу нияте белән Казанга күчеп килә. Казанда гимназиядә укый, 1911 елдан Казан университетының юридик факультеты студенты. Казанда яшәгәндә сәүдәгәр Василий Михаил улы Щегловның йортында (Мәскәү урамы, 54) фатир алып тора.

Казанда татар халкының милли-азатлык көрәшенә кушылып китә. 1901 елдан шәкертләрнең сәяси түгәрәге эшендә катнаша. 1905 елда инкыйлаб хәрәкәтенә кушыла, халык дружинасына языла һәм октябрь аенда Казан шәһәр идарәсе бинасында кулга алына. 1905-1907 елларда Гаяз Исхакый, Сәгыйть Рәмиев, Шакир Мөхәммәдъяров белән берлектә яшьләрнең «Таңчылар» хәрәкәтен оештыра. Хәрәкәтнең исеме «Таң йолдызы» газетасы исеменнән алынган. Таңчылар социалист-инкыйлабчылар (эсэрлар) фиркасе сәясәте яклы була. 1906 елдан полиция күзәтүе астына алына. 1907 елдан Петербургта яши. II Дәүләт Думасының мөселманнар фракциясенең түләүле сәркатибе вазифасын башкара. Мөселман хезмәт таифәсе тарафыннан татар һәм азәрбайҗан телләрендә нәшер ителгән «Дума» газетасының төп (эшче) мөхәррире була, апрель-май айларында газетаның 6 саны дөнья күрә, аннан мәхкәмә тарафыннан тыела[2].

Инкыйлаб елларында Ф. Туктаров публицист буларак танылу ала: «Корылтай», «Маяк» газеталары мөхәррире, «Казан мөхбире», «Ил», «Сүз» газеталары, «Мәктәп», «Ялт-Йолт» журналларының авторы була. «Мәхмүт-Фуат Усал» тәхәллүсе белән «Беренче, икенче вә өченче Думада мөселман депутатлары һәм аларның кылган эшләре» китабын яза (1909).

1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң Казанда Мөселман комитетының оештыручысы һәм җитәкчесе (рәисе) була. Беренче (1917 елның 1-11 мае) һәм Икенче мөселман корылтайлары эшендә катнаша. Казан шәһәр думасына гласный итеп сайлана. Казан губернасы Милли Шурасы башкарма комитетына керә. 1917 елның азагында Казан һәм Самар сайлау округларыннан Бөтенрусия оештыру җыелышына (Учредительное собраниегә) депутат булып сайлана. Оештыру җыелышы большевиклар тарафыннан куып таратылгач, Чистай шәһәрендә Гариф Бадәмшин өендә качып ята. 1918 елда Комучка (Оештыру җыелышы әгъзалары комитеты) керә.

Большевиклар фиркасе сәясәтенә кискен каршы булу сәбәпле, Совет хакимиятенең беренче елларында ук мөһаҗирлеккә китә, Париж солых конференциясендә (18 гыйнвар 1919 — 21 гыйнвар 1920) Милли Мәҗлес вәкиле буларак катнаша.

1920 елдан башлап, гомеренең соңгы елларын Төркиядә үткәрә, журналист булып эшли, укыта. 1938 елның 19 декабрендә Әнкарада вафат.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү