Якуп Богданович
Якуп Богданович (Якуп Сөләйман улы Богданович, 1883, Һродна, Гродно губернасы, Россия империясе — 2 ноябрь 1937, Мәскәү, СССР) — педагог. 1905-1926 елларда Гродно, Мәскәү, Акмәсҗит шәһәрләре уку йортларында һәм халык мәгарифе органнарында эшли. 1926 елдан Казанда, 1931-1937 елларда Казан медицина институтында рус теле кафедрасы мөдире. Татар мәктәпләре өчен рус теленнән програмнар һәм дәреслекләр авторы. Репрессияләнә, 1956 елда аклана.[1]
Якуп Богданович | |
---|---|
Туган | 1883 Һродна, Гродно губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 2 ноябрь 1937 Мәскәү, СССР |
Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d] |
Балалар | Үзбәк Богданович |
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Мәхмүтфуат Туктаров (каенага)