Баймак районы

(Baymaq rayonı битеннән юнәлтелде)

Баймак районы – Башкортстан эчендәге муниципаль район.

Баймак районы
баш. Баймаҡ районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Атама Баймаҡ районы
Дәүләт  Россия
Башкала Баймак
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм YEKT[d]
Халык саны 58 572 (2010)[1][2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 562 метр
Нәрсә белән чиктәш Әбҗәлил районы, Бөрҗән районы, Зилаер районы, Хәйбулла районы һәм Чиләбе өлкәсе
Мәйдан 5432 км²
Почта индексы 4536ХХ
Рәсми веб-сайт baimak.ru
Харита сурәте
Позиционная карта
Җирле телефон коды 34751
Номер тамгасы коды 02 һәм 102
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Баймак районы Викиҗыентыкта

Белешмә үзгәртү

Баймак районы 1930 елны барлыкка килгән. Баймак районы Башкортстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Үзәге Баймак шәһәренә кадәр Уфадан 489 км юл узарга кирәк. Район территориясендә урнашкан Сибай шәһәрендә тимер юл станциясе бар.

Демография үзгәртү

Соңгы елларда районда демографик хәлнең яхшыра баруы куанычлы хәл, 2009 елда 873 бала дөньяга аваз салган. Бу, 2008 елның шул чоры белән чагыш-тырганда, 123 балага күбрәк.

Халык саны
1939[3][2]1959[4][2]1970[5][2]1979[6][2]1989[7][2]2002[8][2]2010[1][2]2017[9]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
58 97151 07360 19555 97058 55644 21458 57257 04356 39055 770

Танылган шәхесләр үзгәртү

Мәгариф үзгәртү

Төбәктә мәктәпкәчә булган 59, 21 – төп, 45 – урта, 5 өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләп килә[12]. Шулай ук Баймак лицей-интернаты, 1нче Эткол авылында республика компьютер лицее эшли. Түбә балалар йортында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар тәрбияләнә. Ишбирдедә мәктәп яны интернатында күрше авылдан йөреп укучы балалар яши. Баймак авыл хуҗалыгы техникумы, 105нче һөнәри училище һәм Уфа ягулык-энергетика колледжының филиалы уңышлы эшли һәм районда гына түгел, якын-тирәдәге районнарны да белгечләр белән тәэмин итә. Район мәгарифе республиканың мәгариф министрлыгының җылысын һәрдаим тоеп яши. 1990 елдан алып районда барысы 26 мәктәп, (шуларның 17се төпкел авылларда) ачылды. Шушы елларда биш балалар бакчасы сафка тапшырылган.

Соңгы елларда Йомаш, Ишәй авылларында урта мәктәп, Күлтабан авылында мәдәни-белем бирү үзәге ачылды. Габделкәрим авылында социаль-белем бирү үзәге сафка тапшырылачак, Баймак авыл хуҗалыгы техникумы реконструкциядән соң үз ишекләрен ачачак. Баймак шәһәренең 4нче, Ургаза мәктәпләренә дә капиталь ремонт үткәрелде.

Баймак районында укучыларга 2 меңнән артык педагог белем бирә. Үсеп килүче яшь буынга белем бирүдә һәм тәрбияләүдә күрсәткән уңышлары һәм район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен районның 420 педагогы төрле дәүләт наградаларына лаек булган.

2008-2009 уку елында районда 460 укучы урта мәктәпне, 835 кеше IX сыйныфны тәмамлаган. Мәктәпне 8 укучы – алтын, 23 бала көмеш медаль белән бетергән. 2010 елда Баймакта 830 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап узачак.

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә 7645 – башкорт, 842 – рус, 337 – башка төрле милләт балалары белем ала. Башкорт телендә – 5965, рус телендә 2859 укучы белем ала. Шуларның 1179ы башка милләт балалары башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә.

Матбугат үзгәртү

Баймак районы hәм шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите "Сакмар".

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү