1981 ел
ел
(1981 yıl битеннән юнәлтелде)
1981 (бер мең тугыз йөз сиксән беренче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1981 елы, II меңьеллыкның 981 елы, XX гасырның 81 елы, XX гасырның 9 унъеллыгының 1 елы, 1980 елларның 2 елы. 1981 елдан бирле 43 ел үтте.
- БМО игълан иткән Халыкара гарип кешеләр елы.
Еллар |
---|
1977 · 1978 · 1979 · 1980 — 1981 — 1982 · 1983 · 1984 · 1985 |
Унъеллык |
1960-еллар · 1970-еллар — 1980-еллар — 1990-еллар · 2000-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1981 MCMLXXXI |
Юлиан тәкъвим | 1980—1981 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7489—7490 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2733—2734 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5741—5742 ה'תשמ"א — ה'תשמ"ב |
Һиҗри тәкъвим | 1401—1402 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4473—4474 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1430 ԹՎ ՌՆԼ
|
Кытай тәкъвиме | 4677—4678 (5 февральдан) 庚申 — 辛酉 ак маймыл — ак әтәч |
Хәбәш тәкъвим | 1973 — 1974 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2037—2038 |
- Шака самват | 1903—1904 |
Шәмси тәкъвим | 1359—1360 |
Буддачылык тәкъвиме | 2524 |
Япон ел исәбе | 56 ел Сёва |
Вакыйгалар
үзгәртү- 27 март — польшада solidarność һөнәр берлеге оештырган илкүләм эш ташлау башлана.
- 30 март — ССРБ-да беренче тапкыр җәйге вакыт кертелгән.
- 10 июль — АКШ хәрби флотында офицерларга сакал белән йөрү тыела.
- 24 июль — Италиядә бөтен массон һәм яшерен җәмгыятьләр эшчәнлеге тыела.
- 29 июль — Лондонда принц Чарльз (ингл. Charles Prince of Wales) һәм Диана Спенсер (ингл. Diana Princess of Wales) туйлары узды.
- 18 сентябрь — Франциядә үлем җәзасы тыела.
- 23 сентябрь — Квебек инглиз телле плакатлар тыела.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1981 елда туганнар
- 2 гыйнвар — Александр Козлов, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры.
- 14 гыйнвар — Лоренцо Бранчетти, итальян актеры, эстрада артисты.
- 28 гыйнвар — Элайджа Вуд, АКШ актеры.
- 31 гыйнвар — Джастин Тимберлейк, АКШ музыканты, актер.
- 4 февраль — Илсөя Бәдретдинова, популяр татар җырчысы.
- 19 февраль — Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе, Салават Юлаев бүләге иясе.
- 26 март — Данис Зарипов, татар хоккейчысы, «Ак Барс» уенчысы.
- 26 апрель — Римма Бикмөхәммәтова, татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе.
- 12 июнь — Ольга Редько, ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (2014).
- 13 август – Луиза Янсуар, татар шагыйрәсе, тәрҗемәче, журналист.
- 15 август – Гүзәл Төхфәтова, филолог.
- 24 август — Альбина Әпсәләмова, язучы, шагыйрә.
- 26 август — Айдар Хисаметдинов, балет биючесе.
- 5 ноябрь — Ксения Собчак, Россия телевизион алып баручысы.
- 2 декабрь — Бритни Спирс, АКШ җырчысы.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1981 елда вафатлар
- Фатыйх Колбарисов — татар артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
- Максуд Сөндекле — татар шагыйре.
- Осман Курмаев — куренекле галим-физиолог.
- Касыйм Шамил (1892 елда туган) — татар артисты.
- 23 гыйнвар — Хәмид Мөштәри, татар физика галиме.
- 15 март — Фуат Халитов, ССРБ халык артисты.
- 11 май — Боб Марли, Ямайка музыканты.
- 10 июнь — Хәсән Туфан, татар шагыйре.
- 10 июнь — Минзакир Әпсәләмов, генерал-майор.
- 17 июнь — Лотфулла Фәттахов, татар рәссамы.
- 3 сентябрь — Фәтхерахман Әхмәдиев, татар композиторы.
- 13 октябрь — Җәгъфәр Булат, рәссам һәм педагог.
- 29 октябрь — Жорж Брассенс, француз шагыйре, композитор.
- 21 декабрь — Габдулла Шамуков, татар артисты, тәрҗемәче, ССРБ һәм ТАССР халык артисты.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
үзгәртү- Атилла Расих, татар язучысы[1].