Леонид Говоров
Леонид Говоров, Леонид Александр улы Говоров, рус. Говоров Леонид Александрович (1897 елның 22 феврале, Вятка губернасы, Яраң өязе, Бутырки — 1955 елның 19 марты, Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе, Советлар Берлеге Маршалы (1944 елдан), Ленинград фронты (1942 елның июне — 1945 елның мае), 2нче һәм 3нче Балтыйк фронтлары (1945 елның март-феврале) сәргаскәре, Советлар Берлеге Каһарманы (1945 елның 27 гыйнвары). Ватандашлар сугышында, Совет-фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Леонид Говоров | |
---|---|
Туу датасы | 22 февраль 1897 |
Туу урыны | Россия империясе, Вятка губернасы Яраң өязе Бутырки авылы |
Үлем датасы | 19 март 1955 (58 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү |
Иялек | Русия империясе→ Россия Аклар гаскәре→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | Артиллерия, пехота |
Дәрәҗә | ССРБ маршалы |
Җитәкчелек иткән | фронт |
Бүләкләр һәм премияләр | |
[[commons:Category: Leonid Govorov Викиҗыентыкта|Леонид Говоров]] Викиҗыентыкта
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1897 елның 10 (22) февралендә Вятка губернасы Яраң өязе (хәзерге Киров өлкәсе Советск районы) Бутырки авылында крестьян гаиләсендә гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Милләте — рус. Әтисе Александр Григорий улы (1869—1920) Стахеевларның шәхси пароходчылыгында матрос булып эшли, аннары Алабугада реальный укуханәсендә хат ташучы булып урнаша һәм балаларын шунда бушлай укыту мөмкинлеге ала. Әнисе Мария Александр кызы Панфилова (1867—1919). Л. Говоров Яраңда 4 сыйныфлы һөнәри укуханәне бетергәч, Алабугада реальный укуханәсен тәмамлый (1916). Иң яхшы укучы буларак, хәрби хезмәттән кичектерелү мөмкинлеге һәм Россия империясендәге теләсә кайсы уку йортына имтихансыз керү хокукы ала. Петроград политехника институтының урман техникасы факультетын сайлый. 1916 елның декабрендә патша армиясенә алынып, Константин артиллерия укуханәсен тизләтелгән чыгарылышта тәмамлый (1917). «Подпоручик» дәрәҗәсе бирелеп, Тум гарнизонының мортира батальонына кече әфисәр итеп җибәрәләр. 1918 елда Советларның декреты белән патша армиясе таркатылгач, хәрби хезмәттән баш тартып, Алабугага кайта, потребкооперациягә эш башкаручы булып урнаша.
Ватандашлар сугышында
үзгәртүКолчак гаскәрендә
үзгәртүАлабуганы адмирал Колчак гаскәре алгач, әфисәр Говоровны, мәҗбүри рәвештә, Көнбатыш армиянең 2нче Уфа корпусы 8нче дивизиясе артиллерия батальонына алалар. Бер ел подпоручик Говоров аклар гаскәрендә хезмәт итә. Колчакның Уфага һәм Чиләбегә язгы һөҗүм операцияләрендә, Златоуст, Тобол тирәсендә Кызыл гаскәргә каршы сугышларда катнаша.
Кызыл гаскәрдә
үзгәртү1919 елда аклар гаскәреннән качып, Тумда сугышчан эшче дружинасы башлыгы ярдәмчесе булып тора. 1920 елның гыйнварында, үзе теләп, В.К. Блюхерның 51нче укчы дивизиясенә кушыла, артиллерия дивизионы оештырып, аның командиры итеп билгеләнә. Дивизионы белән Көньяк фронтка барон Врангельгә каршы көрәшкә җибәрелә. Каховка һәм Перекопны камауда катнаша. Ике тапкыр яралана. Врангель танкларына һәм кавалериясенә каршы тупларны куллану осталыгы өчен беренче сугышчан ордены — Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Ватандашлар сугышы тәмамлангач, 51нче Перекоп укчы дивизиясендә хезмәт итүен дәвам итә: 1923 елның октябреннән артиллерия дивизионы, 1924 елның ахырыннан артиллерия полкы командиры. Соңрак ныгытылган районның, 14нче һәм 15нче укчы корпусларның артиллерия башлыгы, Киев хәрби округының артиллерия бүлегендә бүлекчә командиры. Пушкин шәһәрендәге тупчы командирларның белемен күтәрү буенча курсларны (1926), М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия каршындагы югары академия курсларын, читтән торып, әлеге академиянең оператив факультетын (1933) тәмамлый, алман телен белүче хәрби тәрҗемәче квалификациясе дә ала. 1936 елда «бригада командиры» (комбриг) дәрәҗәсе бирелә, ЭККГ генераль штабы хәрби академиясен (1938) тәмамлаган. 1938 елның мартында ЭККГенең Ф.Э. Дзержинский исемендәге артиллерия академиясенә тактика укытучысы итеп билгеләнә. «Ныгытылган районга һөҗүм итү һәм саклануны өзү» дигән теоретик хезмәт яза.
Выборгны алу
үзгәртү- Төп мәкалә: Совет-фин сугышы (1939-1940)
1940 елның гыйнварында Карел муентыгына җибәрелә. Төньяк–Көнбатыш фронтның 7нче армиясе (сәргаскәре К,А. Мерецков) артиллерия штабы башлыгы Говоровка 135 км озынлыкта, 90 км киңлектә итеп эшләнгән Маннерһейм сызыгын Выборг юнәлешендә өзү бурычы куела. Говоров фронтның һәр 1 км арасына 135 туп урнаштыруга ирешә, дошманның ике боҗрасын да өзеп, 1940 елның 13 мартында Выборг алына, 105 көн барган сугыш тәмамлана. Совет-фин сугышында уңышлы хәрәкәт иткән өчен «дивизия командиры» дәрәҗәсе бирелә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Говоров артиллерия академиясенә укытырга кайта. Берничә айдан Кызыл гаскәрнең Баш артиллерия идарәсенең генерал-инспекторының урынбасары итеп билгеләнә. Шул ук елда Кызыл гаскәрнең югары команда составы белән үткәрелгән яңадан аттестация нәтиҗәләре буенча Говоровка «артиллерия генерал-майоры» дәрәҗәсе бирелә.
1941 елның маенда Ф.Э.Дзержинский исемендәге артиллерия академиясе башлыгы итеп билгеләнә.
1941 елның июленнән көнбатыш юнәлештә хәрәкәт итүче Резерв фронтның (сәргаскәре Г.К. Жуков) артиллерия башлыгы. Бөек Ватан сугышында совет артиллериясе беренче тапкыр үзенең көчен 1941 елның 30 августында күрсәтә. Ельня юнәлешендә барган сугышта берьюлы 800 орудие, миномет, реактив җайланма дошман позициясен утка тота. 6 сентябрьдә шәһәр азат ителә.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә 7 «БМ-13» («Катюша»)дан торучы беренче тәҗрибә реактив артиллерия батареясы (командиры капитан И.А. Флёров (1905-1941), Говоровның шәкерте) төзелеп, дошманга сизелерлек зыян китерә башлый.
- Төп мәкалә: Мәскәү өчен сугыш
1941 елның октябрь башында Мәскәүгә Можайск ягыннан куркыныч яный. Резерв фронты артиллерия башлыгы Говоровка әлеге юнәлештә танкка каршы саклануны оештыру йөкләнелә.
12 октябрьдә Көнбатыш фронт төзелеп, Говоров әлеге фронтның артиллерия башлыгы итеп билгеләнә. 1941 елның 18 октябреннән (каты яраланган Д.Д. Лелюшенко урыныныа) 5нче армия сәргаскәре итеп билгеләнә. 5нче армиягә дошманның танк армадасына каршы торырга туры килә. Вермахтның 4нче армиясе (сәргаскәре генерал-фельдмаршал Һанс Гюнтер Клюге) һәм 4нче танк төркеме (җитәкчесе генерал-полковник Һепнер) нык оештырылган каршылыкка очрый.
1941 елның 10 ноябрендә дошманның Мәскәүгә һөҗүмен өзгән өчен Говоров Ленин ордены (№ 7551) белән бүләкләнә, 19 ноябрьдә «артиллерия генерал-лейтенанты» дәрәҗәсе бирелә.
4 декабрьдә дошман һөҗүме бөтенләй туктатыла. 1942 елның гыйнвар уртасында 5нче армия гаскәриләре Можайск тирәсенә чыгалар, 20 гыйнварда Можайск дошманнан азат ителә. 1942 елның 2 гыйнварында контрһөҗүмне оста оештырган өчен икенче Ленин ордены (№ 7552) белән бүләкләнә.
Ленинградны азат итү
үзгәртү- Төп мәкалә: Ленинград камалышы
- 1942 елның апрелендә Ставка тарафыннан Ленинград фронты белән җитәкчелек итәргә куела. Шәһәрне саклау өчен Говоров 110 эре саклану төене булдыра. Ике максатны күздә тота — шәһәрне дошман авиациясеннән җимертмәү һәм алдагы һөҗүм өчен көч туплау. Ленинград блокадасының 872 көненең 670 көнендә шәһәр өчен Говоров җавап бирә.
- 1943 елның 12 гыйнварында Ленинград фронты гаскәрләре камалышның эченнән һөҗүмгә күчә («Искра» операциясе), 18 гыйнварда камалышның тышыннан һөҗүм итүче Волхов фронты (сәргаскәре К.А. Мерецков) белән кушыла.
- 1943 елның 15 гыйнварында «генерал-полковник» дәрәҗәсе бирелә. Блокаданы өзгән өчен 1нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.
- 1943 елның 17 ноябрендә «армия генералы» дәрәҗәсе бирелә.
- 1944 елның 14 гыйнварында Ленинградны тулысынча азат итү өчен һөҗүм башлана, 27 гыйнварда дошман шәһәрдән 100 км га алып ташлана. Дөнья тарихында беренче мәртәбә камалышта калган шәһәр үзен-үзе азат итә.
- Ленинград блокадасын тулысынча өзгән өчен икенче тапкыр 1нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.
- 1944 елның 10 июнендә Ленинград фронты фин гаскәрләренә каршы Карел муентыгын азат итү өчен һөҗүм башлый, 20 июньдә Выборг алына. 1944 елның 4 сентябрендә Финляндия хөкүмәте Өченче рейх (Алмания) белән араны өзүе һәм сугыштан чыгуы турында игълан итә.
- 1944 елның 18 июнендә Говоровка «Советлар Берлеге Маршалы» дәрәҗәсе бирелә.
- 1944 елның 22 сентябрендә дошманның «Нарва» төркеме тар-мар ителеп, Эстония башкаласы Таллин азат ителә.
- 1944 елның 16 октябрендә Рига азат ителә.
- 1945 елның 27 гыйнварында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
- 1945 елның февраль-мартында, Ленинград фронты белән бергә, 2нче һәм 3нче Балтыйк фронтлары сәргаскәре дә булып тора.
- Дошманның «Курляндия» гаскәрләр төркемен (җитәкчесе пехота генералы Гилперт) камалышта тотып, 1945 елның 8 маенда, үзе язган ультиматумны тапшырып, бирелергә мәҗбүр итә.
Ленинградта һәм Балтыйк буенда фашитсларны тар-мар иткән өчен 1941 елның 31 маенда иң югары гаскәри бүләк — Җиңү ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң
үзгәртү- Ленинград хәрби округы сәргаскәре.
- ССРБ кораллы көчләре министры урынбасары — ССРБ хәрби көчләренең баш инспекторы.
- ССРБ хәрби министры урынбасары — ССРБ һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре сәргаскәре.
- ССРБ саклану министры урынбасары — ССРБ һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре баш сәргаскәре.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Советлар Берлеге Маршалы — Ленинград өчен барган сугышларда фронт белән җитәкчлек итүдәге осталыгы, шәхси кыюлыгы һәм батырлыгы өчен (18.06.1944)
|
|
Гаиләсе
үзгәртүХәтер
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Герои войны. Таллин, 1984.
- Герои огненных лет. Кн. 4. М., 1978.
- Герои Советского Союза. Т.1. М.,1987.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн.1. Казань, 1982.
- Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6