Карл Густаф Маннерһейм

Карл Густаф Эмиль Маннерһейм (швед. Carl Gustaf Emil Mannerheim, [ˈkɑːrl ˈɡɵsˌtɑf ˈeːmil ˈmanːərˌheim]; 4 (16) июнь 1867(18670616), Виллнәс (Аскайнен), Або-Бьөрнеборг губернасы, Финляндия Бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе — 27 гыйнвар 1951, Лозанна, Швейцария) — фин дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, маршал (1933).

Карл Густаф Маннерһейм
Туган телдә исем швед. Carl Gustaf Emil Mannerheim
Әйтелеш
Туган 16 июнь 1867(1867-06-16)
Виллнәс, Або-Бьөрнеборг губернасы, Финляндия Бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе
Үлгән 27 гыйнвар 1951(1951-01-27) (83 яшь)
Лозанна, Швейцария
Үлем сәбәбе Эчәклек үткәрмәүчәнлеге
Күмү урыны Һиетаниеми[d][1]
Яшәгән урын Mannerheim Museum[d], Һелсинки, Финляндия
Ватандашлыгы Россия империясе
Финляндия
Әлма-матер Николай атлы гаскәр укуханәсе[d] һәм Финляндский кадетский корпус[d]
Һөнәре сәяхәтче-тәдкыйкатьче, сәясәтче, офицер, автор
Сәяси фирка бәйсез[d]
Җефет Маннергейм, Анастасия Николаевна[d]
Балалар Софья Маннергейм[d] һәм Анастасия Маннергейм[d]
Ата-ана
Кардәшләр Carl Mannerheim[d], София Маннергейм[d], Eva Mannerheim-Sparre[d] һәм Johan Mannerheim[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы, Совет-фин сугышы, советско-финская война[d], Гражданская война в Финляндии[d], Рус-япон сугышы, Советско-финский вооружённый конфликт (1918—1920)[d] һәм Лапландская война[d]
Хәрби дәрәҗә фельдмаршал[d], генерал-лейтенант һәм атлы гаскәр янаралы[d]

 Карл Густаф Маннерһейм Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Курманжаның тирмәдә. Сулдан уңга: Поль Пеллио, Курманжан датка, аның оныгы, Густав Маннерһейм

Нәселле дворяннар гаиләсендә туган. Һелсингфорс университетын (1887) һәм Санкт-Петербургдагы Николай атлы гаскәр училещесын тәмамлаган. Рәсәй армиясе составында рус-япун һәм Беренче бөтендөнья сугышларында катнашкан, атлы гаскәр дивизиясе белән командалык иткән.

Рәсәйдә инкыйлаб башланганнан соң, Финляндиягә кайта. 1918 нең 16 гыйнварында фин гаскәре сәргаскәре итеп билгеләнгән. 1918-1919 да Финляндия регенты. 1919 дә президент сайлауларында җиңелгән.

1931 дә Дәүләт саклануы шурасы рәисе, 1933 тән Карел муентыгында ныгытылган сызык («Маннерһейм сызыгы») төзү белән шөгыльләнгән. Икенче Бөтендөнья сугышы дәверендә фин гаскәре сәргаскәре булган. 1944 нең августында президент итеп сайланган. 1946 да истигъфага чыккан.

1951 нең 27 гыйнварында Лозаннада вафат булган.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү