Курманжан датка

Курманжан датка (кырг. Курманжан датка 1811 - 1 февраль 1907) - кыргыз дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, 1832-1876 елларда Алай кыргызлары юлбашчысы һәм идарәчесе. Шулай ук "Алай патшабикә", "Көньяк патшасы", "Милләт анасы" һәм "Тау патшасы" буларак билгеле. Коканд ханлыгында һәм Бохара әмирлегендә датка (патшабикә) дәрәҗә булган. Россия император армиясе полковнигы (1876)

Курманжан датка
Kurmandjan.jpg
Алай кыргызлары идарәчесе,
патшабикә
Вазыйфада
1832 ел – 1876 ел
Туган 22 май 1811(1811-05-22)
Ош өлкәсе, Орок
Үлгән 1 февраль 1907(1907-02-01) (95 яшь)
РИ, Фирганә өлкәсе (Русия империясе), Мади
Балалар Абдылдабек, Мамытбек, Асанбек, Батырбек, Камчибек
Әти Маматбай

Русия яулап алуларына кадәрҮзгәртү

 
Курманжан датка ат өстендә утыра. Янәшәдә аның бер оныгы тора. Фото Густав Маннерһеймныкы.

Курманҗан Мәмәтбай кызы Алай тауларында Орке аилендә, Оша тирәлегендә яшәгән Мөндеш ыруы күчмәлеләре гаиләсендә туган. 18 яше тулгач, Курманжанның ата-анасы аны кияүгә бирергә теләгән, ләкин ул кияү йортыннан качып, атасының, Мәмәтбайның, йортына кайта.

1832 елда алай кыргызларын җитәкләгән бай феодал бәк Алымбек Курмандҗанны никах шартнамәсеннән азат итә һәм аңа өйләнә. Ул аңа биш малай тапкан, аларның никахлары 29 ел дәвам иткән. 1862 елда Алимбәк Коканд әмирлегендә сарай борылышы нәтиҗәсендә үтерелә. Идарә аның илле яшьлек хатынына күчкән.

Курманҗан фидакарьлы гаскәргә таянган. Коканд ханы Худояр алай кыргызларын үзенең буйсынучылары дип игълан итеп салым түләгә боергач, Курманжан Худоярны күчмә халыкларгп салым салудан баш тартырга, аны Алайның яңа хакиме итеп танырга һәм аңа «датка» дигән мактаулы титул бирергә мәҗбүр итә алган.[1]

Русия басып алуына каршылыкҮзгәртү

1876 елда рус гаскәрләре Коканд ханлыгы территориясенә бәреп керә. Шул ук вакытта Көньяк районнар, аерым алганда Алай, буйсынмый кала. Курманжан датка Алай кыргызларының рус гаскәрләренә каршы көрәшен җитәкли.

Аның уллары - Абдылдабәк, Мамытбәк, Әсәнбәк, Батырбәк һәм Камчибек меңәр ярым егет белән тау итәкләренә урнаша. Сугыш вакытында Курманжан датка үзенең аилләре белән Коксу үзәненә, Кашгар җирләренә китеп бара, ләкин биредә бөтен Курманжан аилләрен уйгур күчмәләре талый.[2] Терлекләрнең күп өлешен югалтып, кыргыз хөкемдары Алайга кайта. Ул халыкны Әфганстанга алып китәргә тырышып карый. Әмма, рус патшасы ягына чыккан Шабдан Батыр аларны күзәтә һәм чолгап ала.

Русия ИмпериясендәҮзгәртү

 
Курманжаның тирмәдә. Сулдан уңга: Поль Пеллио, Курманжан датка, аның оныгы, Густав Маннерһейм

Курманжан мактаулы шартларда буйсына. Алай кыргызларының җирләре Курманҗан һәм аның уллары идарәсендәге вулыска бүленә. Аннан соңгы елларда ул төбәктә барлыкка килгән күтәрелешләр вакытында Русияга тугъры булып кала.

1893 елда аның улы Качимбек товарлар контрабандасында шикләнелә. Качимбек йортына килгән патша түрәсе, Качимбәк хатынын мәсхәрәләгәнгә, ярдәмчеләре белән бергә Качимбекның сакчысы тарафыннан үтерелә. Качимбек үзе бу вакытта Ошта була, таможенникны үтергән 1895 елның 3 мартында Качимбек асылган. Аның уллары һәм энесе Мымытбәк каторгага озатыла. Шуннан соң Курманжан Датка ялгыз яшәп кала һәм сәясәттә башка катнашмый.

Курмандҗан-датка 1907 елның 1 февралендә Мады шәһәрендә үз йортында вафат була. Уйланылганча, ул 1895 елда үтерелгән улы Камчибек янында Ошта җирләнгән.[3]

ИҗатҮзгәртү

Зыйнат кушаматы астында Курманжан датка замандашлары тарафыннан югары бәяләнгән шигырьләр язган. Шигырьләрен кыргыз, төрки һәм фарсы телләрендә язган.[4]

ИстәлекҮзгәртү

 
2009 елы чыккан 50 сомдога портреты.
  • Курманҗан исеме белән Бишкәкта һәм Ошта урамнар аталган.
  • Бишкекта[5] һәм Ошада[6] даткага һәйкәлләре төзелгән.
  • Курманжан портреты 50 сомлык купюраларга урнаштырылган.
  • 2014 елда 31 августында Кыргызстанның мөстәкыйльлек көнендә режиссер Садыйк Шер-Ниязның «Курманжан Датка» тарихи эпик фильмы премьерасы була. Бу Кыргызстанның мөстәкыйльлеке елларында Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте заказы буенча төшерелгән беренче тулы метражлы нәфис тарихи фильм.

ӘдәбиятҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү