Җиңү ордены - 1943 елның 8 ноябрендә ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы белән кабул ителде.[2]

Җиңү ордены
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә югары гаскәр башлыкларына
Кем бирә ССРБ Югары Шурасы Президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 10 апрель 1944 (Г.К.Жуков, А.М. Василевский, И.В. Сталин)
Соңгы бүләкләү 9 сентябрь 1945 (20 февраль 1978, Л.И. Брежнев[1])
Бүләкләүләр саны 20 (19[1])
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк кабул ителмәгән
Кечерәк бүләк кабул ителмәгән

Рәсем авторы – рәссам Александр Иван улы Кузнецов[3]

Бөек Ватан сугышы чорында (сугышта тамырдан борылышлар булгач) аеруча зур уңышларга ирешкән сәргаскәрләрне бүләкләү өчен.кабул ителгән орден.

Дәүләтнең “Монетный двор”ыннан читтә эшләнгән бердәнбер совет ордены.

Статут үзгәртү

Сугышны Кызыл Армия файдасына тамырдан үзгәрткән, бер яки берничә фронт күләмендә уңышлы операция үткәргән өчен югары гаскәр башлыклары бүләкләнә.

Тасвирлама үзгәртү

Зәркән сәнгатенең гүзәл үрнәге булып саналучы орден платинадан ясала, төп өлеше, бриллиантлар белән каймаланып, рубиннан эшләнгән кабарынкы йолдыздан гыйбарәт. Йолдызның очлары арасындагы нурлар шулай ук бриллианттан. Йолдызның үзәгенә урнаштырылган, дәфнә-имән яфрагыннан ясалган венок белән уратылган, зәңгәр эмаль белән капланган түгәрәкнең уртасында - алтыннан эшләнгән мавзолей һәм Спас манарасы күренүче Мәскәү Кремле дивары.Өстә ССРБ дигән язу, аста кызыл эмаль белән капланган тасмада ак эмальдән Җиңү дигән язу урнашкан.

Йолдыз очлары арасы – 72 мм, авырлыгы - 78 г - иң авыр совет ордены (чагыштыр:авырлыгы буенча икенче урында торучы ССРБ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән өчен орденының авырлыгы - 64,5 г) : агалтын – 47 г, алтын – 2 г, көмеш – 19 г, рубин - 25 карат, бриллиант – 16 карат

Тарих үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ионина Н. А. Сто великих наград. — Киев: Вече, 2003. — 432 с. — ISBN 5-7838-1171-8
  • Савичев Н. П. Символы трудовой и ратной доблести. — Киев: Радяньска школа, 1987. — 233 с
  • Смыслов О. С. Загадки советских наград. — Киев: Вече, 2005. — 352 с. — ISBN 5-9533-0446-3
  • К. Цыпленков. Орден Победа. Архивная находка к 60-летию учреждения // Цейхгауз : журнал. — М., 2003. — В. 21. — № 1. — С. 42-44.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Указ Президиума Верховного Совета СССР от 21.09.1981 об отмене награждения Л.И. Брежнева орденом Победы
  2. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  3. Черников Н.Д. Ватан бүләкләре, Казан, 1975, 33 бит
  4. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 21.09. 1981 об отмене награждения Л.И.Брежнева орденом Победы