Википедия:Күчерү/Архив/2
Дөм сүзеннән түгел, Дөма (рус. Дёма) исеменнән. Метрикаларда: иске тат. دما. --Ерней (обсуждение) 3 фев 2013, 14:24 (UTC)
Дөма дигәнен элеккеге исемнәренә куеп була, тик бүген инде авылның бу исеме кулланылмый--Ilnur efende (обсуждение) 3 фев 2013, 14:30 (UTC)
Мине мондый язылыш шикләндерә, этимологик яктан да, яңгырашы ягыннан да. Дёмадан Дөмә яки Дү(й)мә яки Ду(й)ма булыр иде. Тамыры өч хәрефтән артырга тиеш түгел — Дөм(+авыл) яки Дүм --Derslek (обсуждение) 3 фев 2013, 17:04 (UTC)
- Ахырда әлеф бар, шуңа күрә соңы хәреф а яки ә. Алайса Дөмә, чөнки икенчесе у яки ү булмас, вау хәрефе язылмаган. Риваятьтә — «Дума». Мазарлы авылы турында риваять. --Ерней (обсуждение) 5 фев 2013, 17:26 (UTC)
Бәлкем вау урынына «даммә» генә куелып, машиналы язуда төшеп калдырылгандыр, ө булса ؤ хәрефе куелмас иде микән? Каян алдыгыз бу метриканы, интернетта юкмы, бик кызыклы әйбер.--Ilnur efende (обсуждение) 7 фев 2013, 17:25 (UTC)
- Метрикалар, алар бит кул белән язылган, басылган түгел. Интернетта юк. Бу 1889 елдагы Тамбов өлкәсе Тенишевка авылының мәчете метрика дәфтәре. Анда Кузнецк өязедәге ике пардан ике бала тудылар. Өч урында иске тат. دما дип язганнар. --Ерней (обсуждение) 7 фев 2013, 19:50 (UTC)
- Мин каршы. Бу рус атамасы, татар түгел. --Ерней (обсуждение) 22 фев 2013, 17:33 (UTC)
- Каршы--Qaraq (бәхәс) 2 окт 2013, 11:34 (UTC)
- Риза--E737 (бәхәс) 15 ноя 2013, 05:26 (UTC)
- Мин каршы. Бу рус атамасы, татар түгел. --Ерней (обсуждение) 22 фев 2013, 17:33 (UTC)
- Риза--E737 (бәхәс) 15 ноя 2013, 05:27 (UTC)
Үзбилгеләү → ?
үзгәртүКемлек (иҗтимагый фәннәр) мәкаләсенең тәрҗемәсе өстендә эшләгәндә, психологик кемлек билгеләмәсендә дөрес татарчасы ничек булачагын беленмәгән en:self-image төшенчәгә туры килдем. Башка таныш булган терминнардан аерыр өчен, аны вакытлыча үзбилгеләү дип сакладым. Психология өлкәсендә белем алганнарның киңәшләренә мохтаҗлыгым сизелә. Зур рәхмәт.--frhdkazan (бәхәс) 29 мар 2013, 13:05 (UTC)
Аң, Үзаң, Кемлек (иҗтимагый фәннәр) һәм башкалар
үзгәртүСоветлар Берлеге мирасы термины Милли үзаң (ru:Национальное самосознание) термины йогынтысы астында, интервикида әлегә
- Үзаң (Үзаңлылык) = ru:Самосознание=en:Self-consciousness,
- Кемлек (иҗтимагый фәннәр) = ru:Идентичность==en:Identity (social science),
- Милли кемлек = ru:Национальная идентичность (русчасы юк)=en:National identity
буларак билгеләнгән төшенчәләрне
- Үзаң = ru:Идентичность - Кемлек (иҗтимагый фәннәр) мәкаләсен юк итү
- Милли үзаң = ru:Национальная идентичность (русчасы юк) - Милли кемлек мәкаләсен юк итү
буларак үзгәртергә тәкъдим ителгән. Кабул ителсә, ru:Самосознание = Үзаңлылык? буларак (яки башкача) калырга, халыкара фәнни терминологиядә каршылыклары булмаса да, татар телендә әлегә дә кулланылып торучы
- Мәдәни үзаң= ru:Культурное самосознание (русчасы юк)
- Дини үзаң= ru:Религиозное самосознание (русчасы юк)
- Иҗтимагый үзаң= ru:Общественное самосознание (русчасы юк)
терминнарының рус телле игезәкләре белән булган бәйләнешне акылларыбызда үзгәртергә (өзәргә) туры киләчәк. Күчерү тәкъдиме турында фикерегез? Башка тәкъдимнәр?--frhdkazan (бәхәс) 13 апр 2013, 19:19 (UTC)
Персия - ул үзе үк Борынгы Иран синонимы, чөнки заманында шундый дәүләт булган, ләкин анда фарсылардан башка халыклар да яшәгән. М-н Македонский греклары барысын бергә мидиялеләр дип атыйлар, ә алары - аерым халык булганнар. Derslek (бәхәс) 14 ноя 2013, 08:08 (UTC)
Дөньяда Иранны 1935 елга кадәр Персия дип йөртелә. Татар телендә, хәтта Идел буе Болгары дәүләтендә шушы ил вәкилләрен фарсылар дип йөрткәннәр. Фарсы сүзе чыганагы: баш төбәге - Персида (Фарсыда), һәм беренче башкаласы Персеполь (Фарсы каласы).
Иран сүзе урта фарсы телендә сүзеннән Erānšahr һәм авест теленнән Airyānam Xšaθram (Арийләр патшалагы) килеп чыккан. Сез әйтәсез анда фарсылардан башка милләтләр яшәгән, шулай ук арийләрдән башка да бүтән халыклар торган. Иран (үзгәртелгән Арий Иле) һәм Фарсы иле иң зур кабиләгә туры килә.
Дөрес әйткәнчә Иран Erānšahr сүзеннән формалашкан. Шушы мәгълүмәтне мәкаләмдә телгә алам. Ләкин рус һәм инглиз телендә Древняя Персия ешрак дип йөртәләр.
Татар телендә дә шушы милләт вәкилләрен фарсылар дип ешрак йөртәләр.
Искәрмәгез мөһим, уйларга кирәк.--Kitap (бәхәс) 14 ноя 2013, 11:14 (UTC)
Шушы мәкалә Ахәменид идарә иткән чорга багышланган (Ахәменид - дөрес әйтелеше, алман телендә дә шулай: анда ае диграф) - борынгы Иран тарихы иң төп дәвере ләкин аның белән чикләнмәгән, шуңа күрә мин Ахәменид Дәүләте - Axämenid Däwläte исеменә күчергә тәкъдим итәм. Ничек уйлыйсыз, сез риза мы? --Kitap (бәхәс) 14 ноя 2013, 11:57 (UTC)
- Мәкалә драматург турында, шуңа күрә мәкалә мулла кушмаган псевдоним исемен йөртә. Ләкин Әмир Камалиев күбрәк Академия театры артисты буларак билгеле. - Derslek (бәхәс) 2 гый 2014, 18:22 (UTC)
- Derslek (бәхәс) 24 гый 2014, 04:24 (UTC)
- Википедия - ул энциклопедия, димәк төшенчәләрне аңлатучы терминнар турында мәкаләләр җыентыгы, сүзлек тә, татарлаштыру проекты да түгел.
- коллективлаштыру = хәрби коммунизм чорында, большевикларның эшчәнлерәк кешеләрдән (мәс. кулаклар) малларын көч белән тартып алу һәм үз контроленә күчерү (үз тормышын оештыры алмаган, икътисади аң булмаган гади эшче яки люмпен пролетарийларга таратабыз дигән шигаре астында).
- күмәкләштерү = объединить (по общему желанию или без сопротивления).
- Русия һәм шулай ук татарлар тарихына карасак, бу чор бик фаҗигале булган - шундый шартларда "күмәкләшергә теләмәүләре аркасында" күпме байлар һәм интеллигенция үтерелгән, сөргенгә җибәрелгән яки илдән качырга мәҗбүр булганлыгын беләбез. Ягъни, бу феноменны күмәкләштерү дип атау сәяси феномен, халыкның игътибарын башкага тарту торышлыгы. Татнетта ике сүзе дә очрый әлбәттә, тик коллективлаштыру күбрәк кулланыла һәм күбрәк кеше өчен таныш термин. Димәк мәкалә исемен сайлаганда анарга өстенлек бирү урынлы булыр дип уйлыйм. - frhdkazan (бәхәс) 24 гый 2014, 06:43 (UTC)
- Әйтелгәннәргә чыганаклар бармы? --Derslek (бәхәс) 24 гый 2014, 10:31 (UTC)
- Куллану ешлыгы: Татнеттагы кулланылыш хәлен эзләү машинасы ярдәмендә күреп була. Мәсәлән Google'да "Коллективлаштыру" һәм "Күмәкләштерү" сүзләренең очрау ешлыгын карау, эзләү юлында site:ru һәм башка синтаксис куллану була.
- Cүзләрнең семантик мәгънәләре: беренчел һәм икенчел семантик мәгънәләрен шул ук интернетка чыгарылган сүзлекләрдән тикшерә аласыз.
- Урын алган сәяси-икътисади феноменнарның табигате:
- Күмәкләштерү - хокукый контроль астында булган аерым юридик затларның малларын яңа эре ширкәткә берләштерү.
- Коллективизация = большевиклар сценарие буенча оештырылган национализация: малларны хуҗаларыннан тартып алу, большевиклар оештырган кеше төркемнәренә тапшыру, элекке хуҗаларын исә репрессияләү.
- frhdkazan (бәхәс) 24 гый 2014, 13:18 (UTC)
- Тарих дәреслекләрендә, эш планнарында «күмәкләштерү» сүзе кулланыла иде, хәзер дә шулай булса кирәк.--Ilnur efende (бәхәс) 24 гый 2014, 13:51 (UTC)
- Урыс википедиясендәге мәкаләдә кол-ция - бер, күм-рү - икенче төрле процесс булган дигәнгә нигез тапмадым. Аерым алганда терлекләрне талап большевиклар кулына тапшыру, хуҗаларын исә богаулап урман кисәргә җибәрү турында сүз дә юк. - Derslek (бәхәс) 24 гый 2014, 15:52 (UTC)
- Коллективизация проводилась преимущественно принудительно-административными методами.
- Как писал 13 апреля 1933 г. в газете «Financial Times» советник бывшего британского премьер-министра Ллойд-Джорджа Гарет Джонс, трижды посетивший СССР в период с 1930 по 1933 гг., основной причиной массового голода весной 1933 г., по его мнению, стала коллективизация сельского хозяйства, которая привела к следующим последствиям:
** изъятие земли у более чем двух третей российского крестьянства лишило его стимулов к труду; кроме того, в предыдущем (1932) г. у крестьян был насильственным путём изъят практически весь собранный урожай;
** массовый убой крестьянами скота из-за нежелания отдавать его на колхозные фермы, массовая гибель лошадей из-за нехватки фуража, массовая гибель скота из-за эпизоотий, холода и бескормицы на колхозных фермах катастрофически снизили поголовье скота по всей стране;
** борьба с кулачеством, в ходе которой «6-7 млн лучших работников» были согнаны со своих земель, нанесла удар по трудовому потенциалу государства; - К началу сплошной коллективизации в партийном руководстве победило мнение, что основным препятствием к объединению крестьян-бедняков и середняков является образовавшаяся за годы НЭПа более зажиточная прослойка в деревне — кулаки, а также поддерживающая их или зависящая от них социальная группа — «подкулачники». В рамках проведения сплошной коллективизации это препятствие должно было быть «устранено».
* «Кулаки» были разделены на три категории: 1-я — контрреволюционный актив: кулаки, активно противодействующие организации колхозов, бегущие с постоянного места жительства и переходящие на нелегальное положение; 2-я — наиболее богатые местные кулацкие авторитеты, являющиеся оплотом антисоветского актива; 3-я — остальные кулаки. На практике выселению с конфискацией имущества подвергались не только кулаки, но и так называемые подкулачники, то есть середняки, бедняки и даже батраки, уличенные в прокулацких и антиколхозных действиях.
* В справке Отдела по спецпереселенцам ГУЛАГа ОГПУ указывалось, что в 1930—1931 гг. было выселено (с отправкой на спецпоселение) 381026 семей общей численностью 1803392 человека, в том числе c Украины — 63.720 семей, из них: в Северный край — 19.658, на Урал — 32.127, в Западную Сибирь — 6556, в Восточную Сибирь — 5056, в Якутию — 97, Дальневосточный край — 323.
Нәтиҗә: кулак = собственник, ликвидиция кулачества как класса = бу собственникны мал-милкеннән талау, ягъни репрессия. Кешеләрне үз йортлардан чыгарып, ерак үстерелмәгән районнарга күчерү - өстәмә бер дәлил. - frhdkazan (бәхәс) 26 гый 2014, 14:14 (UTC)
- Тәртәне арба алдыннан куймагыз, зинһар. Мин күмәкләштерү белән «коллективлаштыру» сүзләренең синоним булмавына дәлилләр сораган идем, ә сез монда партиянең сәясәтен аңлатып политинформация укыйсыз. - Derslek (бәхәс) 26 гый 2014, 14:53 (UTC)
- Сорау һәм сүзләргезгә коммертарий:
- Тәртәне арба алдыннан куймагыз, зинһар. Мин күмәкләштерү белән «коллективлаштыру» сүзләренең синоним булмавына дәлилләр сораган идем, ә сез монда партиянең сәясәтен аңлатып политинформация укыйсыз. - Derslek (бәхәс) 26 гый 2014, 14:53 (UTC)
- Аерым алганда терлекләрне талап большевиклар кулына тапшыру, хуҗаларын исә богаулап урман кисәргә җибәрү турында сүз дә юк. - [[Derslek]] ([[бәхәс]]) 24 гый 2014, 15:52 (UTC) - талау һәм репрессияләр дәлилләнде.
- бу феноменны (большевиклар үткәргән сәясәтне) күмәкләштерү дип атау сәяси феномен, халыкның игътибарын башкага тарту торышлыгы. - frhdkazan (бәхәс) 24 гый 2014, 06:43 (UTC)
- Әйтелгәннәргә чыганаклар бармы? --[[Derslek]] ([[бәхәс]]) 24 гый 2014, 10:31 (UTC)
- Күмәкәштерү ~= Кооперация икәненә дәлил:
- А. В. Чаянов высоко оценил статью В. И. Ленина «О кооперации». Он считал, что после этой ленинской работы "кооперация делается одной из основ нашей экономической политики. В годы НЭПа кооперация стала активно восстанавливаться. По воспоминаниям бывшего Председателя правительства СССР А. С. Косыгина (он до начала 1930-х гг. работал в руководстве кооперативных организациях Сибири), «главное, что вынудило его „покинуть ряды кооператоров“, состояло в том, что коллективизация, развернувшаяся в Сибири в начале 30-х годов, означала, как это ни парадоксально на первый взгляд, дезорганизацию и в значительной мере мощной, охватывающей все уголки Сибири кооперативной сети»
- Күмәк авыл хуҗалыгы (en) — аерым фермер хуҗалыкларының милекләрен уртак ширкәт буларак эшләтүче авыл хуҗалыгы җитештерү ысулы. (Чыганак: Definition of collective farm in The New Shorter Oxford English Dictionary, Clarendon Press, Oxford, 1993.)
- Күмәкәштерү ~= Кооперация икәненә дәлил:
- Әйтелгәннәргә чыганаклар бармы? --[[Derslek]] ([[бәхәс]]) 24 гый 2014, 10:31 (UTC)
- Минемчә фикерләрем исбатланган. Тик сез мәкалә исемен ССРБда күмәкләштерү итеп үзгәртергә килешкәч, бу бәхәсне дәвам итергә артык кирәге юк. Большевикларның үз гамәлләрен матур итеп күрсәтү өчен кулланылган сүзләр белән манипуляцияләр ясаулары шаккаттырмый. - frhdkazan (бәхәс) 26 гый 2014, 15:35 (UTC)
- Derslek (бәхәс) 26 гый 2014, 11:52 (UTC)
- Аста китерелгән Татнеттагы кулланылыш статистикасы мәкалә Алкалы хоккей битенә күчерелергә тиеш, Шайбалы хоккейдан юнәлтү ясалырга тиешлеген күрсәтә (4:0).- frhdkazan (бәхәс) 26 гый 2014, 15:04 (UTC)
[Google эзләү машинасындагы текст] / [Табылган мәкалә] [хәл]
- [татарлар "алкалы хоккей" site:ru] = 29 +
- [Татарлар "шайбалы хоккей" site:ru] = 6
- [Татар "алкалы хоккей" site:ru] = 1090 +
- [Татар "шайбалы хоккей" site:ru] = 312
- [Татарстан "алкалы хоккей" site:ru] = 1230 +
- [Татарстан "шайбалы хоккей" site:ru] = 255
- [Казан "алкалы хоккей" site:ru] = 1150 +
- [Казан "шайбалы хоккей" site:ru] = 200
Татар википедиясендә без шәхесләргә чын, урыслаштыручылар такмаган исемнәрне кушуны хуп күрәбез. - Derslek (бәхәс) 17 фев 2014, 10:41 (UTC)
Катгый Каршы. Виктор Ан үзе исемен сайлады, бу хәзерге рәсми исеме, җитмәсә һәрбер вики-телендә шулай да язылган. --Kitap (бәхәс) 17 фев 2014, 10:57 (UTC)
Каршы, рәсми исеме--Ilnur efende (бәхәс) 18 фев 2014, 19:28 (UTC)
Qarşı, räsmi iseme. 안현수, latinça An Xön Su/An Xyun Su häm kirillça Ан Хён Су transkriptsiälären Виктор Ан mäqäläsenä yünältü bularaq buldırdım. - frhdkazan (бәхәс) 19 фев 2014, 06:47 (UTC) [[]]
Сәбәпләр: Ур Капка - Перекоп, тәрҗемәсе "ворота во рву", ров - Ур, кырымтатарча - Ор. --Kitap (бәхәс) 27 мар 2014, 08:31 (UTC)
Georgia исеменнән. Төрки дәүләте түгел. --Ерней (бәхәс) 1 май 2014, 20:51 (UTC)
- Каршы - Гөрҗистан - тарихи исем. Башка төрки Викидә (Әзәри, Төрек) шулай да Гөрҗистан, шулай ук башка төрки булмаган дәүләт - Әрмәнстан дип йөртелә. --Kitap (бәхәс) 1 май 2014, 20:57 (UTC)
- Каршы, татарча чын атамасы. -стан төрки дәүләтләргә генә куелмый (Пакстан, Һиндстан һ.б.)--Qaraq (бәхәс) 8 май 2014, 07:54 (UTC)
Кузгалткыч бер сүзлектә дә юк. Ә оригиналь терминнар ясау википедия кагыйдәләре белән тыела. Тәкъдим итәм: йөрткеч (сүзлекләрдә бар) яки мотор (интернациональ сүз) белән алыштырырга. --Derslek (бәхәс) 21 май 2014, 19:10 (UTC)
Казакъ-викидә Қозғалтқыш дип аталган, шуңа күрә Кузгаткыч дип атадым. Ләкин тәкъдимегез күбрәк ошый (йомшакрак, кыскарак), җитмәсә бу сүз күп сүзлектә таптым. Килешәм.--Kitap (бәхәс) 21 май 2014, 19:17 (UTC)
- Мин дә аны казакчадан калька итеп аңладым, чөнки гугл эзләве 0 вариант бирде. Аннары, сез бу мәкаләне булырга тиешле 1000 мәкаләгә нисбәтле тамга куйдыгыз. Алай түгел, анда эчке янулы йөрткеч турындагы мәкалә керә.
Фәлистыйн → Фәлистин
үзгәртүГәзитләрдә, китапларда тик Фәлистин дип йөртелә, эзләгечтә (Яндекс, Гугл) тик "Фәлистин" очрый торган исем.--Kitap (бәхәс) 30 июл 2014, 10:19 (UTC)
- google.ru/search?q="Фәлистыйн" - бар, 2410. "Фәлистин" - 94 -QDinar (бәхәс) 22 гый 2016, 12:59 (UTC)
Псевдоним - авторның чын исеме урынына кулланыла торган яшерен исем, тәхәллүс - кеше исеменә ялгана торган кушымча.
Нисба араб. نسبة, или тахаллус — указание на дополнительный признак, обычно заканчивается на -и. |
Мәс., Габдрәхим ибн Усман ибн Сармаки ибн Крым Утыз-Имәни исеменең соңгы өлеше - нисбә яки тәхәллүс булып тора. Псевдонимнар мисалы: Шут, Демьян Шәркый, Г.Юлай (Гариф Гомәр), Сәнәкбай, Кылычбай (Сәйфи Кудаш), Мәргән, Каплан (Нәкый Исәнбәт), Сакалтай (Сәгыйть Агиш), Ганкәбут (Исмәгыйль Рәмиев), Күлекәй, ЧН (Төхфәт Ченәкәй) (Чаян (журнал) мәкаләсеннән). - Derslek (бәхәс) 28 окт 2014, 06:29 (UTC)
- Шушы сорауда мин эксперт булмыйм, ләкин сүзлектә түбәндәге мәгълүматны таптым: тәхәллүс - сущ. ист. 1. тахаллус, фамилия или псевдоним по месту рождения (писателя, учёного и т. п.) 2. освобождение (от обязанностей, от официальной части
какого-л. мероприятия) 3. окончание вступления, вступительной части
- Минемчә тәхәллүс турында аерым мәкалә барыбер булырга тиеш, чөнки татар-болгар тарихында шактый күп тәхәллүсле исемнәр (мәсәлән Болгари, Сараи һ.б.) бар. Ләкин чыннан да тәхәллүс - ул псевдонимның аерым төре (туу җире буенча кушамат), бәлки псевдонимга кушамат сүзе якынрак, ләкин ул "прозвище" булып санала. Татарчалыштыру сәясәте буенча миңа тәхәллүс һәм кушамат сүзләре күбрәк ошый, ләкин тәхәллүс - псевдонимның бер төре генә... --Kitap (бәхәс) 28 окт 2014, 11:18 (UTC)
Дөрес әйткәнчә Тәхәллүс сүзе псевдоним мәгънәсендә төрле гәҗитләрдә актив кулланыла инде:
- Гатаулла Сабиров Татарстанның Кама җирлегендә дөньяга килә. Артист үзенә Камский дигән тәхәллүс ( псевдоним) ала.
http://www.azatliq.org/content/article/24176460.html
- Казанда узачак “Музыкаль десант” проектына һәм исем-фамилия паспорттагы язу белән туры киләме, артистлар бит тәхәллүс яки шартлы исем ала http://www.azatliq.org/content/article/24271632.html
- Татарстан һәм Башкортстан якларында татар концертларына беркайчан да кытлык булмады Шуңа күрә мәрхүм әтиемнең исемен – Марсель дигән исемен үземә тәхәллүс итеп алдым http://www.azatliq.org/content/article/3544077.html
- Бәйге инде ничәнче ел рәттән “Татэнерго” ширкәте ярдәме белән оештырыла Барлык әсәрләр дә тәхәллүс белән тапшырылырга тиеш иде, жюри объектив булсын өчен... http://www.azatliq.org/content/article/24806712.html
- Николай Әсәнбай 1921 елда Бакалы районы Ахман авылында туа Утызынчы елларда әтисен кулак дип, авылдан сөрергә булалар Бакалы керәшене Николай үзенә Нәҗип дигән тәхәллүс ала http://www.azatliq.org/content/article/24381358.html
- һәм күп бүтән
Шактый зур кулланышы икән, шуңа күрә Тәхәллүс исемле мәкаләне калдырырга чакырам. Баштарак Псевдонимның тик географик төре - тәхәллүс хәзер инде гомуми төшенчәгә киңәйтелгән икән.--Kitap (бәхәс) 28 окт 2014, 11:35 (UTC)
- Камский тәхәллүскә туры килсә дә, чынында инде ул ерак бабайның сценик псевдонимыннан ясалган фамилия. Ә матбугатта кулланышны күрсәткән башка мисаллар үзләре ялгыш. Журналистлар сүзлекләрдә теркәлгән ялгыш мәгнәгә иярәләр. Әйтик кеше Николай урынына Нәҗип итеп йөртелергә теләгән икән, бу тәхәллүс тә, псевдоним да түгел, чыннан да күбрәк кушаматка охшаган. Әйтик минем күрше Габделхәй Гена исеменә эндәшә, ә бит ул язучы-артист түгел. - Derslek (бәхәс) 28 окт 2014, 12:28 (UTC)
- Сез биредә язасыз ике төшенчәгә дә берәр аерым мәкалә кирәк, ә мәкаләдә шушы ике төшенчәне «скрестить» итеп маташасыз, тәхәллүснең туры мәгнәсен искергән дип язып: [1]?--Derslek (бәхәс) 28 окт 2014, 12:36 (UTC)
Сез нәрсә тәкъдим итәсез: өч аерым мәкалә - псевдоним, тәхәллүс, кушамат - булдырыргамы? Бәлки, өч төшенчә бер мәкаләгә берләштерергә, әгәр тәхәллүс сүзе хәзер псевдоним мәгънәсендә заманча китаплар, мәкаләләрдә актив кулланыла икән, димәк тәхәллүс исемле мәкалә Татвикидә дә булсын, псевдоним, тәхәллүс термины тарихын мәкаләдә тасвирлыйбыз, шушы тәкъдим.--Kitap (бәхәс) 28 окт 2014, 13:14 (UTC)
- Derslek әфәнде, сез күрсәткән цитата буенча гарәпләрнең бу сүзне ничек кулланганын күреп була. Азатлык радиосының материаллары Татар Википедиясендә терминнар ягыннан Википедия:Абруйлы чыганаклар рәтенә керә дип уйлаган идем... Алар үз тапшыруларында иң киң таралган терминнар кулланырга торыша түгел мени? -- frhdkazan (бәхәс) 28 окт 2014, 14:20 (UTC)
- Бу өч төшенчәгә килгәндә: Кушаматны (прозвище) кушалар, тәхәллүсне һәм псевдонимны исә сайлыйлар. Мәсьәләгә бәйле мәкалә исеменә килгәндә: бу бәхәс дәвамында соңгы ике сүзгә карата китерелгән мәгълүматлар нигезендә алар татар телендә баштарак төрле мәгънәләрне белдерү өчен кулланылса, бүгенге көндәге телдә исә синонимга әйләнде дип әйтергә була (моңа аерым бер бүлек багышлау урынлы булыр дип саныйм). Google мәглүматлары буенча, тәхәллүс отышлырак дип күренә: "тәхәллүс"=2570 кулланылыш (һәм күбесе әдипләргә багышланган мәкаләләрдә, танылган татар шәхесләрнең шәхси сайтларында, форумнарда һ.б.), "псевдонимы буенча/астында"~=3000 кулланылыш (тик русчалары да кергәли). - frhdkazan (бәхәс) 28 окт 2014, 18:36 (UTC)
- Нокта куяр өчен, абруйлы чыганакка мөрәҗәгат итәргә кирәк. Әгәр кемдә дә булса татарча «Әдәби сүзлек» табылса, бирегә языгыз. --Derslek (бәхәс) 7 ноя 2014, 17:55 (UTC)
Төп мәкалә - «Наци Алмания» түгел (гарип калька), Өченче рейх. --Derslek (бәхәс) 7 ноя 2014, 17:51 (UTC)
- Бәлки Нацист Алманиясендә китапларны яндыру - Natsist Almaniäsendä kitaplarnı yandıru - әйбәтрәк булыр иде? Өченче Рейх - нацист Алманиясенең рәсми булмаган атамасы, үзисеме. Җитмәсә шушы яндырулар тик 1933 елда булган, шул вакытта башка илләр нацистлар тарафыннан басып алынмаган әле, Алмания Рейхка (димәк зур империягә) әверелмәгән әле. Шулай ук башка Викидә нәкъ Нацист Алманиясе сүзе мәкаләнең исемендә телгә алына. Шулай итеп, Natsist Almaniäsendä kitaplarnı yandıru -га күчерүне тәкъдим итәм.--Kitap (бәхәс) 7 ноя 2014, 18:46 (UTC)
- Нацист Алмания яки СССРда кабул ителгән Фашист Германиясе дип язу бик кискен яңгырый, чөнки бу - сугыш вакытында дошманга кулланылган атамалар. Өченче рейх яки das Dritte Reich тарихи күзлектән дөресрәк. - Derslek (бәхәс) 14 ноя 2014, 05:38 (UTC)
- Фашист Германиясе чыннан да дөрес түгел төшенчә, ләкин Нацист Алманиясе - дөрес атамасы, башка Викигә карыйк: мәкаләнең исеме - Nazi book burnings, Quema de libros por los nazis (1933), Nazisternes bogbrænding, Нацистичко спаљивање књига, Nasjonalsosialistenes bokbrenning яки Bücherverbrennung 1933 in Deutschland, Autodafés de 1933 en Allemagne, һәр мәкаләдә Нацист яки Алмания атамасы телгә алына, беркайда Өченче Рейх турында сүз бармый (Рейх турында буйсындырудан соң гына әйтеп була). Нацист Алманиясе кискен түгел, ә дөрес яңгырый, чөнки нацистлар хакимияттә булганнар бит. --Kitap (бәхәс) 14 ноя 2014, 09:56 (UTC)
- Бу башкорт авторының әсәрләре Татарстанда шул исем белән нәшер ителә: [2]. - Derslek (бәхәс) 15 ноя 2014, 12:04 (UTC)
- Китапның тышлыгын күрми торып, ышануы авыр. Татарстан милли китапханәсе Абдулхак Игебаев дип әйтә: 101 биттә.[3]
Әбделхак Игебаевка риза. --Әмир (бәхәс) 15 ноя 2014, 15:16 (UTC)
- Риза--E737 (бәхәс) 17 дек 2014, 10:57 (UTC)