Гөрҗистан

(Görcistan битеннән юнәлтелде)


Грузия (гөрҗ. საქართველო Сакартвело, шулай ук Гөрҗистан) — Алгы Азиядә (күпчелек инглизтелле чыганаклар дәүләтне Көнчыгыш Европага кертәләр), Кавказ артының көнбатыш өлешендә, Кара диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт.

Гөрҗистан
Байрак
Илтамга
Шигарь ძალა ერთობაშია Edit this on Wikidata
Башкала Тбилиси
Халык саны 3 717 100 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 25 декабрь 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+04:00
Рәсми тел гөрҗи теле, абхаз теле
География
Мәйдан 69,700 км²
Координатлар 42°N 44°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Гөрҗистанның министрлар кабинеты
Дәүләт башлыгы исеме Грузия президенты
Дәүләт башлыгы Саломе Зурабишвили
Хөкүмәт башлыгы Ираклий Кобахидзе
Карта
Диннәр Грузинская православная церковь Edit this on Wikidata
Икътисад
ТЭП 24 605 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Туу күрсәткече 1.816 (2014)[1]
КПҮИ 0.802 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 73.261 ел (2016)[3]
Джини коэффициенты 34.5 (2020)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[5]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[6]
Телефон коды +995
ISO 3166-1 коды GE
ХОК коды GEO
Интернет домены .ge

Гөрҗистан көньякта Әрмәнстан һәм Төркия, көньяк-көнчыгышта Азәрбайҗан һәм төньякта Россия белән чиктәш.

Абхазия һәм Көньяк Осетия территорияләре грузин хөкүмәте тарафыннан идарә ителми һәм Гөрҗистан хөкүмәте буенча Россия тарафыннан басып алынган Гөрҗистан өлешләре дип саналалар. Россия һәм БМО-ның башка дәүләтләре 20082009 елларда Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында таныдылар. Күпчелек көнбатыш дәүләтләре Россиянең гамәлләрен сүгеп, Гөрҗистанның территориаль бөтенлеген яклап чыгыш ясадылар. Гөрҗистан хакимиятләре тарафыннан идарә ителүче территория көнбатышта Абхазия, төньякта Көньяк Осетия белән чиктәш.

Абхазиядә һәм Көньяк Осетиядә үткәрелгән бөтен халкы референдумда Гөрҗистаннан мөстәкыйльлеген якланган.

Россия Федерациясе белән дипломатик мөнәсәбәтләр 2008 елда Гөрҗистан тарафыннан өзелде. Россия белән дипломатик элемтәләр Швейцария илчелеге аша үткәрелә.

Гөрҗистан 2008 елгы сугыштан соң БДБ оешмасыннан чыгып китте.

Географиясе

үзгәртү

Гөрҗистан табигате күп төрле. Территориясе биек вә урта биеклектәге таулар, калулыклар, түбәнлеләр, яссытаулык вә платолардан гыйбарәт. Җөмһүриятнең төньягын Зур Кавказның урта өлеше биләп тора. Гөрҗистанның иң биек ноктасы — Шһара тавы (5068 м). Зур Кавказның Гөрҗистандагы көнбатыш өлешендә карст киң таралган, көнчыгышта яшь янартау корылмалар бар. 

Дәүләт төзелеше

үзгәртү

Гөрҗистан — демократик җөмһүрият. 1995 елда кабул ителгән конституция нигезендә дәүләт вә башкарма хакимият башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Иң югары канун чыгаручы хакимият органы — парламент.

2017 елда кабул ителгән ил Конституциясе нигезендә, 2018 елгы сайлаулар Гөрҗистан президентын туры тавыш бирү юлы белән соңгы сайлаулар булып тора. 2024 елда булачак сайлауларда Сайлау Коллегиясенең 300 әгъзасы тавыш бирәчәк. Сайланган президентның вәкаләтләре чикле булачак[7].


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Последние прямые президентские выборы в Грузии перешли во второй тур. BBC, 29.10.2018

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү