Яңгураз (Тамбов өлкәсе)

ЯңгуразТамбов өлкәсенең көньягында урнашкан татар авылы. Уварово районына карый. Өлкәдәге ике татар авылының берсе, икенчесе — Күршә (Татарщина).

Яңгураз
Карта
Ил Россия
Өлкә Тамбов өлкәсе
Район Уваров районы
Координатлар 51°50'18"тн, 41°57'57"кнч
Беренче телгә алу 1795
Халык саны 756 кеше
Милли состав татарлар (96%)
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 393475

Тарихи белешмә үзгәртү

Төмән өязе Яңгураз авылыннан килгән 20 гаилә нигез салган. Алар 1795 елда Дәүләт мөлкәте Палатасына аларны Тамбов губернасының Төмән өязеннән Борисоглебски өязенә күчерүләрен сорап мөрәҗәгать белән чыгалар. Авыл башта Енгуразовские выселки дип аталган.

Кызыклы дитәл, янәшә Ишеевские выселки икенче татар авылы урнашкан булган. Анысы да һичшиксез, Төмән өязендәге Ишәй (хәзер рус авылы) авылыннан килүчеләр нигезли. Бу авылның халкы соңрак Яңгыразга күченеп бетә.

Яңгыраз Тамбовдан 110 чакрымда, өяз шәһәреннән 50 чакрымда, тимер юл станциясенә 27 чакрым. 1880 елда 178 җанга 720,9 дисәтинә җир туры килгән (җан башына уртача 6). Печәнлекләр, урманнар бер дә булмаган, чөнки әйләнә-тирә ягы — кара туфраклы дала. Мәчет һәми мәдрәсәләре була. Шактый бай авыл була. 43 йортта 120 елкы, 48 мөгезле эре терлек һәм 370 сарык исәпләнгән[1].

Совет заманында Яңгыразда рәсми булмаган мәчет ябылмыйча эшләгән. 2004 елда авылда яңа таш мәчет салынган.

Ике катлы мәктәп, медпункт, элемтә бүлеге, китапханә бар. Урамнары асфальтланган, суүткәргече бар. Яңгыразда туган 600 кеше Мәскәү, Красноярск һәм Тамбовда яшиләр.

Искәрмәләр үзгәртү