Зур Татар Карае (рус. Большое Татарское Караево) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Рәсми рәвештә авылга нигезне Темников татарлары 16 гасырда салган дип санала. 1866 елда авылда 51 йорт исәпләнгән.

Зур Татар Карае
Карта
Ил Россия
Өлкә Мордовия
Район Темников районы
Координатлар 54°42'7"тн, 43°13'43"кнч
Халык саны 231 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча топонимы Большое Татарское Караево

Сыйфатлама үзгәртү

Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татар Акчура Караевтан (Акчура Карайдан) килеп чыккан. Соңрак, 1685 елда, авыл Алмакай Теребердыевка күчкән.

Хәзерге Зур Татар Карае, язучы Фәүзия Бәйрәмова сурәтләгәнчә, урман эчендә утырган җыйнак кына авыл. Урманның икенче ягында - атом шәһәре Саров (Сарыкылыч) урнашкан.

Бу тирәдә Карайлар өчәү – Бәләкәй Татар Карае, Рус Карае һәм Зур Татар Карае. 17 гасырда Карайга рус крепостнойлары күчерелә. Бәләкәй Татар Карае русныкы белән кушылып беткән, дияргә була, алар картада да бер авыл итеп күрсәтелгән. Ә менә Зур Татар Караен рус авылыннан тирән чокыр аерып тора, мәчете дә бар.

Авылда элек башлангыч мәктәп булган, хәзер аны Рус Караена күчергәннәр. Югыйсә, Рус Караенда балалар юк дәрәҗәсендә, ә Зур Татар Караенда һәр гаиләдә өчәр бала икән. Авыл халкы тоташы белән татарча гына сөйләшә, балалар русчаны Рус Караена мәктәпкә баргач кына өйрәнәләр. Авылда яшьләр күп, биредә читкә китмиләр, халыкның күпчелеге ит белән сәүдә итә, тирә-як шәһәрләрне хәләл ит белән тәэмин итә.

Төп фамилияләр Поздняковлар, шулай ук Ялышев, Кичемасов, Чекашевлар.

Чыганаклар үзгәртү