Рус Карае (рус. Русское Караево) — Мордовиянең Темников районына керүче рус-татар авылы.

Рус Карае
Карта
Ил Россия
Өлкә Мордовия республикасы
Район Темников районы
Координатлар 54°41'7.195"тн, 43°13'57.302"кнч
Халык саны 283 кеше
Милли состав татарлар, руслар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча топонимы Русское Караево

Сыйфатлама үзгәртү

Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татар Акчура Караевтан (Акчура Карайдан) килеп чыккан. Соңрак, 1685 елда, авыл Алмакай Теребердыевка күчкән.

Бу тирәдә Карайлар өчәү – Бәләкәй Татар Карае, Рус Карае һәм Зур Татар Карае. Рус Карае Бәләкәй Татар Карае белән кушылып беткән, дияргә була, алар картада да бер авыл итеп күрсәтелгән. Ә менә Зур Татар Караен рус авылыннан тирән чокыр аерып тора, мәчете дә бар.

Авылда төп (9-еллык) мәктәп бар. Укучылар саны 53. Милләтләре буенча татарлар — 28, руслар — 20, чегәннәр — 5.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү