Баймак районы

(Башкортстанның Баймак районы битеннән юнәлтелде)

Баймак районы – Башкортстан эчендәге муниципаль район.

Баймак районы
баш. Баймаҡ районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Атама Баймаҡ районы
Дәүләт  Россия
Башкала Баймак
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм YEKT[d]
Халык саны 58 572 (2010)[1][2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 562 метр
Нәрсә белән чиктәш Әбҗәлил районы, Бөрҗән районы, Зилаер районы, Хәйбулла районы һәм Чиләбе өлкәсе
Мәйдан 5432 км²
Почта индексы 4536ХХ
Рәсми веб-сайт baimak.ru
Харита сурәте
Позиционная карта
Җирле телефон коды 34751
Номер тамгасы коды 02 һәм 102
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Баймак районы Викиҗыентыкта
Район башлыгы

Белешмә

үзгәртү

Баймак районы 1930 елны барлыкка килгән. Баймак районы Башкортстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Үзәге Баймак шәһәренә кадәр Уфадан 489 км юл узарга кирәк. Район территориясендә урнашкан Сибай шәһәрендә тимер юл станциясе бар.

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Мәгариф

үзгәртү

Төбәктә мәктәпкәчә булган 59, 21 – төп, 45 – урта, 5 өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләп килә[4]. Шулай ук Баймак лицей-интернаты, 1нче Эткол авылында республика компьютер лицее эшли. Түбә балалар йортында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар тәрбияләнә. Ишбирдедә мәктәп яны интернатында күрше авылдан йөреп укучы балалар яши. Баймак авыл хуҗалыгы техникумы, 105нче һөнәри училище һәм Уфа ягулык-энергетика колледжының филиалы уңышлы эшли һәм районда гына түгел, якын-тирәдәге районнарны да белгечләр белән тәэмин итә. Район мәгарифе республиканың мәгариф министрлыгының җылысын һәрдаим тоеп яши. 1990 елдан алып районда барысы 26 мәктәп, (шуларның 17се төпкел авылларда) ачылды. Шушы елларда биш балалар бакчасы сафка тапшырылган.

Соңгы елларда Йомаш, Ишәй авылларында урта мәктәп, Күлтабан авылында мәдәни-белем бирү үзәге ачылды. Габделкәрим авылында социаль-белем бирү үзәге сафка тапшырылачак, Баймак авыл хуҗалыгы техникумы реконструкциядән соң үз ишекләрен ачачак. Баймак шәһәренең 4нче, Ургаза мәктәпләренә дә капиталь ремонт үткәрелде.

Баймак районында укучыларга 2 меңнән артык педагог белем бирә. Үсеп килүче яшь буынга белем бирүдә һәм тәрбияләүдә күрсәткән уңышлары һәм район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен районның 420 педагогы төрле дәүләт наградаларына лаек булган.

2008-2009 уку елында районда 460 укучы урта мәктәпне, 835 кеше IX сыйныфны тәмамлаган. Мәктәпне 8 укучы – алтын, 23 бала көмеш медаль белән бетергән. 2010 елда Баймакта 830 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап узачак.

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә 7645 – башкорт, 842 – рус, 337 – башка төрле милләт балалары белем ала. Башкорт телендә – 5965, рус телендә 2859 укучы белем ала. Шуларның 1179ы башка милләт балалары башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә.

Матбугат

үзгәртү

Баймак районы hәм шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите "Сакмар".

Демография

үзгәртү

Соңгы елларда районда демографик хәлнең яхшыра баруы куанычлы хәл, 2009 елда 873 бала дөньяга аваз салган. Бу, 2008 елның шул чоры белән чагыш-тырганда, 123 балага күбрәк.

Халык саны
1939[5][2]1959[6][2]1970[7][2]1979[8][2]1989[9][2]2002[10][2]2008[11]2009[12]2010[1][2]2012[13]
58 97151 07360 19555 97058 55644 21456 30456 12458 57258 028
2013[14]2014[15]2015[16]2016[17]2017[18]1 гый 2018[19]1 гый 2019[20]2021[21]
57 71257 28357 22657 17657 04356 39055 77054 946

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  3. Ләйлә Аралбаева. Радий Хәбиров Баймаҡ районының яңы башлығына уңыштар теләне. Башинформ, 18.11.2024
  4. http://omet-ufa.ru/zxcvq364.html(үле сылтама)
  5. СССР җанисәбе (1939)
  6. СССР җанисәбе (1959)
  7. СССР җанисәбе (1970)
  8. ССҖБ җанисәбе (1979)
  9. СССР җанисәбе (1989)
  10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  11. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  12. Оценка численности Республики Башкортостан постоянного населения на 1 января 2009-2016 годов
  13. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  14. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  15. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
  16. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  17. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  18. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  19. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  20. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  21. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)

Чыганаклар

үзгәртү