Норвегия
Норвегия корольлеге (норв. Kongeriket Norge, нюнорск Kongeriket Noreg), Норвегия (тат. Нурвәҗ[49]) — Төньяк Европада, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Швеция, Финляндия һәм Россия белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Баренц диңгезе, көнбатышта Норвег диңгезе, көньяк-көнбатышта Төньяк диңгез тарафыннан юыла.
Ил исеме борынгы скандинав Norðrvegr сүзеннән («төньякка юл») барлыкка килә.
Норвегигә шулай ук Шпицберген архипелагы, Ян-Майен һәм Бьёрнёйа керә. Атлантик океанның көньяк өлешендә урнашкан Буве утравы Норвегиягә буйсынган территория булып санала. Моннан тыш Норвегия Антарктикада үз җиренә дәгъва кыла[50].
Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә Норвегия дөньяның иң уңышлы илләрнең берсе санала [51][52]. Шулай ук илдә хакимиятнең журналистларга басымы юк дип әйтелә [53].
Географик мәгълүмат
үзгәртүНорвегия Скандинавия ярымутравының төньяк-көнбатышы территориясе буенча сузыла (иң киң урында — 420 км). Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Швеция (чик буе — 1630 км), Финляндия (760 км) һәм Россия (196 км) белән чиктәш.
Сәясәт
үзгәртүНорвегия — конституцион монархия һәм парламент демократиясе принципларына нигезләнгән унитар дәүләт. Илдә кайбер төзәтүләр ясалган 1814 елгы конституция гамәлдә. Дәүләт башлыгы булып король санала. 1991 елдан бирле бу исемне Һаральд V йөртә.
Парламент
үзгәртүКанун чыгару хокукына икепалаталы парламент — Стортинг ия. Аңа 169 депутат керә. Стортинг 4 ел саен сайлана.
Мәхкәмә
үзгәртүАдминистратив-территориаль бүленеш
үзгәртүАкча һәм салымнар
үзгәртүИлдә хезмәт хакы зур булу белән бергә, салымнар да саллы гына. Аена 3 мең доллар алучы “хәерчеләр” 36 процент салым, урта сыйныф – 48 процент, миллионерлар 52 процент түли. Дәүләтнең шундый салым сәясәте аркасында биредә череп баеганнар юк. Идән юучы белән банкир арасында аерма 3 мәртәбә генә.
Илдәге мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары, балалар пособиеләре, пенсияләр, юл төзелешләре, аэропортлар, шәһәр инфраструктурасы, экология, югары технологияләр һәм башкалар менә шушы салымнар хисабына финанслана. Туучылар санын арттыру максатыннан Һәрбер балага 18 яшькә җиткәнче ай саен 150 доллар пособие бирелә. Пенсиягә 67 яшьтән чыгалар. Пенсиянең күләме иң югары хезмәт хакының 60 процентын тәшил итә. Эшсезләр (болар гадәттә предприятие банкротлыкка чыгу сәбәпле эш урыннарын югалтучылар) 3 ел дәвамында үзләренең соңгы хезмәт хакларының 90 проценты күләмендә пособие алалар.[54]
Халык
үзгәртүМилләтләр
үзгәртүТелләр
үзгәртүДин
үзгәртүТарих
үзгәртү- Төп мәкалә: Норвегия тарихы
Тарихы язылмаган чор
үзгәртүИртә мезолит дәверендә Норвегия территориясенә ике аучылар һәм туплаучылар кардәш мәдәниятле кабилә кергән. Алар Фосна һәм Комса һәйкәлләре буенча аталганнар. Боз чоры тәмамлануга Норвегия климаты аеруча кешеләр өчен уңайлы булган, шул сәбәпле Норвегия Җир шарында кешеләр иң күп яшәгән территорияләрдән булган.
Икътисад
үзгәртү1970 нче елларга кадәр Норвегия диңгезчеләр, балыкчылар һәм урман кисүчеләр яши торган бай булмаган илләр рәтендә йөргән. Ләкин 1969 елда Ставангер авылы тирәсендә нефть һәм табигый газ ятмалары табалар. Шуннан соң илдәге тормыш тамырдан үзгәрә. Норвегиялеләр бу уңайдан референдум үткәрәләр һәм шуның нәтиҗәләре нигезендә, беренчедән, бу байлыкларны мәңге хосусыйлаштырмаска, ягъни бары тик дәүләт милке итеп калдырырга дигән фикергә киләләр, икенчедән, нефть һәм газ сатудан кергән акчаның нәкъ яртысын, әлеге запаслар беткәч файдаланырга дип, киләчәк буыннар фондына күчереп барырга булалар. Хәер, табышның калган икенче яртысы аларга Төньяк Европада тормыш дәрәҗәсе иң югары булган илләр рәтенә керергә мөмкинлек бирә. Норвегия – “кара алтын” сату буенча дөньяда өченче урында тора. Норвегиянең уңышы илдәге нефть ятмаларында һәм аны сатудан кергән акчаны дөрес куллануда. Шуңа күрә бүген монда заманында СССР гражданнары күз алдына китергән коммунизм хөкем сөрә. Биредә хәерчеләр, эшсезлек юк. Хәтта идән юучы булып эшләүче дә ике дә уйламыйча үзенә йорт сатып ала ала – эшле кешегә банк һәрвакытта да ссуда бирә.[54]
Мәдәният
үзгәртүДәүләт һимны (рәсми өлеше)
үзгәртүJa, Vi Elsker Dette Landet
Ja, vi elsker dette landet,
som det stiger frem,
furet, værbitt, over vannet,
med de tusen hjem.
Elsker, elsker det og tenker
på vår far og mor,
og den saganatt som senker
drømmer på vår jord,
og den saganatt som senker,
senker drømmer på vår jord.
Norske mann I hus og hytte,
takk din store Gud!
Landet ville han beskytte
skjønt det mørkt så ut.
Alt hva fedrene har kjempet,
mødrene har grett,
har den Herre stille lempet,
så vi vant vår rett.
har den Herre stille lempet,
så vi vant, vi vant vår rett.
Ja, vi elsker dette landet,
som det stiger frem,
furet, værbitt, over vannet,
med de tusen hjem.
og som fedres kamp har hevet
det av nød til seir,
også vi, nar det blir krevet,
for dets fred slår leir,
også vi, nar det blir krevet,
for dets fred, dets fred slår leir!
Туган илне яратабыз
Туган илне яратабыз,
Урман-тауларын,
Чал диңгезен, туң җилләрен,
Мең-мең йортларын.
Туган учак – ул сөекле
Ата-анабыз:
Суыгында, кояшында
Хозурланабыз,
Суыгында, кояшында
Аның хозурланабыз.
Данла, илем, язмышыңны:
Шомлы көнеңдә
Тәңре сине ярлыкады
Җир итәгендә.
Канлы корбан биреп кенә,
Керми сугышка,
Ирештең үз ирегеңә,
Тыныч һәм мул тормышка.
Туган илне яратабыз,
урман-тауларын,
чал диңгезен, туң җилләрен,
ак болытларын.
Ата-баба көрәшкән күк,
без дә дауларбыз,
мәңге иминлек хакына
җиңү яуларбыз,
мәңге иминлек хакына
җиңү, җиңү яуларбыз!
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://lovdata.no/dokument/NL/lov/1814-05-17
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 3,0 3,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/norway
- ↑ 6,0 6,1 https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/no.html
- ↑ https://kartverket.no/Kunnskap/Fakta-om-Norge/Hoyeste-fjelltopp-i-kommunen/hoyeste-fjelltopp-i-hver-kommune/
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 https://www.regjeringen.no/nb/dokumenter/norge_internasjonalt/id87594/
- ↑ http://mtcr.info/partners/
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/NORWAY
- ↑ http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1 — Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/norway
- ↑ http://mcce-mil.com/wp-content/uploads/glance/MCCE-AT-A-Glance-September-2017.pdf — Movement Coordination Centre Europe.
- ↑ https://www.sacprogram.org/en/Pages/The%20Strategic%20Airlift%20Capability.aspx — Strategic Airlift Capability.
- ↑ https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=en — Халыкара гидрография оешмасы.
- ↑ https://www.iea.org/countries/membercountries/ — Халыкара энергетика агентлыгы.
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=223
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://www.touteleurope.eu/les-pays-membres-de-l-espace-schengen.html
- ↑ https://www.dhs.gov/visa-waiver-program-requirements
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/norway
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.gbif.org/country/NO/participation
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ https://holocaustremembrance.com/countries/norway
- ↑ https://www.ssb.no/befolkning/folketall/statistikk/befolkning
- ↑ 32,00 32,01 32,02 32,03 32,04 32,05 32,06 32,07 32,08 32,09 32,10 32,11 32,12 32,13 32,14 32,15 32,16 32,17 32,18 32,19 32,20 32,21 32,22 32,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ 33,00 33,01 33,02 33,03 33,04 33,05 33,06 33,07 33,08 33,09 33,10 33,11 33,12 33,13 http://www.statkart.no/Documents/Standard/SOSI-standarden%20del%201%20og%202/SOSI%20standarden/SOSI%20standarden%204.5/Administrative%20og%20statistiske%20inndelinger-4%205.pdf
- ↑ 34,0 34,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 35,0 35,1 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2023.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 38,0 38,1 38,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ Arealstatistikk for Norge — Государственная служба картографии и кадастра Норвегии, 2019.
- ↑ https://www.forschungsinformationssystem.de/servlet/is/325069/
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 44,0 44,1 https://www.ssb.no/en/ekteskap/
- ↑ https://www.worldatlas.com/articles/the-highest-literacy-rates-in-the-world.html
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=NOR
- ↑ 48,0 48,1 48,2 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ https://darul-kutub.com/uploads/books/065ef0a9869dc0b1190b9e1ef33250847afbcecc.pdf
- ↑ Боз эрегән саен Арктика белән кызыксыну арта — Азатлык радиосы
- ↑ Дөньяның уңышлы илләре: Россия түбән тәгәрәде — Азатлык радиосы
- ↑ Newsweek: дөньяның иң яхшы иле – Финляндия — Азатлык радиосы
- ↑ Россиядә матбугат иреге 140нчы урында дип бәяләнде — Азатлык радиосы
- ↑ 54,0 54,1 Норвегиядә ничек яшиләр? / Халидә МИНҺАҖЕВА әзерләде / – № 58 (10678), 14 май, 2005, archived from the original on 2014-09-22, retrieved 2012-08-14
Сылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |