Әзербайҗаннар

(Azärilär битеннән юнәлтелде)

Әзербайҗаннар яисә азәрбайҗанлылар (әзери. azərbaycanlılar) — Азәрбайҗан халкының төп һәм Төньяк Иран халкының шактый өлешен алып торган, төрки телле халык. Гомуми саннары — 24 миллионнан артык кеше. Антропологик яктан әзериләрнең күп өлеше европеоид расасының каспий тибына карый.

Әзербайҗаннар
Үз аталышы

Азәрбайҗанлылар

яшәү җире

Азәрбайҗан: 8,73 млн.[1][2] Иран:  16 млн. нан артык[3][4][5] АКШ: 100 мең[чыганак күрсәтелмәгән 5649 көннәр] Россия: 622 мең[6] Гөрҗистан: 284 мең[7] Төркия: 800 мең[8]

Алмания: 120-140 мең[9]
Теле

Азәрбайҗан теле

Дине

күбесе мөселман-шигыйлар

 Әзербайҗаннар Викиҗыентыкта

Таралыш

үзгәртү
 
Иранның этнографик харитасы. Азәрбайҗаннар шәмәхә төс белән күрсәтелгән

Азәрбайҗанда 8 миллионнан артык әзери яши. Алар ил халкының 91 % тәшкил итәләр. Әзербайҗаннан башка әзериләр Иранда да яшиләр. Андагы Көнбатыш Азәрбайҗан, Көнчыгыш Азәрбайҗан, Ардебиль, Зенҗан, шулай ук Көрдстан һәм Һәмәдан вилаятьләренең көнчыгыш районнарында, Казвин вилаятенең төньяк районында күпчелекне тәшкил итәләр. Тәһран, Кереҗ, Мешхед шәһәрләрендә зур мәһәлләләре бар.

Россиядә әзериләр тарихи Көньяк Дагстанда яшиләр. 2002 елгы халык исәбе буенча, анда әзериләрнең саны — 111 656 кеше[10]. Хәзерге вакытта күбесе Дербент районында (55,7 %) һәм шулай ук Табасаран (18 %), Рутул (4 %) һәм Кизляр (3 %) районнарында яшиләр.[11] Совет һәм постсовет заманыннарындагы эчке миграцияләр, әзериләр әзме-күпме Россиянең күп регионнарында бар.

Гөрҗистандә әзериләр, Тбилисидан тыш, көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм үзәк районнарда яшиләр: Марнеули, Болниси, Дманиси, Гардабани (әлеге 4 регионда алар абсолют чагыштырма күплекне тәшкил итәләр), Сагареджо, Каспи, Мцхета, Цалка, Лагодехи, Карели, Тетри-Цкаро, Гори и Телави. Әзеериләрнең бер өлеше Рустави һәм Дедоплис-Цкаро шәһәрләрендә яши.

Әрмән-Азәрбайҗан конфликтына (1988) кадәр әзери торак пунктлары Әрмәнстанның күп төбәкләрендә була. Ереванда алар Октябрь инкыйлабына кадәр иң зур этник төркем булалар.[12] Төркиядә әзериләр Әрмәнстан белән чиктәш районнарда (Карс һәм Игдыр вилаятьләре һәм Эрзурум вилаятенең Шенкай төбәге) яшиләр. Постсовет чорында туган илләреннән мөҗаһирлеккә китәргә мәҗбүр булган әзербайҗаннар Төркия шәһәрләрендә төпләнеп калалар.

Төрекмәнстанда әзериләр күпләп Төрекмәнбашы һәм Ашхабад шәһәрләрендә яшиләр[13].

Шулай ук әзериләр Аурупада, АКШ, Канада, Украина, Үзбәкстан, Казакъстанда һәм элекеге ССРБ күп төбәкләрендә.

Телләре – азәрбайҗан теле, төрки телләрнең көньяк-көнбатыш (угыз) тармагына карый һәм фарсы-гарәп телләренең зур йогынтысын кичергән. Азәрбайҗан телендә илнең 95 % халкы сөйләшә. Диалект төркемнәре: көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньяк. Әзериләр арасында шулай ук рус, (Азәрҗайҗан, Россия, Гөрҗистандә), фарсы (Иранда) һәм төрек телләре таралган. XX йөз дәвамында әзериләр язуы өч мәртәбә үзгәртелә — башта латин, аннары — кириллик имлялар (1958 елда бу әлифба кириллицага нигезләнгән, ләкин әзери теленә күбрәк яраклаштырылган язу белән алмаштырыла). 1991 елда Азәрбайҗанда латин графикасына кайталар.

Әзериләрнең төп массасы, иран һәм кавказ әзериләренең күп өлешендә таралган, шигый ислам (Җәгъфәр мәзхәбе) вәкилләре булып торалар.

Сөнниләр (хәнәфиләр) Азәрбайҗанның төньяк, төньяк-көнчыгыш һәм кайбер үзәк районнарында күпчелекне тәшкил итәләр. Гөрҗистан һәм Төркиянең азәрбайҗаннарында сөнниләр дә шигыйлар да бар. Зур булмаган санда баһаи, нәсариләр һәм зороастрийлар бар.

Көнкүреш

үзгәртү
 
Тәбриз әзериләре теккән типик келәм

Шәһәр халкының гадәти шөгыле — келәм тегүчелек, алтын һәм ювелир эшләнмәләр ясау, таш һәм агачны эшкәртү,[14] XIX гасырдан соң — сәнәгать; авылныкы — җир эшкәртүчелек, мамыкчылык, бакчачылык, йөземчелек, ефәкчелек, техник культуралар үстерү, көтүле сарыкчылык, эре мөгезле терлек үстерү. Мөһим ярмалы культуралар — бодай, арпа, дөге, шулай ук тары, арыш, кукуруз, солы. ХХ йөз башына кадәр әзериләрнең бер өлеше ярымкүчмә тормыш алып бара[15][16].

Хәзерге вакытта әзериләрнең зур өлеше шәһәрләрдә яши. Гореф-гадәти авыл тораклары таралган планировкага ия, тауларда террассасыман, еш төзелгән яссы түбәле таш өйләр белән. Таулы һәм тигезлекле районнарда агач һәм чирпәле текә түбәле өйләр таралган. Төп төзү материаллары — таш һәм яндырылган кирпеч.

Этноним

үзгәртү

Электән Кавказ артының һәм Иран Азәрбайҗанының төрки халыклары үзләрен мөселманнар яки төрекләр дип атап йөрткәннәр. Көньяк Кавказны Россия империясе басып алганнан соң, руслар, аларны башка төркиләрдән аерып йөртү өчен, биредәге әзери халкын кавказ арты яки азәрбайҗан татарлары дип атап йөртә башлыйлар[17].

Азәрбайҗаннар этнонимы төрле төрләрдә XIX йөзнең академик әдәбиятында кулланылган. Брокгауз һәм Ефрон энциклопедиясендә әзериләрне әдербайҗаннар[18] дип аталган. Бу энциклопедиянең «Төрки-татарлар» мәкаләсендә кайбер галимнәр (аерым алганда, Ядринцев, Харузин, Шантр) әзериләрне әдербайҗаннар дип атарга тәкъдим итәләр, ләкин ул вакытта бу атама кулланышка керми[19]. Француз этнографы Жозеф Деникер, 1900 елда басылып чыккан хезмәтендә, әзериләрне, «адербайҗаннар, Фарсыстанның һәм Кавказның төркителле иранлылары» дип атый[20]. Әзериләр мохитендә «азәрбайҗанлылар» термины 1891 елда, «Кешкүл» гәзитендә тәкъдим ителә[21], ләкин бу этноним ССРБ заманында гына, 1930 елда кулланыла башлый. 1926 елгы халык исәбендә аларны төрекләр дип атаган булалар әле[22], ә инде киләсе, 1939 елгы исәптә аларны «әзериләр» буларак язалар[23].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. «Population by ethnic groups» 2007 елның 20 декабрь көнендә архивланган., The State Statistical Committee of Azerbaijan Republic (retrieved 19 June 2006).
  2. «Azerbaijan: ɹPeople» 2016 елның 9 июль көнендә архивланган., CIA Factbook. Azeri ethnic percentage of 90.6 % used to calculate population derived from Azeri census (retrieved 7 June 2006).
  3. Ethnologue report for language code:azb
  4. UNPO - Southern Azerbaijan, archived from the original on 2010-06-03, retrieved 2009-11-15 
  5. Islamic Fundamentalism In Azerbaijan: Myth Or Reality? - The Jamestown Foundation
  6. «Azerbaijanis in Russia» 2009 елның 26 октябрь көнендә архивланган., 2002 Russian Census (retrieved 7 June 2006)
  7. State Statistics Department of Georgia: 2002 census 2007 елның 6 октябрь көнендә архивланган. (retrieved 16 July 2006)
  8. «Turkey: Religions & Peoples» 2009 елның 14 декабрь көнендә архивланган., Encyclopedia of the Orient (retrieved 7 June 2006)
  9. Өзетбайҗанның Алманиядә илчелеге(үле сылтама) (алм.)
  10. Всероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России.
  11. «Гордость Отчизны» — Национальный состав Республики Дагестан, archived from the original on 2012-01-13, retrieved 2009-11-17 
  12. (Urısça) Энциклопедия Брокгауза и Ефрона: Эривань
  13. Р. Назаров. Национальные диаспоры в Туркменистане 2012 елның 21 гыйнвар көнендә архивланган.
  14. НАРОДЫ ДАГЕСТАНА
  15. Энциклопедия Брокгауза и Ефрона
  16. http://news.bbc.co.uk/hi/russian/in_depth/newsid_4670000/4670649.stm Том Де Ваал:Черный Сад.
  17. Демоскоп Weekly. «Алфавитный список народов, обитающих в Российской Империи»
  18. Энциклопедия Брокгауза и Эфрона. Тюрки.
  19. Энциклопедия Брокгауза и Эфрона. Тюрко-татары
  20. Joseph Deniker. The races of man: an outline of anthropology and ethnography. W. Scott, ltd., 1900, стр. 376
  21. Тадеуш Свентоховский. Русское правление, модернизаторские элиты и становление национальной идентичности в Азербайджане(үле сылтама)
  22. Всесоюзная перепись населения 1926 года
  23. Всесоюзная перепись населения 1939 года.