Авыргазы районы
Авыргазы районы — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Толбазы авылы.
Авыргазы районы | |
баш. Ауырғазы районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Атама | Ауырғаҙы районы |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Толбазы[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан[2] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм YEKT[d] |
Халык саны |
39 069 (1989)[3], 38 996 (2002)[4], 37 755 (2008)[5], 37 379 (2009)[6], 36 970 (2010)[7], 36 226 (2012)[8], 35 609 (2013)[9], 35 035 (2014)[10], 34 141 (2015)[11], 33 721 (2016)[12], 33 358 (2017)[13], 31 446 (2021)[14] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 205 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Кырмыскалы районы, Гафури районы, Стәрлетамак райуны, Әлшәй районы һәм Дәүләкән районы |
Мәйдан | 2014 км² |
Почта индексы | 4534ХХ |
Рәсми веб-сайт | aurgazy.bashkortostan.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 34745 |
Авыргазы районы Викиҗыентыкта |
Тарихи белешмә
үзгәртүАвыргазы районы 1930 елны оеша. Аның үзәге Яңа Карамалы авылында була, шуңа күрә район да Яңа-Карамалы районы дип атала.
1932 елны район Авыргазы елгасы исеме белән атала башлый, ә 1940 елда үзәк Толбазыга күчә. 1956 елда элекке Бозаяз районының 8 авыл советы Авыргазы районына күчә. Үз чиратында 1962 елда Авыргазы районы зурайтылган Кырмыскалы районы составы керә. Бу хәл 1963 елга кадәр дәвам итә.
Географик сыйфатлама
үзгәртүАвыргазы районы Башкортстанның үзәк бер өлешендә, Уфадан Ырынбур тракты буенча 86 км көньяккарак, Стәрлетамактан 35 км төньяккарак урнашкан.
Төньяктан Кырмыскалы, көнбатышта – Дәүләкән, Әлшәй, көньякта – Стәрлетамак һәм көнчыгышта Гафури районнары белән чиктәш. Көнбатыштан-көнчыгышка 54 км-га, төньяктан-көньякка 52 км-га сузылган. Авыргазы районының тулы мәйданы 2014 км². Район үзәге Толбазы авылы ике зур шоссе (Уфа-Ырынбур; Дәүләкән-Красноусол) юлы чатында урнашкан.
Район чикләреннән Агыйдел белән Өршәк агып тора. Башка елгалар: Авыргазы, Торсагали, Күзьелга, Үзән һ.б. – аларның кушылдыклары.
Районда 96 күл бар. Иң зур күлләр – Нагадак күле, Сөләйман күле, Мүклекүл, Артамак, Барское, Чобарат, Балыклыкүл, Зиреклекүл һ.б. Аларның иң зуры – Нагадак күле. Аның мәйданы – 50 га, тирәнлеге 36 м җитә.
Авыргазы районы урман-дала ягына карый. Урманнар районның 18% җирен алып тора.
Демография
үзгәртү1989[3] | 2002[4] | 2008[5] | 2009[6] | 2010[7] | 2012[8] | 2013[9] | 2014[10] | 2015[11] | 2016[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
39 069 | ↘38 996 | ↘37 755 | ↘37 379 | ↘36 970 | ↘36 226 | ↘35 609 | ↘35 035 | ↘34 141 | ↘33 721 |
2017[13] | 2021[14] | ||||||||
↘33 358 | ↘31 446 |
Табигый казылмалар
үзгәртүАвыргазы районында ерганаклар, елгалар һәм күлләр ярлары буенча кызыл балчык һәм ком катламнары чыга. Халык бу казылмаларны хуҗалык максатында файдалана. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң бу материалдан кирпеч сугалар.
Кәбәчтән ерак түгел Сахан карьеры – зур ком ятмасы булып тора. Стәрлетамак силикат кирпеч заводы бу карьер комын 1960нчы еллардан бирле ташый.
Нугадак белән Морадым авыллары тирәсендә бурташ карьерлары бар. Авыргазы ярлары буенча гипс ятмалары чыга. Кешеләр аны йортлар салганда яки каралты-курага нигез салганда файдалана. Өшкәтле ерганагы һәм Наумкино авылы тирәсендә зәгыйфь көрән күмер ятмалары очрый.
1970нче еллардан Степановка авылы янында нефть чыгарыла башлый. Болотино, Тукай, Исмәгыйль һәм Толбазы тирәсендә чыгарылган кара алтын торбалар буенча Степановка НППсына куыла, ахырга – Салават шәһәренә.
Икътисад ягы
үзгәртүАвыл хуҗалыгы
үзгәртүРайон икътисады авыл хуҗалыгына бәйле. Аграр өлкәдә 20 эре хуҗалык, 56 игенче-фермер хуҗалыгы, 14 меңнән артык шәхси хуҗалык бар. Район җиренең яртысын басулар алып тора.
Сәнәгать
үзгәртүТөп сәнәгать предприятиесе – «Ажемак» кирпеч заводы, Толбазы төзелеш материаллары комбинаты, асфальтобетон заводы, дивар блоклары заводы «Кызыл-Таш».
Танылган кешеләр
үзгәртү- Әбүбәкер Диваев (1855-1933), Тукай – мәгърифәтче
- Һади Килдебәк (1881-1949), журналист, педагог, язучы.
- Галимҗан Ибраһимов (1887-1938), Солтанморат – татар әдәбияты классигы
- Сөнгатулла Бикбулат (1886-1954), Балыклыкүл — татар галиме, язучы, укытучы
- Гыйбад Алпаров (1891-1936) – тел галиме, профессор
- Әмин Зөбәеров (1891-1964), Ишле— РСФСР халык артисты
- Якуп Чанышев (1892-1987), Тукай – генерал-лейтенант
- Муса Йосыпов (1896, Әпсәләм-1937) — 30 нчы елларда Татар педагогия институты, Татар академия театры директоры.
- Үзбәк Гыймадиев (1920-1987), Яңа Карамалы — татар әдәбият галиме, Кызыл таңның баш мөхәррире.
- Рамазан Байтимеров (1923-1989), Исмәгыйль – шагыйрь, Рөстәм Яхин музыкасына язылган «Туган ягым» җырына сүзләр авторы
- Бәхти Гайсин (1930-1991), Кешәнле – музыкант һәм композитор
- Салават Рәхмәтулла (1942―2021), Солтанморат – шагыйрь.
- Фәнүзә Нәдершина (1936, Морадым) — әдәбият галиме, Салават Юлаев премиясе.
- Рәшит Назаров (1944-2006), Торымбәт — башкорт шагыйре, С.Юлаев премиясе.
- Әнвәр Кәримов (1921-1961), Ибрай — хәрби очучы-сынаучы.
- Даниэль Карпов (1945), биология фәннәре докторы, атказанган укытучы.
- Зифа Нагаева (1956, Иске Итекәй), автор-башкаручы.
- Идрис Газиев (1960), Корманай — җырчы.
Мәгариф
үзгәртүРайон буенча барлыгы 45 мәктәп бар. Шуларның 44ендә 4044 башкорт булмаган бала башкорт телен өйрәнә. Башкорт телендә 406 бала укый.
Матбугат
үзгәртүРайон газетасы 1931 елда «Җиңү өчен» исеме белән татар телендә чыга башлый. 1933 елда районда күпләп яшәгән чуашлар өчен газета милли телләрендә чыгарыла. 1956 елда газета урысча чыгарыла башлый. 1965 елдан «Ватан өчен» («Путь Родины», «Сершыв суле»), 2006 елдан «Авыргазы хәбәрчесе» («Аургазинский вестник», «Аургаза хыпарси») буларак дөнья күрә.
Моны да карагыз
үзгәртү- Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиясе
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ 3,0 3,1 Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность населения СССР, РСФСР и ее территориальных единиц по полу
- ↑ 4,0 4,1 Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
- ↑ 5,0 5,1 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ 6,0 6,1 Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ 7,0 7,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ 8,0 8,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ 9,0 9,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ 10,0 10,1 Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ 11,0 11,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ 12,0 12,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ 13,0 13,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 14,0 14,1 Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)