Даниэль Карпов

Даниэль Карпов (2 гыйнвар 1945 ел) — галим-геоботаник. 1978-2009 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының һәм педагогия академиясенең педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы факультеты деканы, бер үк вакытта 2001 елдан — биология кафедрасы мөдире. 2012 елдан Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалының биология кафедрасы мөдире. Биология фәннәре докторы (2007). Башкорт АССРның атказанган укытучысы (1991), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1987), Россия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001).

Даниэль Карпов

Биографиясе

үзгәртү

Даниэль Николаевич Карпов 1945 елның 2 гыйнварында Башкорт АССРның Авыргазы районы Яңа Федоровка авылында туган.

1967 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1973 елда «Опыт статистического анализа растительности солончаковатых лугов пойм рек Башкирии» (специальность 03.00.05 — ботаника) темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.

1974 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр.

Хезмәт юлы

үзгәртү

1976 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына (соңрак — академиясенә) эшкә чакырыла.

1978-2009 елларда педагоглык һәм башлангыч белем бирү методикасы факультеты деканы итеп сайлана,

бер үк вакытта 2001 елдан — гомуми биология кафедрасы мөдире.

2006 елда «Экология и синтаксономия растительности засолённых почв Южного Урала и сопредельных территорий» (специальность 03.00.16 — экология) темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.

2007 елдан гомуми биология һәм химия кафедрасы мөдире, 2012 елдан БДУның Стәрлетамак филиалында биология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге Башкортстан (Көньяк) Уралның һәм чиктәш территорияләренең үсемлекләр дөньясын өйрәнүгә, аларның төп синтаксоннарын ачыклауга багышланган.

Карпов тарафыннан үсемлекләрнең саклауга мохтаҗ булган сирәк төрләренең төркемнәре аерып күрсәтелә, суда эрүче тозның күләме буенча туфракларның тозлы булу күләмен ачыклау ысулы эшләнә[1].

Тикшеренүләренең төп юнәлешләре: галофит флора һәм үсемлекләр дөньясы, үсемлекләрнең биологик төрлелеген саклау, үсемлек дөньясын Браун-Бланкеның экологик-флористик мөнәсәбәтенә таянып төркемләү мәсьәләләре.

200‑дән артык фәнни хезмәт авторы.

Башкортстан Республикасы , Ырынбур өлкәсенең һәм бу өлкәләргә чиктәш булган Казакъстан Республикасының дала районы (Көнбатыш Казакъстан, Актүбә, Кустанай өлкәләре) территорияләренә фәнни экспедицияләрдә катнаша. Фәнни эшчәнлеге Башкорт (Көньяк) Урал һәм аның белән чиктәш булган артык тозланган туфрак үсемлекләрен өйрәнүгә, аларның төп синтаксоннарын ачыклауга багышланган.

Карпов саклауга мохтаҗ булган сирәк очрый торган үсемлек төрләре берләшмәләрен аерып күрсәткән, суда эрүчән тозлар тупланган туфракның артык тозланганлык дәрәҗәсен билгеләү методикасын җентекләп эшләгән.

Укыткан дисциплиналары:

1. Ботаника (үсемлекләр анатомиясе, морфологиясе)

2. Биогеография

3. Үсемлекләр экологиясе

4. Фитоценология

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

үзгәртү
  • 1987 — РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы
  • 1991 — Башкорт АССРның атказанган укытучысы
  • 2007 — Биология фәннәре докторы
  • 2001 — Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре

Әдәбият

үзгәртү
    • Растительность засоленных почв Южного Урала и сопредельных территорий. Тольятти, 2006 (Н. А. Юрицына белән автордаш).
    • «Рациональное природопользование Башкортостана» укыту-методик кулланмасы (Стерлитамак, 1993. 136 c.)

Сылтамалар

үзгәртү
  • Карпов Даниэль Николаевич // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9./index.php/6622 Карпов Даниэль Николаевич
  • Карпов Даниэль Николаевич 2020 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган.
  • orenpriroda.ru/steppene/пофамильный-справочник-степеведы-северной-евразии/2307-карпов-даниэль-николаевич Ырынбур өлкәсе табигате (фәнни-популяр портал)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Растительность засоленных почв Южного Урала и сопредельных территорий. Тольятти, 2006 (Н. А. Юрицына менән авторҙаш)