Татарстан Республикасы гимны

(Татарстан гимны битеннән юнәлтелде)

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны (лат. Tatarstan Cömhüriäte Däwlät himnı) — 1992 елда кабул ителгән. Җөмһүриятнең Дәүләт гимны авторы — бөек татар композиторы Рөстәм Яхин. Дәүләт гимнын куллану кагыйдәләре «Татарстан Җөмһүрият дәүләт символлары» канунында күрсәтелгән. 1998 елда аранжировка ясаучы һәм симфоник оркестр өчен әзерләүче (транскрипция ясаучы) — Муса Мирзәев (19332016), азәрбайҗан композиторы.[1][2]

Татарстанның дәүләт гимны

Чын исеме: Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны

Сүзләрнең авторы Рамазан Байтимеров
Композиторы Рөстәм Яхин
Дәүләт Татарстан Татарстан
Билгеләнү вакыты 1992 ел
гимнның инструменталь башкарылышы
Гимнның инструменталь язуы

Сүзләре үзгәртү

2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары җөмһүриятнең сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган.[1]

Татар телендәгесе 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. гимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә 8-әр юлга сыйдырылган. гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. гимнның ике телдәгесендә дә соңгы ике юл ике тапкыр кабатлана.

Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров шигыре нигезендә татарча Гәрәй Рәхим язган һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.[3]

Татарстан гимнының тексты үзгәртү

Кириллица
Латин әлифбасы

(татарча)
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

(русча)
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан![1][4][5]

(tatarça)
Mäñge yäşä, ğäziz Watanıbız,
Xalqım teli izge teläklär!
Ğömerlekkä yaqın tuğan bulıp
Yäşi bezdä törle millätlär.
Küp ğasırlar kiçkän çal tarixlı
Danlı ilem, üzeñ ber dastan!
Sindä genä bezneñ yazmışıbız,
Respublikam minem, Tatarstan!

(urısça)
Tsweti, swäşçennaya zemlä moya,
Da budet mirnım twoy neboswod!
Yediní dom u nas, odna semyä,
Jiwet w soglasii naş narod.
Bogatí mudrostyü sedıx wekow,
Nadejdoy, weroyu tı nam stal,
İ pusty xranit tebä moya lübowy,
Moya Respublika, moy Tatarstan!

Тавыш бирүдә 89 депутат катнашты, бөтенесе бу гимн сүзләрен хуплады.[1]

Тарихы үзгәртү

гимнның сүзләренә нигез итеп Рамазан Байтимеров тарафыннан 70-нче елларда язылган «Туган ягым» шигыренең тексты алынды. Заманында нәкъ менә әлеге сүзләр Рөстәм Яхинны нәтиҗәдә җөмһүрият гимнына әверелгән музыканы язуга илһамландырган булган. Рус телендәге гимн исә Филипп Пираев тәрҗемәсендә яңгырый. Рамазан Байтимеров оригиналь текст чыганагы.[1]

Татарча сүзләре үзгәртү

Кириллица
Латин

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.

Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ятим калган кебек буламын!
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньяның![1][6]

Küpme yullar yördem, dönya kürdem,
Nazlı cillär yözem sípadı.
Siña qaytqaç qına, tuğan yağım,
Kükrägemä şatlıq símadı.

Tik ber genä köngä ayırılsam da
Yamansulap sine yuqsınam.
Sinnän başqa miña, tuğan yağım,
Bu dönyada tormış yuq sıman.

Tik ber genä köngä ayırılsam da
Yätim qalğan kebeq bulamın!
Tik sin genä yäşäw maturlığı,
Güzällege yaqtı dönyanıñ!

2010 елның 27 май көнне Казанда ТАССР-ның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышта дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында якын арада Татарстан гимнына сүзләр язу бәйгесе игълан ителәчәген әйтте[7]. Бу бәйге 2012 елда игълан ителде. Бәйгедә 182 автор катнашты, ләкин комиссия объектив рәвештә эшли алмады[8]. Моның сәбәбе Рамазан Байтимеровның кызы Кушелкова Гөлшат авторлык хокуклары бозыла дип каршы төшүе булды. 2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары кабул иткән текст Рамазан Байтимеровның оригиналь текст чыганагыннан аерыла һәм аны Рамазан Байтимеровныкы дип раслап булмый.

2013 елда яңа кабул ителгән текстта «Барс» вариантында булган идеялар һәм сүзләр күп булуы ачыктан-ачык күренеп тора.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 https://m.business-gazeta.ru/article/75595 Вначале было слово: у Татарстана появился полноценный гимн – ДВА текста. БИЗНЕС Online. 2013-02-21.
  2. https://tatarstan.ru/tat/about/symbols.htm
  3. https://www.theatlantic.com/international/archive/2013/02/tatarstan-finally-gets-a-proper-national-anthem/272863/ Tatarstan Finally Gets a Proper National Anthem. Kurmaşeva, Alsu. 2013-02-05. The Atlantic.
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-06-10, retrieved 2020-06-10 
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2020-06-10 
  6. https://edinstvo-news.ru/n/4529-novyy-gimn-tatarstana-kakoy-on.html 2020 елның 10 июнь көнендә архивланган. Новый Гимн Татарстана, какой он?. ЕДИНСТВО. 2013-01-25.
  7. http://www.azatliq.org/content/article/2055948.html
  8. http://www.stihi.ru/2013/08/28/6312