Әнвәр Кәримов (1921)

Әнвәр Кәримов, Әнвәр Ибраһим улы Кәримов (1921 елның 28 декабре, БАССР, Бозаяз районы, Ибрай1961 елның 20 июне, Киров өлкәсе, Лебяжье районы, Глекмашор) — Бөек Ватан сугышында катнашкан 1нче класслы хәрби очучы-сынаучы, полковник, Хөрмәт Билгесе, Кызыл Йолдыз орденнары, «Сугышчан уңышлар өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнгән. 1961 елда ракета йөртүче очкычны сынаганда һәлак булган.

Әнвәр Кәримов
Туу датасы 28 декабрь 1921(1921-12-28)
Туу урыны БАССР. Бозаяз районы, Ибрай
Үлем датасы 20 июнь 1961(1961-06-20) (39 яшь)
Үлем урыны Киров өлкәсе, Лебяжье районы, Глекмашор
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре авиация авиация
Дәрәҗә полковник
Җитәкчелек иткән «Ту-16» очкычы
Бүләкләр һәм премияләр «Хөрмәт Билгесе» орденыКызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1921 елның 28 декабрендә БАССР (1935-1956 елларда Бозаяз районы, хәзерге Авыргазы районы) Ибрай авылында туган. Урта белемле. 1939 елдан Кызыл гаскәрдә. Сталинградта хәрби-очу авиация укуханәсен тәмамлаган (1941). Бөек Ватан сугышында очучы-истребитель буларак катнаша, 1943 елда яралана. 1944 елдан Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Япониягә каршы сугыш (ru) хәрәкәтләрендә катнаша. 1948 елдан реактив очкычларда очышлар ясый. 1950 елдан Ржевта эскадрилья командиры. Сталинның улы Василий (1920-1962) кул астындагы 145нче авиадивизиядә хезмәт итә. 1952 елдан Казанда, Г.И. Бакшаевның оча торган мәрәй уйлап чыгаручы тәҗрибә-конструкторлык бюросында мәрәйне тагып очучы булып хезмәт итә. 1954 елның октябреннән Ә. Кәримов — Ту-16 реактив очкычын сынаучы очучы. И-16, Як-1, Ла-1, Ла-9, Як-17, МиГ-15, МиГ-17, Ил-28, Ту-16, Ту-107Б очкычларын сынау очышларында катнаша. Сынаулар Казанның 22нче заводы аэродромында уза. 1960 елда Әнвәр Кәримов космонавтлар отрядына намзәт сыйфатында стажировка уза.

Очкыч һәлакәте үзгәртү

 
Очкыч һәлакәте булган урында куелган билге.
Фото: Н. Бахматова (znamya.ucoz.ru)
  Тышкы рәсемнәр
  Арча зиратында туганнар каберлегендәге һәйкәл фотосурәте.

1961 елның 20 июнендә Киров өлкәсендә (Лебяжье районы Глекмашор авылы)[1] Ту-16К-10 ракета йөртүче реактив очкычын сынау очышы вакытында, һавада килеш Ту-16 танкерыннан ягулык салу мөмкинлеген тикшергәндә, танкер шлангы һәм тросы реактив очкычның канатына урала, элеронны кыса, ракета йөртүче очкыч җиргә төшеп каплана, экипаж һәлак була. Экипаж (Ә.И. Кәримов. В.С. Демидов, А.И. Воробьев, Г.А. Бадьянов, И.Д. Столяров, В.А.Свиридов) Казанда Арча зиратында туганнар каберлегендә җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Амиров К., Ахметзянова Р., Вениаминов Р. Казанских улиц имена. К.: Центр инновационных технологий, 2008. ISBN 978-5-93962-293-6
  2. Ильдар Валеев. Завод № 124. Завод № 22. КАПО им. С.П. Горбунова. Летчики-испытатели. Штурманы-испытатели. Перегонщики. Катастрофы. К.: Мастер Граф, 2015. ISBN 978-5-99057-16-5-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү