ШХО саммиты
ШХО саммиты (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты, рус. Саммит ШОС) — Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШХО) керүче дәүләт башлыкларының ШХОга керүче ил шәһәрендә ел саен очрашып, үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып баруы, дәүләт башлыклары шурасы.
ШХО хартиясе нигезендә, саммит ел саен төрле урында оештырыла. Очрашу урыны ШХО әгъзасы булган илләр исеменең рус алфавиты язылышындагы беренче хәрефе урыны буенча күчә бара.
ШОС тулы хокуклы әгъзалары
үзгәртүСаммит максатлары
үзгәртү- Урта Азиядә тынычлыкны, хәвефсезлекне, стабильлекне тәэмин итү.
- Сәясәт, сәүдә-икътисад, мәдәният, мәгариф, энергетика, транспорт, экология өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.
- Дәүләт чикләре янында хәрби өлкәдә ышаныч чараларын ныгыту турында килешүгә ирешү.
- Кытай белән чиктәш төбәкләрдә киеренкелекне йомшарту.
- Илләр эченә таба 100 км га кадәр арада коралсызландырылган зоналар, аларда үзара хәрби инспекция уздыру мөмкинлеге булдыру.
ШХО структурасы
үзгәртү
ШХО әгъзалары |
Күзәтүчеләр |
Күзәтүчеләргә кандидатлар |
Диалог буенча партнерлар |
|
Тарих
үзгәртүШХО әгъзасы булган ил башлыклары саммиты | |||
---|---|---|---|
Дата | Уздыру урыны | ||
1 | 26-27 апрель 1996 | КХҖ Шанхай | |
2 | 24-25 апрель 1997 | Россия Мәскәү | |
3 | 3-4 июль 1998 | Казакъстан Алматы | |
4 | 25-26 август 1999 | Бишкәк | |
5 | 4-5 июль 2000 | Таҗикстан Дүшәнбе | |
6 | 14-15 июнь 2001 | КХҖ Шанхай | |
7 | 7 июнь 2002 | Россия Петербург | |
8 | 28-29 май 2003 | Россия Мәскәү | |
9 | 17 июнь 2004 | Ташкәнт | |
10 | 5 июль 2005 | Казакъстан Астана | |
11 | 14-15 июнь 2006 | КХҖ Шанхай | |
12 | 16 август 2007 | Бишкәк | |
13 | 28 август 2008 | Таҗикстан Дүшәнбе | |
14 | 15-16 июнь 2009 | Россия Екатеринбург | |
15 | 10-11 июнь 2010 | Ташкәнт | |
16 | 14-15 июнь 2011 | Казакъстан Астана | |
17 | 6-7 июнь 2012 | КХҖ Бейҗиң | |
18 | 13-14 сентябрь 2013 | Бишкәк | |
19 | 11-12 сентябрь 2014 | Таҗикстан Дүшәнбе | |
20 | 9-10 июль 2015 | Россия Уфа | |
21 | 23-24 июнь 2016 | Үзбәкстан Ташкәнт | |
22 | 8-9 июнь 2017 | Казакъстан Астана | |
23 | 8-9 июнь 2018 | КХҖ Циндао | |
24 | 14-15 июнь 2019 | Кыргызстан Бишкәк | |
25 | 2020 | Россия Чиләбе |
- I «Шанхай бишлеге» саммиты
1996 елның 26 апрелендә Шанхайда уза. 5 дәүләт - Россия, Кытай, Таҗикстан, Кыргызстан, Казакъстан дәүләт башлыклары катнаша.
- II «Шанхай бишлеге» саммиты
1997 елның 24 апрелендә Мәскәүдә уза. «Шанхай килешүе»ндә катнашучы илләр арасындагы чикләр як-ягында кораллы көчләр санын үзара киметү турында Килешү (рус. Соглашение о взаимном сокращении вооруженных сил в районе границ между странами-членами) имзалана.
- III «Шанхай бишлеге» саммиты
1998 елның 3 июлендә Алматыда уза.
- IV «Шанхай бишлеге» саммиты
1999 елның 24 августында Бишкәктә уза.
- V «Шанхай бишлеге» саммиты
2000 елның 4-5 июлендә Дүшәнбедә уза. Оешманың исеме «Шанхай форумы» («Шанхайский форум») итеп үзгәртелә. Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов күзәтүче хокукларында катнаша.
- VI «Шанхай форумы» саммиты
2001 елның 14-15 июнендә Шанхайда уза. 6 дәүләт – Россия, Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан – дәүләт башлыклары катнашкан очрашуда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, ШХО (рус. ШОС) төзелү турында игълан ителә. «ШХО турында Декларация», «Террорчылык, сепаратчылык, экстремизмга каршы көрәшү турында Конвенция» (Конвенция о борьбе с терроризмом, сепаратизмом и экстремизмом) кабул ителә.
- VII ШХО саммиты
2002 елның июнендә Петербургта уза. Саммитта 3 документ - «ШХО хартиясе» (Хартия ШОС)[1], «ШХО әгъзалары арасында террорга каршы регион структурасы турында Килешү», «ШХО әгъзалары булган ил башлыклары Декларациясе» кабул ителә.
- VIII ШХО саммиты
2003 елның 29 маенда Мәскәүдә уза. Шанхайда ШХОның сәркатибатын төзү, Террорга каршы үзәкнең штаб-фатирын Бишкәктән Ташкәнтка күчерү турында килешенелә.
- IХ ШХО саммиты
2004 елның 17 июнендә Ташкәнтта уза. «Наркотик, психотроп матдәләрнең канунсыз әйләнеше белән көрәш өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү» (Соглашение между государствами-членами ШОС о сотрудничестве в борьбе с незаконным оборотом наркотических средств, психотропных веществ и их прекурсоров) имзалана. 2004 елның 8 сентябрендә Бишкәктә ШХО әгъзалары булган илләрнең хөкүмәт башлыклары очрашып, «ШХО күпьяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге программасын тормышка ашыру чаралары Планын» (План мероприятий по реализации Программы многостороннего торгово-экономического сотрудничества ШОС) кабул итәләр.
- Х ШХО саммиты
2005 елның 5 июлендә Астанада уза. Һиндстан, Иран, Монголия, Пакистан күзәтүче буларак катнаша. «Террорчылыкка, сепаратчылыкка, экстремизмга каршы көрәштә хезмәттәшлек буенча Концепция» (Концепция сотрудничества государств-членов ШОС в борьбе с терроризмом, сепаратизмом и экстремизмом) кабул ителә. 2005 елның 6 октябрендә Мәскәүдә хөкүмәт башлыклары ШХО илләренең банкара хезмәттәшлеге, гадәттән тыш хәлләрдә үзара ярдәм итешүе турында килешәләр.
- ХI ШХО саммиты
2006 елның 15 июнендә Шанхайда уза. ШХОның хәрби блок булмавы игълан ителә. АКШның күзәтүче статусын соравы кире кагыла.
- XII ШХО саммиты
2007 елның августында Бишкәктә уза. «Күмәк хәвефсезлек турында килешү оешмасы» (рус. ОДКБ) белән хезмәттәшлек килешүе имзалана. 2007 елның октябрендә Ташкәнттә хөкүмәт башлыклары очраша.
- XIII ШХО саммиты
2008 елның 28 августында Дүшәнбедә уза.
- XIV ШХО саммиты
2009 елның 15 июнендә Екатеринбургда (Россия) уза. БРИК I саммиты белән бергә уза. Беларусь һәм Шри Ланка ШХОның «диалог буенча партнеры» статусын ала.
- XV ШХО саммиты
2010 елның 10-11 июнендә Ташкәнттә уза.
- XVI ШХО саммиты
2011 елның 14-115 июнендә Астанада уза.
- XVII ШХО саммиты
2012 елның 6-7 июнендә Бейҗиңда уза. Төркия ШХОның «диалог буенча партнеры» статусын ала.[2]
- XVIII ШХО саммиты
2013 елның 13 сентябрендә Бишкәктә уза.
- XIX ШХО саммиты
- XX ШХО саммиты
2015 елның 9-10 июлендә Уфада уза.
- XXI ШХО саммиты
2016 елның 23-24 июнендә Ташкәнтта уза.
- XXII ШХО саммиты
2017 елның 8-9 июнендә Астанада уза.
- XXIII ШХО саммиты
2018 елның 8-9 июнендә Циндаода уза.
- XXIV ШХО саммиты
2019 елның 14-15 июнендә Бишкәктә уза.
- XXV ШХО саммиты
Әдәбият
үзгәртү- Шанхайская организация сотрудничества: к новым рубежам развития / Сост.: А.Ф. Клименко. — 1-ое. — М.: Ин-т Дальн. Вост., 2008. — 400 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-8381-0143-3.
- Взаимодействие России с Китаем и другими партнерами по Шанхайской организации сотрудничества / Болятко Анатолий Викторович. — 1-ое. — М.: Ин-т Дальн. Вост. РАН, 2008. — 180 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-8381-0149-5.
- Комиссина И. Н.; Куртов А. А.. Шанхайская организация сотрудничества // Кокарев К. А. Россия в Азии: проблемы взаимодействия : сборник статей. — М.: Изд-во Российского института стратегических исследований, 2006. — С. 251—316. — ISBN 5-7893-0080-4.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ РФ Федерация Шурасы тарафыннан 2003 елда ратификацияләнә
- ↑ Интерфакс сайтында