Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
«Тау җагы» порталына хуш килдегез!

үзгәртү 

Тау ягы

Тау ягы (Taw yağı, чуаш. Вирьял) яки Җәбәлстан  — Казан ханлыгы территориясенең Иделнең уң ярын алып торган тарихи өлкәсе. Үзәге булып Тауиле шәһәре саналган.

Бүгенге көндә әлеге территориядә Татарстан, Мордовия, Мари Ил, Чуашстан, Сембер, Нижгар өлкәләренең бер өлешләре урнашкан.

үзгәртү 

Тау ягы шәхесе

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри, 1825-1902) — күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе.

Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Олы Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән "иҗтиһат заманы монкариз" («Иҗади фикер йөртү заманы үтте») дигән реакцион карашка каршы булган. "Һәркемгә иҗтиһат – кирәк эш", – дип балаларына һәрвакыт ишеттереп торган.

үзгәртү 

Сайланган рәсем

Шеланга авылы
Шеланга авылы
үзгәртү 

Сайланган мәкалә

Иске Чәчкаб (tat. İske Çәçqab, Урман Чәчкабы, Urman Çәçqabı, рус. Старые Чечкабы )Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы авыл. Олы Кайбыч, Симәки, Афанасьевка авыллары белән бергә Олы Кайбыч авылы җирлегенә керә.

Авыл турындагы беренче мәгълүматлар 1565-1567 елларга сылтыйлар. Элек Иске Чәчкабта Колый (Кулай) нәселе яшәгән. Әле хәзер дә Иске Чәчкабта бер үзән Колый чокыры (Кулайка) дип йөртелә.Авыл халкы арасында шундый риваять сакланып калган. Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алу вакытында Иске Чәчкабта ике морза: Колый (Кулай) би һәм Чәчкә би яшәгән. Колый би Иван Грозный гаскәрләренә кушылып, Казанны яулап алуда катнашкан, шул хезмәте өчен патша аңа толып бүләк иткән. Ә Чәчкә би, киресенчә, Патша гаскәрләренә каршы сугышкан һәм шул сугышта һәлак булган. Авылның исеме дә Чәчкә би дип аталып йөртелә, имеш. Үзенә каршылык күрсәткәне өчен явыз Патша бу авылны яндырып, җир белән тигезләткән, халкын кырып ташларга боерган. Ә котылып калганнары авылдан көнбатышка чокыр-чакырлы урман арасына качып, землянкаларда яшәгәннәр һәм авылларын иске урынга түгел, башка урынга нигезләгәннәр, имеш. Иске Чәчкаб авылының Иван Грозный юк иткән урыны хәзерге Олы Кайбыч авылы урынында булган дип раслый Кадыйр Галимов.


үзгәртү 

Яхшы мәкалә

Озын Куак (чуаш. Ыхра Çырми, рус. Долгий Остров) - Чуашстанның Батыр районына керүче татар авылы.

Озын Куак – элек Сембер губернасының Буа өязе Шыгырдан волосте авылы. Авыл урнашкан урында элек агачлар аеруча биек булып үскәннәр. Шуңа күрә аңа Озын Куак дип исем кушканнар. Чөнки борынгы заманнарда Озын Куак авылы урынында тоташ куе урманнар үскән. Авылның татарча һәм чувашча исемнәре бөтенләй туры килми. Ыхра Çырми – бу авыл яныннан агучы елга исеме. Ә русча исеме бөтенләй башка мәгънә аңлата: долгий остров – озак утрау, длинный остров – озын утрау.


үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Җәмгыяви фәннәр: Антропология (Археология) • География • Икътисад • Мәгариф • Психология • Социология • Тарих • Тел белеме • Хокук
Фән тарихы

Сугыш: 1812 елгы Англо-Американ сугышы • Африканың хәрби тарихы • Госманлы империясе хәрби тарихы • Итальян сугышлары • Наполеон сугышлары • Беренче бөтендөнья сугышы • Икенче бөтендөнья сугышы • Бангладеш азатлык сугышы • Салкын сугыш • Һиндстан бәйсезлек хәрәкәте

Тарихи дәүләтләр: Австро-Венгрия • Алтын Урда • Борынгы дөнья (Борынгы алман мәдәнияте • Борынгы Греция • Борынгы Мисыр • Борынгы Рим • Борынгы Якын Көнчыгыш • Борынгы Япония) • Бөек Болгар • Британ империясе • Византия империясе • Госманлы империясе • Дунай буе Болгары • Идел буе Болгары • Казан ханлыгы • Төрки каһанлыгы • Колониализм • Монгол империясе • Русия империясе • Советлар Берлеге • Урта гасырлар

Татар тарихы

Вакыт


Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү