Мөселман укытучыларының I съезды
Мөселман укытучыларының I съезды, шулай ук Бөтенроссия мөселман укытучыларының I съезды (рус. Первый Всероссийский мусульманский учительский съезд) ― татар мөгаллим һәм мөгаллимәләренең 1917 елның 20―27 апрелендә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында узган корылтае (съезды). Февраль аенда Петроградта Думаның мөселман фракциясе каршында узган җыелышта Бөтенроссия мөселманнары съездын уздыру турында карар кабул ителә. Аның алдыннан һәр оешманың үз съезды уза. Мөселман укытучылары съезды ― шундый съездларның берсе.
Мөселман укытучыларының I съезды | |
Дәүләт | |
---|---|
Тарих | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Структура |
Корылтайны Казан педагогы Әхмәтҗан Мостафин ачып җибәрә һәм рәис итеп сайлана. Корылтайның башка утырышларында Габдулла Шөнаси рәислек итә.
Тарих
үзгәртү1905―1906 елларда Казан, Уфа, Ырынбур, Троицк, Әстерхан, Орск, Самар һ. б. шәһәрләрдә һәм кайбер эре авылларда мөгаллимнәрнең төрле җәмгыятьләре оеша. Максатлары: татар мөгаллимнәренең тормыш һәм эш шартларын яхшырту, мәдрәсәләрдә уку һәм укыту эшенә үзгәрешләр кертү, барлык төр мөселман уку йортлары өчен бердәм программалар булдыру, һәрбер сыйныф өчен аерым дәреслекләр әзерләү, мөселман балаларын һөнәрле итү өчен һөнәр мәктәпләре ачу, татар телен чит тел сүзләреннән коткару, татар әдәбиятын камилләштерү, татар телендә дәрелмөгаллимат (югары уку йорты) ачу.[1]
1906 елның 13―16 августында Казанның «Нәшре мәгариф» җәмгыятенә мөгаллимнәр җыены уздырырга рәсми органнар рөхсәт итми. Җыен яшерен рәвештә «Болгар» һәм «Сарай» кунакханәләрендә уздырыла. Анда Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләреннән йөздән артык мөгаллим катнаша.[1]
1907 елның 15―21 маенда Казанның Яңа бистәсендә Салихҗан Галиев мәдрәсәсендә (Якубия мәдрәсәсе) татар укытучыларының зур киңәшмәсе уздырыла. 59 укытучы катнашында узган киңәшмәдә мөгаллимнәр хәзерләү өчен җәйге курслар ачып җибәрү турында сүз бара. 21 майда киңәшмә городовойлар һәм полицейскийлар тарафыннан куып таратыла, укытучыларның күбесе кулга алына, мәдрәсәдә тентү уздырыла, уку әсбаплары тар-мар китерелә. Салихҗан хәзрәт Галиев 1908 елның мартында ике елга Вологдага сөргенгә озатыла.[1]
Корылтай
үзгәртүСъездның программасы:
- укытучыларны оештыру өчен төбәк, өяз, губерна, мәркәз бюролар ясау;
- халыкка фикер таратуда, агитациядә нинди юл белән хәрәкәт итү;
- мәктәп-мәдрәсәләр мәсьәләсе һ. б.
I Бөтенроссия мөселман укытучылары съездын Февраль революциясеннән соң оешкан «Казан мөгаллимнәр җәмгыяте» 1917 елның 20 апрелендә Казанда уздырырга карар бирә. Бу хакта вакытлы матбугатта күп языла, хәбәрләр бирелә. Съезд турында хәбәр итеп, барлык мәдрәсәләргә, Кавказга, Кырымга, Төркиягә телеграмма һәм хатлар җибәрелә. Уфа һәм Ырынбур укытучыларының съездны үзләрендә үткәрергә теләк белдерү мөмкинлеген истә тотып, «Казан мөгаллимнәр җәмгыяте» иң элек аларның фикере белән кызыксына. Алар, съездның Казанда үткәрелүен хуплап һәм үзләренең дә аларга кушылырга теләүләрен белдереп, телеграмма җибәрәләр.
1917 елның 20 апрелендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасы залында Мөселман укытучыларының I корылтае (съезды) ачыла. Корылтайга йөз илледән артык делегат җыела (55е – чит төбәкләрдән килгәннәр). Хатын-кыз мөгаллимәләр өчен аерым урыннар әзерләнә. Күп кенә зыялылар, матбугат әһелләре дә корылтай эшендә катнаша. Газета-журнал хәбәрчеләре (ш. и. «Кояш», «Йолдыз» газеталары, «Сөембикә» журналы һ.б.) абунүнәчеләрен корылтай эше белән таныштырып бара.
Корылтайны Казан мөгаллимнәре исеменнән күренекле педагог Әхмәтҗан Мостафин ачып җибәрә һәм корылтайның рәисе итеп сайлана. Корылтай рәисе ярдәмчеләре итеп Габдулла Шөнаси (21 апрельдән утырышларда рәислек итә), Фатыйма Дәүләткилдиева (Ләбибә Хөсәения мәктәбенең тарих укытучысы), сәркатиблеккә Исхак Рәхмәтуллин (соңыннан ТАССР халык мәгарифе комиссары булган), Гыйльминур Нугаева, Сәлах Камал сайлана.
Катнашучылар теләге белән алга таба корылтай «Бөтенроссия укытучылар съезды» дип атала башлый. Гаяз Исхакыйга, Гайсә Еникеевка (IV Дәүләт Думасында мәчетләр һәм дини уку йортларының тулы хокуклы эшләвен тәэмин итү өчен мөселман укытучыларына һәм Ислам руханиларына хәрби хезмәттән кичектерү бирү кирәклеген яклый һәм нигезли) [2][3], Габдулла Бубига, IV Дәүләт Думасы рәисе Михаил Родзянкога[d], Петросовет җитәкчесе Николай Чхеидзега[d], Александр Керенскийга корылтай исеменнән тәбрикләү телеграммалары җибәрелә.
Корылтайда Б. Хәбиб, Ф. Исмәгыйлев, Г. Хәбиб, М. Мәрдәния һ. б. вәкилләр тарафыннан докладлар укыла. Газиз Гобәйдуллин, Казан мөселман комитеты әгъзасы Нәҗип Хәлфин[4], Нургали Надиев, Габдулла Шөнаси, Казан мөселман социалистик комитеты исеменнән Шәһит Әхмәдиев илдә барган вакыйгалар, сугышка карата мөнәсәбәт хакында докладлар белән чыгыш ясый. Сугыш мәсьәләсе съездда төп урыннарның берсен алып тора. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы укытучыларны өйләренә кайтару турында бик күп фикерләр әйтелә.
Съездда мәктәп-мәдрәсә мәсьәләләре игътибар үзәгендә була. Дини мәктәпләр мәсьәләсе аеруча зур шау-шу тудыра. Күпчелек вәкилләр мәктәпләрнең диннән аерылуына каршы чыга. Дини мәктәпләр руханилар идарәсенә – Диния нәзарәтенә бирелергә тиеш, дигән карар кабул ителә.
Корылтайда Россия мөселман укытучылар берлеге төзү турында карар кабул ителә. Берлекнең Мәркәз бюросы оеша, аның рәисе итеп Газиз Гобәйдуллин, әгъзалары итеп ун, әгъзалыкка кандидатлар итеп тагын биш кеше сайлана. [5]
Корылтай эшендә бер-берсенә капма-каршы булган ике юнәлеш билгеләнә. Берече юнәлеш Вакытлы хөкүмәткә теләктәшлек итү ягында торса, икенче юнәлеш (Исхак Рәхмәтуллин, Кәрим Тинчурин, Шәһит Әхмәдиев һ. б.) Вакытлы хөкүмәт дәвам иткән сугышка протест белдерү, азатлык өчен көрәштә эшчеләр белән бергә хәрәкәт итү ягында була. Корылтай делегатлары эшчеләр белән бергә укытучыларның забастовкаларын оештыру тәкъдимен бердәм рәвештә кире кага.
23 апрельдә узган утырышта 1 майда Мәскәүдә ачылачак Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаена 10 кешелек делегация сайлана: Газиз Гобәйдуллин, Фатыйма Дәүләткилдиева, Мөхетдин Корбангалиев, Әхмәтҗан Мостафин, Габдулла Шөнаси, Шәбих Кенәзкиев, Мәрьям Мөштәриева, Сәлах Камал, Мәрьям Мәрдәнова, Гыйльминур Нугаева. Әлеге вәкилләр белән бергә үз акчаларына барырга теләүче кешеләргә дә съездга барырга рөхсәт бирелә. [5]
25 апрель утырышында Нургали Надиев (Ырынбур) съездны Россиядәге мөселман укытучылар берлеге уставы проекты белән таныштыра.
Корылтай эше 27 апрельдә Әхмәтҗан Сәйдәшев йортында (Сәйдәшевләр утары) аш мәҗлесе һәм кечкенә концерт белән тәмамлана. [1]
Карарлар
үзгәртүКарар кабул итү яшерен тавыш бирү юлы белән башкарыла.
- Укытучылар берлеге өчен Казан тәгаен ителә.
- Россия хөкүмәтенең ысул идарәсе федератив булсын.
- Урта Россия җөмһүрияте өчен экстерриториаль автономия булсын.
- Сугышка каршы чыгу һәм туктатуны таләп итү.
- Сугыш сафында, тылда һәм оборонадагы мөселман укытучылар хәзердән үк азат ителсен.
- Мөгаллимнәрнең үзәк һәм җирле идарә органнарын сайлау.
- Мәгариф эшен кичекмәстән җанландыруга өндәү.
- Укытучыларның сәяси платформасын билгеләү.
- Мөгаллим-мөгаллимәләр хәзерләү өчен җәйге курслар ачу һ. б. [5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Тәэминә Биктимирова. Мөселман укытучыларының I съезды. Мәдәни Җомга, 19.04.2023, № 15, 15нче бит.
- ↑ Еникеев Гайса Хамидуллович. Милләттәшләр
- ↑ Еникеев Гайса Хамидуллович. «Ислам в Санкт-Петербурге» — энциклопедический словарь(рус.)
- ↑ Мусульманский комитет / Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Милли иҗтимагый - сәяси хәрәкәт (февраль-октябрь 1917 ел). Реферат
Әдәбият
үзгәртү- Биктимерова Т. Ә. Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында. – Казан: Печатный двор, 2002. – 140 б.
- Дәүләт Н. Русия төркиләренең милли көрәш тарихы (1905-1917). – Казан, 1988. – 400 б.
- Тутаев М. З. Октябрь и просвещение. – Казань, 1970. – 444 с.(рус.)
Мәкалә
үзгәртү- Тәэминә Биктимирова. Мөселман укытучыларының I съезды. Мәдәни Җомга, 19.04.2023, № 15, 15нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- I Бөтенрусия мөселман укытучылары съезды
- Всероссийские съезды мусульман. Татарская энциклопедия TATARICA