Татар профессиональ музыкасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ZUFAr (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Татар профессиональ музыкасы''' — татар композиторларының иҗаты, операсы, инструменталь музык...»
(аермасы юк)

5 апр 2019, 18:09 юрамасы

Татар профессиональ музыкасы — татар композиторларының иҗаты, операсы, инструменталь музыкасы. Хәзерге татар музыкасы мәдәнияте халык иҗаты һәм халык башкарудагы көйләрдән башланып китә.

Татар профессиональ музыка сәнгатенең барлыкка килүе

Профессиональ музыка сәнгатенең барлыкка килүе 20 гасырның беренче унъеллыгына тура килә. 1920 елда ТАССР төзелгәннән соң башкаручы һәм композитор кадрларын әзерләү буенча планлы эш алып барыла. Бу эштә Казан музыка училищесы, Татар опера студиясе, Мәскәү һәм Ленинград музыка уку йортлары катнаша. 1922 елдан Татар академия театры профессиональ музыка үзәкләренең берсе була. С. З. Сәйдәшев иҗатында музыка драмасы уңышлы үсеш ала. Г. С. Әлмөхәммәтов, В. И. Виноградов, С. Х. Гәбәши опералары куела. 1920нче еллар ахырында — 1930нчы еллар башында М. Ә. Мозаффаров, Ж.Фәйзи, Н. Г. Җиһанов, З. В. Хәбибуллин, А. С. Ключарев, Ф. З. Яруллин, М. Г. Латыйповларның беренче әсәрләре барлыкка килә[1].

Композиторлар берлеге опера, балет, музыкаль комедия кебек төп музыкаль-сәхнә жанрлары үсешенә ярдәм итеп кенә калмый, җыр, камера музыкасы, хор музыкасы, симфоник музыка үсешенә дә булышлык итә.

Татар профессиональ композиторлары һәм башкаручылары

Татар музыка мәдәниятен өйрәнү белән Композиторлар берлеге, Казан дәүләт консерваториясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге, музыка белгечләре арасында — Ч. Н. Бәхтиярова, Р. А. Вамба, Я. М. Гиршман, М. Н. Нигъмәтҗанов Ю. Н. Исанбет, Г. Я. Касаткина, С. И. Раимова, З. Н. Сәйдәшев, К. С. Таҗиева, М. П. Фәйзулаева, Г. М. Кантор, Ф. Ш . Салитовалар шөгыльләнә.

Милли башкару сәнгате СССРның халык артистлары - дирижер Ф. Ш. Мансуров, җырчылар М. З. Булатова, В. А. Ганиева, Р. И. Ибраһимов, Ф. Х. Насретдинов, М. М. Рахманкулова, З. Д. Сөнгатуллина, З. Г. Хисмәтуллина, И. Г. Шакиров, В. Г. Шәрипова, җырчы һәм режиссер Н.К. Даутов, балет артистлары С. Ф. Садыйков, И. Ш. Хәкимова, Н. И Юлтыева һәм башкалар — милли башкару сәнгате осталары булып китәләр[4].

Искәрмәләр

  1. Татарская профессиональная музыка
  2. Татар филормониясе
  3. Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
  4. 4,0 4,1 Музыкальная культура. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Чыганаклар