Википедия:Кызыклы фактлар/2019 ел
- Соңгы тапкыр XVI гасырда ясалган Моаи сыннарын ясау серен «озынколаклар» кабиләсе безнең заманнарга хәтле саклаган.
- Формаль яктан Рус дәүләтенә буйсынулы Чукча халкының империя белән үзара кайбер каршылыклары булу сәбәпле аңарга ясак түләргә вакыты калмый.
- Стандарт япон иенасы һәм Кытай юане XIX гасырда, британнар йогынтысында әйләнешкә кергәннәр.
- Исемен Менделеевскидагы химия заводы йөрткән элекке директор яшь чагында террорчылар өчен шартлаткыч ясау лабораториясен тота.
- 1956 елда шәһәр шурасы япкан Сембер чуаш мәктәбенә 1922 елда Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты карары белән үзенә караган барлык мәдәният йортлары, җир кишәрлекләре, ферма белән бергә, чуаш халкына мәңгелек файдалануга тапшырылган булган.
- Яңалиф заманында аның нигезендә ясалган татарча Морзе әлифбасы да кулланышта булган.
- 1990-нчы елларда Татарстан яшьләренең иң популяр сәхифәсен Рина Зарипова алып барган.
- 1912 елда чыга башлаган «Хокук вә хәят» журналы татарлар арасында хокукый белемнәр тарату максатын куйган.
- Мәскәүдә язучыларга белем бирә торган А.М. Горький исемендәге Әдәбият институты һәм филологлар әзерләүче Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты бар.
- Һиндстанның рәсми Сыер яклаучылар оешмасы бар. Аның тарафдарлары Изге сыерларны «кыерсыткан» мөселман кешеләрен эзәрлекли.
- Индонезия, Тайланд һәм Алтай Республикасы гербларында Гаруда кошы сурәтләнгән.
- Хәтерендә 1000 нән артык җыр, бәет, әкият саклаган сукыр җырчы-музыкант сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы авыр елларда поездларда һәм ярминкәләрдә чыгышлар ясап уңыш казана.
- Татарстанның башка төбәк музейларыннан аермалы буларак, Әтнә туган якны өйрәнү музее тарихи бинада урнашкан.
- 1909 елда 40 еллык эшчәнлеге уңаеннан татар газеталары нашир И.Н. Харитоновка мактау мәкаләләре багышлыйлар, «Татар Гутенбергы» дип атыйлар.
- Бакый Урманченың киң билгеле «Бикбулатов портреты»нда Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең археографик комиссиясе рәисе Сөнгатулла Бикбулат сурәтләнгән.
- Салих Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы» Казанда беренче мәртәбә 1929 елда, Мәскәүдә 1934 елда яңгырый. Кызыл мәйданда узган хәрби парадтан соң нарком К. Е. Ворошилов композиторга алтын сәгать бүләк итә.
- Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән хәрби төзүче Җиһаншин утырган көймәне давыл океанга алып китә, шулай итеп аның җир шары тирәли сәяхәте башлана.
- Татарстан җитәкчелегенең үзенчәлекле менталитетын беренче булып Тәлгать Миңнебаев сурәтләп чыга.
- Риваятьләр буенча Чаллыдагы Ватан-ана һәйкәленең авторы халык нәфрәтеннән качып йөрергә мәҗбүр була.
- Баку янындагы Атешгях гыйбадәтханәсендә әле гасыр ярым элек утка табынганнар.
- Ш. Мәрҗани муллалыкка 2011нче санлы указ алса, 1нче санлысы бабасына бирелгән.
- 1518 ел Аурупа тарихына Страсбургтагы Бию шаукымы белән кереп калган.
- Һитлер Алманиясе 1945нең апреле урталарына кадәр татарча гәзит чыгарырга мөмкинлек таба.
- Эребуни музееның иң кыйммәтле экспонаты дип Урарту чорындагы 23 язулы таблица санала.
- Русия җыелма такымы ярымсакчысы Дәлир Күзәев нәселендә өч буын ир-егетләр футбол белән көн итә.
- Борынгы мишәр-татар музыка байлыгын югалтудан коткарган җырчы бабай 1917 елга кадәр Мәскәү бае була.
- Рус сатирик язучысы М.Е. Салтыков әдәбият белән шөгыльләнүен дәвам итәр өчен 36 яшьтә вице-губернатор вазифасын калдыра.