Лев Карпов, Лев Яков улы Карпов (рус. Лев Яковлевич Карпов, 1879 елның 18 (30) апреле, РИ, Киев1921 елның 6 гыйнвары, РСФСР, Мәскәү) — инкыйлабчы, химик-технолог, РСФСР химия сәнәгатенә нигез салучыларның берсе. Бондюг химия заводы (хәзерге «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» АҖ) директоры (1915-1918 елларда). РСФСР Халык хуҗалыгы Югары шурасы президиумы (РСФСР ХХЮШ) әгъзасы — ХХЮШның химия сәнәгате бүлеге мөдире (яшь Совет дәүләтенең химия сәнәгате башлыгы, 19181921 елларда). РСДРП әгъзасы (1897 елдан).

Лев Карпов
Туган телдә исем Лев Яков улы Карпов
Туган 30 апрель 1879(1879-04-30)
РИ, Киев
Үлгән 6 гыйнвар 1921(1921-01-06) (41 яшь)
РСФСР, Мәскәү
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Әлма-матер Императорское Московское техническое училище[d]
Һөнәре инкыйлабчы, химик-технолог
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Җефет Анна Карпова
Балалар уллары Юрий, Владимир

 Лев Карпов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1879 елның 18 (30) апрелендә (вариант: 18 февралендә)[1] Киевта бөлгән сәүдәгәр гаиләсендә туган. Мәскәү югары техник укуханәсен(рус.) тәмамлаган (1910). Студент елларында легаль булмаган марксчыл түгәрәккә йөри башлый. 1897 елда РСДРП фиркасе әгъзасы була. 1898 елның мартында беренче мәртәбә кулга алына. Воронежга, Курскига, Калугага, Тверьга сөргенгә җибәрелә. 1903 елның языннан легаль булмаган хәлдә. «Искра» агенты, соңрак фирка үзәк комитеты әгъзасы буларак, РСДРП ҮК Көнчыгыш һәм Көньяк бюроларын, Полтавада идән асты басмаханәсен, «Вперед» большевиклар гәҗитен оештыруда катнаша. Финляндиядә шартлагыч матдәләр лабораториясе эшен җайга сала. РСДРП ҮК әгъзасы (19041905 елларда). 1907 елның маенда кулга алынганчы, фирканең Мәскәү комитеты белән җитәкчелек итә. 1908 елда качып Мәскәүгә кайта, югары техник укуханәдә укуын дәвам итә. Профессорлар аны «химиянең туып килүче йолдызы» дип атыйлар.

1911 елдан инженер-химик буларак эшли. Владимир губернасында, соңрак Финляндиянең төньягында дөньяда беренче экстракцион канифоль-скипидар заводы төзелеше белән җитәкчелек итә. 1915 елданБондюг химия заводы директоры[2]. Эшчеләрнең хезмәт хакын арттыра, алар өчен кирпечтән йорт төзетә.

1918 елда Л. Я. Карпов РСФСР Халык хуҗалыгы Югары шурасы(рус.) каршындагы химия сәнәгате бүлеге мөдире — яшь Совет дәүләтенең химия сәнәгате башлыгы итеп билгеләнә. Колоссаль хезмәтне искиткеч зур осталык белән башкарып чыга. Үз тирәсенә күренекле галимнәрне җәлеп итә, базасында эре фәнни институт үсәр дип күзалланган фәнни лаборатория (хәзер Л. Я. Карпов исемендәге фәнни-тикшеренү физика-химия инстиуты) оештыра.

  Әгәр Лев Яков улының каты кулы булмаса, армия һәм ил бензинсыз, спиртсыз, буягычларсыз, содасыз... калган булыр иде
РСФСР ХХЮШ җитәкчеләре
 

Үләренә ике көн кала, яңа эре завод проектының соңгы техник эскизларын эшли. 1921 елның 6 гыйнварында каны бозылудан вафат була. Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнә.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Анна Самойл(а) кызы Карпова (кыз фамилиясе — Лувищук, 1883—1968), Мәскәү тарихи музее директоры (1940—1962). 1904 елда өйләнешкәннәр.

улы Юрий (1912—1996), галим-конструктор.
улы Владимир (1907— 1986), химик-технолог, фән докторы, профессор.
оныгы Ирина Владимир кызы Карпова (1933), физика-математика фәннәре докторы, рәссам.

Хәтер үзгәртү

 
Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы
  • 1922 елдан Бондюг химия заводы (1915-1918 елларда заводның директоры булган) Лев Яков улы Карпов исемен йөртә.
  • Мәскәүдәге физика-химия фәнни-тикшеренү институтына исеме бирелгән.
  • Мәскәүдәге медицина препаратлары җитештерү берләшмәсенә исеме бирелгән.
  • Ленинград синтетик юучы чаралар, сабын һәм желатин комбинатына исеме бирелгән.

Әдәбият үзгәртү

  1. Алексей Абрамов. У Кремлевской стены. М.: Издательство политической литературы, 1984, стр.127-128.
  2. В. А. Волков, В. Л. Карпов, Ю. Л. Карпов, К. И. Сакодынский; отв. ред. Я. М. Колотыркин. Лев Яковлевич Карпов, 1879-1921. М.: Наука, 1984.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Алексей Абрамов. У Кремлевской стены. М.: Издательство политической литературы, 1984, стр.127-128.
  2. История: уникальный и неповторимый путь. «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» АҖ рәсми сайты(рус.)(ингл.)