Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы

Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы, рәсми атамасы «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» ачык акционерлык җәмгыяте (рус. ОАО «Химический завод имени Л. Я. Карпова», ингл. OJSC Chemical Plant named by L. Y. Karpov) — Татарстанның Менделеевск шәһәрендә урнашкан җитештерү оешмасы, шәһәр төзүче предприятие. РФнең иң өлкән химия заводларының берсе. 1922 елдан (1915 елда завод директоры булган) инкыйлабчы, химик-технолог, РСФСР химия сәнәгатенә нигез салучыларның берсе Лев Яков улы Карпов (18791921) исемен йөртә.

Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы
Элеккеге исемнәр
Бондюг химия заводы
Төр
ачык акционерлык җәмгыяте, ААҖ
Сәнәгать тармагы химия сәнәгате
Нигезләнгән 1868 ел
Нигезләүче Kapiton Ushkov[d]
Штаб-фатир 423650, ТР Менделеевск, Пионер ур., 2нче йорт
Төп затлар
Дамир Шәмсин, генераль директор
Продукциясе
40 исемнән артык төрдә техник, азык-төлек һәм реактив квалификацияле органик булмаган химия продукциясе, дарулар һәм субстанцияләр, төзелеш материаллары
Чиста керем
38,6 млн сум (2018)
Сайт Рәсми сайт

Бүләкләр:

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы
Менделеевсказот
Заводның логотибы

Милек иясе һәм җитәкчелек үзгәртү

«ТАИФ» ААҖ тавыш бирү акцияләренең 50,01 % ына һәм «Түбәнкаманефтехим» ААҖ 33 % ына хуҗа[1].

Генераль директор (2003 елдан) — Дамир Рафис улы Шәмсин (1964), ТР атказанган химигы.

Махсуслашу үзгәртү

Завод техник квалификацияле химия продукциясен, азык өстәлмәләре һәм реактивлар, фармацевтика субстанцияләрен, төзелеш материаллары җитештерә һәм сата.

Предприятие менеджментының интеграцияләнгән системасы — сыйфат, экология һәм хезмәтне саклау өлкәсендә ISO 9000, ISO 14000, OHSAS 18000 серияләренең халыкара стандартлары таләпләренә туры килә.

Заводта төрле билгеләнештәге органик булмаган химия продукциясенең 45 төре җитештерелә. 2005 елда җитештерү һәм сату күләме — 480 млн. сум, чиста табыш — 3 млн сум. 2009 елның III кварталында 216 778 мең сум керем, чиста табыш 6 031 мең сум тәшкил иткән. 2018 елда чиста керем 38,6 млн сум[2].

Тарих үзгәртү

Бондюг химия заводының ачылу датасы булып заводта беренче продукция — күкерт кислотасын чыгарган 1868 ел исәпләнә. Заводның барлыкка килүенә Алабуга шәһәренең беренче гильдия сәүдәгәре Капитон Яков улы Ушков (18131868) эшчәнлеге сәбәп була. Ул 1850 елда Алабуга өязе Кокшан авылында хромпик (калий дихроматы) җитештерү буенча химия заводына нигез сала. Бондюгтагы заводның алга таба үсеше аның уллары беренче гильдия сәүдәгәре Петр Капитон улы Ушков(рус.) (18401898) һәм аның бертуганы Константин Капитон улы Ушков(рус.) (18501918) эшчәнлегенә бәйле.

1870 елга завод 238 мең пот химия продукциясе: күкерт кислотасы, күкерт балчыгы, ачуташлар, бакыр һәм тимер купорослары җитештерә.

1880-елларда Петр Ушковның тырышлыгы, аның РИ һәм Аурупаның иң яхшы химиклары белән таныш булуы, технологияләрне һәм базарны җентекләп өйрәнүе, шулай ук капитал салу нәтиҗәсендә завод органик булмаган химия продукциясен чыгару буенча РИнең алдынгы предприятиеләренең берсенә әйләнә. Җитештерелә торган тауарлар Мәскәү, Петербург, Париж, Чикаго, Вена, Филадельфия, Казан, Түбән Новгород күргәзмәләрендә 14 тапкыр күрсәтелә.

П. К. Ушков җитештерүнең үсешендә фәннең ролен яхшы аңлаган. Аның чакыруы буенча заводта талантлы инженер-химиклар, соңыннан танылган галим булып үскән Н. П. Алексеев, Г. Д. Вахтель, П. Федотьев, К. Г. Дементьев, Н. П. Вальберг, чит ил белгечләреннән Боман, Вормс, Маклеллан, Байер, Бетгер эшли.

1893 елда заводта электр барлыкка килә. Хәрби ведомство кушуы буенча рус галиме-химик Д. И. Менделеев, РИ диңгез министрлыгының фәнни-техник лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә, соңыннан «пироколлодий» дип аталган төтенсез дары алу өчен заводның җитештерү мәйданчыгын файдалана.

1910 елда рус агрохимия фәненә нигез салучы Дмитрий Николай улы Прянишников(рус.) (18651948) җитәкчелегендә, РИдә беренче тапкыр җирле чималны файдаланып, 3 мең пот күләмендә гади суперфосфатның беренче тәҗрибә-сәнәгать партиясе җитештерелә.

1915 елда завод директоры вазыйфасына инженер-химик Лев Яков улы Карпов (18791921) чакырыла. Ул җитәкчелек иткән чорда (19151917 еллар) сыек хлор, медицина һәм техник хлорофор җитештерелә. Соңгысын җитештерү белән яшь галим-биохимик Борис Илья улы Збарский (соңыннан В. И. Ленинның гәүдәсен бәлзәмләү белән билгеле булачак академик) шөгыльләнә. 1918 елда Л. Я. Карпов РСФСР Халык хуҗалыгы Югары шурасы каршындагы химия сәнәгате бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

1916 елның октябреннән 1917 елның мартына кадәр заводның хәрби-исәп өстәле белән булачак Нобель премиясе лауреаты шагыйрь Борис Пастернак җитәкчелек итә.

1920 елда РСФСР ХКШ карары белән радий тозлары җитештерүне оештыру бурычы куела. Әлеге эш Л. Я. Карпов катнашкан махсус комиссия тарафыннан Бондюг химия заводына йөкләнә. Радий тозларын җитештерүне оештыру эшләре академик Виталий Григорий улы Хлопин(рус.) (18901950) һәм инженер Иван Яков улы Башилов (18921953) җитәкчелегендә алып барыла. Беренче тапкыр табылган радийның бай препаратлары Петроград шәһәрендә узган чиста һәм гамәли химия буенча Менделеев исемендәге өченче съездда күрсәтелә.

1921 елда Чулман елгасындагы портны завод цехлары белән тоташтырган тар колеялы тимер юл төзелеше тәмамлана. Әлеге транспорт 1960-елларга кадәр кулланыла.

1922 елда Бондюг химия заводына Л. Я. Карпов исеме бирелә. 1967 елдан заводның исеме — Л. Я. Карпов исемендәгее химия заводы.

1923 елда заводның үз электростанциясе төзелеп бетә (1917 елда Л. Я. Карпов инициативасы буенча башланган булган).

1929 елда 600 мең сум табыш алган Бондюг химия заводы химия сәнәгатендә социалистик ярыш хәрәкәтенең җиңүчесе була.

19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышында заводның бөтен җитештерү эшчәнлеге сугыш чоры ихтыяҗларына буйсындырыла. Заводта фронт өчен, шул исәптән аэрофотога төшерү өчен кирәкле 22 яңа төр продукция чыгару оештырыла.

1958 елда Чулман буенда Бондюг нефте чыганагы ачылу заводка каты ягулыктан иярчен газга күчәргә мөмкинлек бирә. Предприятиене бердәм дәүләт энергосистемасына тоташтыру заводка үзенең техник-икътисадый күрсәткечләрен арттырырга һәм дәүләт дотацияләреннән баш тартырга мөмкинлек бирә.

1967 елда РСФСР Югары шурасы президиумының 11 август указы белән Бондюг эшчеләр бистәсе Менделеевск шәһәре итеп үзгәртелә. Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы шәһәр төзүче предприятиегә әверелә.

1968 елда ССРБ Югары шурасы президиумының 28 август указы белән, заводка нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан, химия сәнәгатен үстерүдә ирешкән уңышлары өчен завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

1968 елның 21 августында заводның элекке директоры Л. Я. Карповка, 22 августта рус галиме-химик Д. И. Менделеевка һәйкәлләр, 24 августта завод музее ачыла.

 
Музей — элекке «П. К. Ушков һәм К°» иптәшлегенең (хәзерге Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы) конторасының 1870 елда төзелгән административ бинасы

1987 елда заводның 9 продукциясе ССРБ Дәүләт сыйфат билгесенә(рус.) лаек була.

1988 елда ике предприятие: Л. Я. Карпов исемендәге химзавод һәм төзелә торган Яңа Менделеев заводы базасында «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» җитештерү берләшмәсе булдырыла.

1988 елның 25 августында яңа тауар — аммиак селитрасының беренче тоннасы алына.

1990 елда хлорлы барий цехында химия продукциясен җитештерүнең технологик процессының «кыска схемасы» кертелә (авторы А. А. Муравьев). Чара шәһәрдәге экологик хәлне кардиналь рәвештә яхшырта, җитештерү чыгымнарын шактый киметә.

1992 елда җитештерү берләшмәсен үзгәртеп кору нәтиҗәсендә яңадан ике мөстәкыйль предприятие төзелә.

1994 елның 16 мартында Татарстан Республикасының дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитеты карары нигезендә Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» АҖ итеп үзгәртелә.

Тауарлар җитештерә башлау еллары үзгәртү

  • 1916 ел — сыек кальций хлориды, 1933 елдан — каты кальций хлориды җитештерә башлау.
  • 1923 ел — натрий тиосульфаты җитештерә башлау.
  • 1926 ел — барий хлориды җитештерә башлау.
  • 1928 ел — реактив тозлар җитештерә башлау.
  • 1929 ел — натрий сульфиты җитештерә башлау.
  • 1942 ел — фармацевтика субстанциясе — кальций хлориды (су эретмәсе) җитештерә башлау.
  • 1960 ел — фармацевтик субстанциясе — кальций хлориды (кристаллик субстанция) җитештерә башлау.
  • 1963 ел — фармацевтика субстанциясе — натрий тиосульфаты җитештерә башлау.
  • 19642005 елларда — барий окисе һәм углекислый барий гидраты җитештерү.
  • 1973 ел — барий сульфаты җитештерә башлау.
  • 19762013 елларда — МХЗ препаратын җитештерү.
  • 19842016 еллар — силикагельләр җитештерү.
  • 1990 ел — фармацевтика субстанциясе — магний сульфаты җитештерә башлау.
  • 19992015 еллар — натрий пиросульфиты җитештерү.
  • 2004 ел — натрий сульфаты җитештерә башлау.
  • 2006 елтыгызлатылган пенополистирол — «Тимплэкс» плитәләре җитештерә башлау.
  • 2007 ел — КДИ катализаторы җитештерә башлау.
  • 2014 ел — ОПЦ ингибиторлары җитештерә башлау.

Заводка өч мәртәбә банкротлыкка чыгу куркынычы янаган[3].

Төп цехлар үзгәртү

  • Күкертле барий җитештерү цехы
  • Гипосульфит тозлар җитештерү цехы
  • ГОБ һәм катализатор җитештерү цехы
  • Реактив тозлар җитештерү цехы
  • Натрий сульфатлары җитештерү цехы
  • Сульфит тозлар җитештерү цехы
  • Техник силикагель җитештерү цехы
  • Фармакопея хлорлы кальций һәм МХЗ препаратын җитештерү цехы
  • Барий һәм кальций хлоридлары җитештерү цехы
  • Хлорлы кальций җитештерү цехы
  • Экструдацияләнгән пенополистирол җитештерү цехы
 
Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы

Бүләкләре үзгәртү

  • 1968Хезмәт Кызыл Байрагы орденыхимия сәнәгатен үстерүдә ирешкән уңышлары өчен.
  • 1996 — «Аурупаның алтын призы» — химия продукциясенең югары сыйфаты өчен.
  • 1997 — «Химия - 2000» Зур алтын медале — «Алгарыш өчен партнерлык» программасында катнашкан өчен (Кельн, Алмания).
  • 2003РФ Хөкүмәтенең Мактау грамотасы — заводның 135 еллыгы уңаеннан.
  • 2018РФ Хөкүмәте Рәхмәте — химия сәнәгате үсешенә керткән зур өлеше, югары хезмәт күрсәткечләре өчен, заводның 150 еллыгы уңаеннан
  • һ .б.[4][5].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Т. Корнеева. Менделеевский химзавод взялся за передел. Коммерсант, 02.08.2006(рус.)
  2. Годовой отчет 2018(рус.)
  3. Т. Корнеева. Менделеевский химзавод взялся за передел. Коммерсант, 02.08.2006(рус.)
  4. Бүләкләр. Завод сайты(рус.)(ингл.)
  5. Миллиардный рубеж взят. «Элита Татарстана», №8, 2012 г.