Менделеевск туган якны өйрәнү музее

Менделеевск туган якны өйрәнү музее (рус. Краеведческий музей города Менделеевск) — Татарстанның Менделеевск шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Менделеевск шәһәре һәм Бондюг химия заводы тарихы белән таныштыра.

Менделеевск туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Менделеевск районы
Урын Менделеевск
Менделеевск туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1991
Урын 423650 ТР, Менделеевск, Гассар ур., 1.
Директор Константин Геннадий улы Макаров
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

1991 елның 12 февралендә оештырыла. 1992 елдан ТР милли музее филиалы. 2004 елдан муниципаль мәдәният оешмасы. 2006 елдан хәзерге исемен йөртә. Музейны нигезләүче һәм беренче (1991-2010 елларда) директоры — Виктор Николай улы Соловьев (1949). Музей җаваплылыгында «Ушковлар утары» исеме астында 5,1 гектар җир, 6 эреле-ваклы бина тора [1].

Бина үзгәртү

 
Музей бинасы ― «П. К. Ушков һәм К°» иптәшлегенең (хәзерге Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы) элекке конторасының 1870 елда төзелгән административ бинасы

Әүвәл музей өчен урын балалар сәнгать мәктәбендә табыла. Аннары фирка район комитетында бүлмә бирелә[2]. 1991 елда музейга «П. К. Ушков һәм К°» иптәшлегенең (хәзерге Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы) элекке конторасының 1870 елда төзелгән административ бинасы тапшырыла. Бина — республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле. Әлеге тарихи бинада 1985 елга кадәр химия заводы конторасы, 19851989 елларда һөнәри-техник укуханә урнашкан булган. Химия заводы конторасы булган бинада үз заманында галимнәр Д. И. Менделеев, Лев Яков улы Карпов, галим-биохимик Б. И. Збарский, шагыйрь Б. Л. Пастернак (Вятка губернасы Бондюг химия заводы хәрби-хисап өстәле мөдире булып торган), академик В. Г. Хлопин(рус.), рәссам Әмир Мәҗитов, су асты көймәләре өчен «Шквал» тиз очышлы ракета установкасы төзегән Е. Д. Раков[3] һ. б. эшләгән. Тихие Горы пристанендә Надежда Крупская туктап киткән.

Экспонатлар үзгәртү

Мәйданы 136, 4 кв. м. Музейда 14 065 (төп фондта 7 719, ярдәмче фондта 6 346) саклау берәмлеге экспонат исәптә тора. Музейда беренче оештырылган «Кокшан — Бондюга — Менделеевск» экспозициясе 10 ел тора. Экспозицияләр:

  • Вакыт — кеше өчен тозак
  • Тихие Горы. Чулман. Пастернак.
  • Сугышчан Дан залы
  • Әфганстан сугышы
  • Химия залы
  • Минем кече Ватаным
  • Ушковларның кунак бүлмәсе
  • Юрятинга кире кайту
  • Авылдагы йорт

Бондюг эшчеләр бистәсендә (1968 елдан Менделеевск шәһәре), Тихие Горы авылында туган, Бондюг химия заводында эшләгән   Советлар Берлеге Каһарманнары (дүртесе Бондюгның 1нче мәктәбен тәмамлаган) — Василий Белоусов, Михаил Фомин, Михаил Суднишников, Василий Пискунов, Павел Фролов, Пётр Сафронов, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Котдүс Габдрахманов[4] турында күргәзмә булдырылган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Музей Менделеевска. Сайт города Менделеевск и Менделеевского района(рус.)
  2. В. Н. Соловьев. Туризм в Менделеевском районе. Менделеевский музейный вестник(рус.)
  3. РАКОВ ЕВГЕНИЙ ДМИТРИЕВИЧ
  4. Габдрахманов Кутдус Габдрахманович