Иван Башилов, Иван Яков улы Башилов (рус. Иван Яковлевич Башилов, 17 (29) ноябрь 1892, Кашин, Тевир гөбернәсе, Россия империясе20 август 1953(1953-08-20) (60 яшь), Красноярск, РСФСР, СССР) — химик-технолог, металлург, техник фәннәр докторы (1937), профессор (1936), СССР дәүләт премиясе иясе (1948), Русиядә радий һәм сирәк очрый торган миталлар сәнәгатьләренә нигез салучыларның берсе. Бондюг бистәсендә радий заводына нигез сала һәм шушы зводның беренче җитәкчесе була (1920-1921). 1920-еллардан Мәскәүдә: Гамәли минералогия институтында сирәк очрый торган элементлар тәҗрибәханәсе мөдире (1924-1938), Мәскәү нәзек химия технологиясе институтында кафедра мөдире. 1938 елда репрессияләнә, алман-совет сугышы вакытында иреккә чыгарыла.[1]

Иван Башилов
Туган 17 (29) ноябрь 1892
Кашин, Тевир гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 20 август 1953(1953-08-20) (60 яшь)
Красноярск, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Троицки зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Мәскәү дәүләт нәзек химия технологияләре университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В