Тәлгать Миңнебаев

Тәлгать Хаҗиәхмәт улы Минңнебаев (10 гыйнвар, 1953 ел, Кичүчат, Әлмәт районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ - 17 август, 1991 ел, РФ, ТР, Казан) — галим, Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы укытучысы (1982—1987), журналистика теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире (1990—1991), филология фәннәре докторы (1990).

Тәлгать Миңнебаев
Туган телдә исем Тәлгать Хаҗиәхмәт улы Миңнебаев
Туган 10 гыйнвар 1953(1953-01-10)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Кичүчат
Үлгән 17 август 1991(1991-08-17) (38 яшь)
РФ, Татарстан, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Кичүчат урта мәктәбе һәм В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре галим

Биография үзгәртү

Бала чагы үзгәртү

Тәлгать Миңнебаев 1953 елның 10 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында Минкамәр һәм Хаҗиәхмәт абзый гаиләсендә дөньяга килә.

Кечкенәдән табигатьне яратып, белемгә омтылып үсә. Әти - әнисенә, туганнарына карата олы мәхәббәт, остазларына карата хөрмәт, милләт язмышы өчен борчылып яшәү гомер азагына кадәр кызыл җеп булып сузыла.

Тәлгать Миннибаев 1960 елда Кичүчат сигезьеллык мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. Беренче укытучысы Хәдичә Ганиеваны һәрвакыт хөрмәт белән искә ала. Ана теленә мәхәббәт уятучы остазы итеп Зәкия Габитованы саный.

1968 елда Кичүчат авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Әлмәт шәһәренең 1нче урта мәктәбенә укырга керә. Ике елны уңышлы тәмамлаганнан соң, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты тарих һәм филология факультетының журналистика бүлегенә укырга керү өчен документларын тапшыра.

Казан үзгәртү

Күптәнге хыяллары чынга аша, 1970 елда Тәлгать Миңнебаев Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты итеп кабул ителә. Белемгә омтылган егетнең күп вакыты китапханәләрдә, гасыр тузаны эчкән мирасыбызны өйрәнеп үтә. Тәлгать Миңнебаевның иҗаты, үзе язганча, иртә башлана. Җиденче сыйныфтан бирле язмалары газета-журнал битләрендә чыгып килә. Студент елларында ул «Социалистик Татарстан» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була.

Эшчәнлеге үзгәртү

1975 елда ул университетны уңышлы тәмамлый һәм, кулына журналист дипломы алып, Түбән Кама шәһәренең «Нефтехим» берләшмәсенә радиожурналист булып эшкә килә. 4 ел эшләү, кешеләр белән аралашу яшь журналистның каләмен тагын да камилләштерә һәм ул 1979 елда М. В. Ломоносов исемендәге Ленин орденлы Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасына укырга керә.

19791981 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасында белем ала.

Анда 3 ел белемен «тирәнәйтеп», филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алып, 1982 елда үзе укыган Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә эшкә кайта.

19821987 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы укытучысы.

Факультетта ул студентларның иң яраткан укытучыларының берсе була. Яшь укытучы-галим үзенең эзләнүчәнлеге, тирә-юньдәгеләргә булган игътибарлылыгы, үз-үзенә таләпчәнлеге белән аерылып тора. Студентларның курс һәм диплом эшләренә җитәкчелек итә. Актив рәвештә җәмәгать эшләре алып бара: группа кураторы, факультетның стена газетасы редакторы, фәнни түгәрәк җитәкчесе, партиянең Татарстан өлкә комитетының штаттан тыш рецензенты.

1987 елдан башлап 1990 елның октябренә кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты идеология бүлеге инструкторы булып эшли.

1990 елның 24 маенда КПССның Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр Академиясенең массакүләм мәгълүмат чаралары кафедрасы утырышында аның сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ирешү өчен «Массакүләм мәгълүмат чаралары - сәяси эшчәнлек субъекты» дигән диссертациясе тикшерелә һәм яклауга тәкъдим ителә.

1990 елның 25 октябрендә яшерен тавыш бирү юлы белән Казан дәүләт университетының журналистика теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана.

Соңгы елларда Тәлгать Миңнебаев сәясәт белән тирәнтен кызыксына. Без кемнәр, каян киләбез, кая барабыз, киләчәгебез нинди, кайда татарның чын лидерлары – галимне әнә шул сораулар борчыды, шул хакта байтак язмалары дөнья күрде.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү