Кичүчат урта мәктәбе

Кичүчат урта мәктәбе - Татарстан Республикасының Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан мәктәп.

Кичүчат урта мәктәбе
Карта
Төр мәктәп
Шәһәр Кичүчат
Ил  Россия
Координатлар 54°50'11.702"тн, 52°4'27.656"кнч

Кичүчат урта мәктәбенең хронологиясе. үзгәртү

  • 1920 ел - дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла;
  • 1949 ел - мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә;
  • 1961 ел - мәктәп сигезьеллык укуга күчә;
  • 1972 елның марты - сигезьеллык мәктәп яңа таш бинага күчә;
  • 1987 ел - башлангыч мәктәп булып кала;
  • 1992 ел - мәктәп төп гомуми урта белем мәктәбе буларак эшли башлый;
  • 2000 ел - “Татнефть”акционерлык җәмгыяте, “Елховнефть” идарәсе көче белән мәктәпкә капиталь ремонт ясала;
  • 2001 ел - мәктәп гомуми урта белем бирү мәктәбе статусы ала;
  • 2001 ел - “Татнефть”акционерлык җәмгыяте. “Елховнефть” идарәсе көче белән ике катлы янкорма төзелә;
  • 2003 ел - мәктәптә унберьеллык беренче чыгарылыш

Кичүчат урта мәктәбенең тарихы. үзгәртү

Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин бине Фәхреддиннең алтынчы буын бабасы Юлдаш бабай нәселеннән булган барлык ир-атлар имамнар, хатын-кызлар остабикә булып торганнар. Кичүчат халкы элек-электән аң - белемгә омтылып яшәгән, укымышлы кешеләргә хөрмәт белән караган. Ир балаларны имам, мөдәррисләр, ә кыз балаларны остабикәләр укыткан.

Элек Кичүчатта мәктәп булмаган. Балаларны аерым йортларда укытканнар. 1800 елларда Зәйнетдин исемле кеше булган. Аның иптәше Галимә үз фатирында балалар укыткан. Ул бик усал булган. Һәрвакыт кырыенда нечкә тал чыбыгы тоткан. Ул укыткан өчен сәдака алган. Укучылары һәр көнне икешәр утын алып килгәннәр. Сәдака бирергә хәле булмаган балалардан өй эшләрен эшләткән. Галимә 1886 елдан 1890 елларга кадәр укыткан. Аннан соң аның малае Гариф ике кыш укыткан. 1900 елларда Исмәгыйль улы карамулла Исрафил Троицкида укып указ ала һәм Кичүчатта мәктәп оештыра. Һәм балаларны дин укыта башлый. Ир балалар өчен ике күпер арасындагы тал төбенә мәктәп салалар һәм Исрафил шунда укыта башлый, ә кыз балалар аерым квартираларда укыйлар. 1914 елларда ир һәм кыз балалар өчен кибет урынына мәктәп оештыралар. Аларны Хөснетдин мулла остабикәсе дин укыткан. 1914 елда түбән мәхәлләдә мәктәп оештырыла, анда Гәигәшнең Шәрифян мулла укыткан, ә хатыны кызларны үз өендә укыткан. 1917 - 1918 еллар яңача укыта башлыйлар. Искечә уку бетмәгәнлектән яңача уку Гәрәйшин өендә укытыла. Һәм хәзер Миргасим урынындагы Гәрәйша һәм Вәли өендә укытыла. Яңача, дөньяви белем бирүне авылда Газиз, Гали, Ибраһим, мулла кызы Хәтимәләр оештырып җибәрәләр.

1920 елда алты почмаклы мәдрәсәдә татарча 4 еллык белем бирәләр. 1 классны Әлмәттән килеп Зәйтүнә исемле бер кыз, 2 классны Малик, 3 классны Забир, 4 классны Сабанчыныкы Галиев 24 ел укыта. Һәр яңалыкны, авырлыклар белән очрашкач, төшенкелеккә бирелмичә, белемгә омтылган балаларны туплап, аларның әти - әниләре белән уртак фикергә килү, әлбәттә, җиңел булмый. Шул авырлыкларны җиңеп 1924 елда Нурмый Даутов, 1925-1929 елларда Шәһгали Шәяхметов, 1933 елда Нурмый Шәрәфетдинов, 1934 – 1940 елларда Иргән (фамилиясе билгесез) мәктәп мөдире булып эшлиләр.

Кичүчат урта мәктәбе сугыш елларында.

Сугыш елларының авыр хуҗалык һәм укыту эшләрен үз җилкәсендә күтәреп, 1940-1947 елларда мәктәп белән Батуллина Җәмилә җитәкчелек итә.

Бөек Ватан сугышыннан соң мәктәпне Тау ягына, ике күпер арасына салалар. Бу елларда әле башлангыч мәктәп кенә була. 1947-1951 елларда мәктәп директоры булып Миннеханов Гариф эшли. 1949-1950 уку елында авылда җидееллык мәктәп ачыла. Мәктәптә 150 якын укучы укый. 1951 елда мәктәп директоры итеп Галиев Мөдәррис билгеләнә.

Җитәкчелек үзгәртү

  1. Даутов Нурмый (1924 ел)
  2. Шәяхмәтов Шәгәли (1925-1929 еллар)
  3. Шәрәфетдинов Нурмый (1929-1933 еллар)
  4. Иргән (1934-1940 еллар)
  5. Батуллина Җәмилә (1940-1947 еллар)
  6. Миннеханов Гариф (1947-1951 еллар)
  7. Галиев Мөдәррис (1951-1954 еллар)
  8. Нуруллина Фәүзия (1954-1961 еллар)
  9. Җәләлетдинов Гата (1962-1965 еллар)
  10. Хасаншин абый (1965-1966 еллар)
  11. Ситдиков Мөҗәһит (1966-1968 еллар)
  12. Габбасов Габделхак (1968-1971 еллар)
  13. Галиев Алмаз Корбан Гали улы (1971-1982 еллар)
  14. Галиева Гөлнәзирә Габдулла кызы (1982-1987 еллар)
  15. Исламова Фирая Ш. (1987-1988 еллар)
  16. Заһирова Нурфия Сәвәри кызы (1988-1992 еллар)
  17. Шаһиев Рәфкать Шариаздан улы (1992-2002 еллар)
  18. Җамалиева Гөлия Набиулла кызы (2002 – 2010 еллар)
  19. Әхмәтшина Резидә Расих кызы (2010 - 2016)
  20. Талипова Нәркәс Мөкатдәс кызы (2016 елдан бүгенге көнгә кадәр)

Мәктәп тормышы үзгәртү

Уку-укыту эшчәнлеге үзгәртү

  • Электрон журнал һәм көндәлекләр ярдәмендә алып барыла.
  • Һәр укытучыга ноутбук бүленеп бирелгән, уку кабинетлары интерактив такталар, мультимедия проекторы, дистанцион җайланмалар белән җиһазландырылган.

Түгәрәкләр үзгәртү

  • Волейбол
  • Өстәл теннисы
  • Шахмат
  • Күңелле инглиз теле
  • Экологик түгәрәк

Иҗтимагый тормыш үзгәртү

Укучыларның үзидарә советы үз министрлыкларын булдырып, мәктәп тормышын җанландыра.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү