ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 41нче сессиясе
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 41нче сессиясе — Краков шәһәрендә ( Польша) 2017 елның 2 — 12 июлендә уза. Сессия барышында Комитет ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә яңа намзәтләр буенча карар чыгара, исемлеккә элек кертелгән объектларның бүгенге торышын анализлый, Бөтендөнья мирасы турында Конвенцияне (1972 елның 17 октябре — 21 ноябрендә Парижда кабул ителгән, 1975 елдан гамәлдә[1]) тормышка ашыруның башка мәсьәләләрен карый.
Тарих
үзгәртү41нче сессия Польшаның Краков шәһәрендә 2017 елның 2 — 12 июлендә уза.
Бөтендөнья мирасы комитетына Конвенциядә катнашучы илләрнең Генераль ассамблеясы сайлаган Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау турындагы Конвециядә катнашучы 21 илнең вәкиле керә: Азәрбайҗан, Ангола, Буркина-Фасо, Хорватия, Куба, Финляндия, Индонезия, Ямайка, Казакъстан, Кувейт, Лөбнан, Перу, Филипин, Польша, Португалия, Корея Республикасы, Тунис, Төркия, Танзания, Вьетнам, Зимбабве.
Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау турындагы Конвециядә катнашучы 170 илнең хөкүмәт делегацияләре күзәтүчеләр буларак катнаша[2][3].
2017 елда Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде
үзгәртүМәдәният һәйкәлләре
үзгәртү- Швабска-Юра мәгарәләре ( Алмания)
- Мбанза-Конго шәһәре ( Ангола)
- Валонгу шәһәре яр буе ( Бразилия)
- Лейк-Дистрикт ( Бөекбритания)
- Куятаа ландшафты (Гренландия, Дания)
- Язд шәһәре ( Иран)
- Самбор Прей-Кук ( Камбоҗа)
- Хомани ландшафты ( Көньяк Африка Җөмһүрияте)
- Гулангйу шәһәре ( КХҖ)
- Тарновске-Гуры руднигы ( Польша)
- Дөньядан күчү кәшишханәсе (рус. Успенский собор) (Татарстан, РФ)
- Афродисиас ( Төркия)
- Әл-Һәлил шәһәре ( Палестина)
- Карар Израиль хакимиятенең каты тәнкыйтенә дучар булды.
ЮНЕСКОның тагын бер абсурд карары. Хеврондагы патриархлар каберлеге, алар уенча, фәләстыйн милли мирасы, яһүдләрнеке түгел. Монда Адәм һәм Һава җәсәде тынычлык тапкан, монда Библия буенча патриархлар Авраам, Исаак, Иаков[4] һәм аларның хатыннары дәфен ителгән |
- Венеция чоры истәлекләре ( Хорватия/ Италия/ Черногория)
- Әхмәтабад шәһәре ( Һиндстан)
- Окиносима утравы ( Япония)
- Әсмара шәһәре ( Эритрея)
Табигать һәйкәлләре
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү- Бөтендөнья мирасы
- Казан кирмәне — Татарстаннан Бөтендөнья мирасы исемлегенә 2000 елда кертелгән тарихи һәйкәл[6].
- Болгар шәһәре — Татарстаннан Бөтендөнья мирасы исемлегенә 2016 елда кертелгән тарихи һәйкәл[7].
Сылтамалар
үзгәртү- ЮНЕСКОның рәсми сайты
- Бөтендөнья мирасы комитеты 41нче сессиясенең рәсми сайты 2017 елның 20 июнь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Convention Concerning the Protection of the World Cultural and Natural Heritage(ингл.)
- ↑ ЭРА төркеме сайты
- ↑ Polskie Radio (Польша радиосы)
- ↑ Исламда: пәйгамбәрләр Ибраһим (Авраам), Исхак (Исаак), Якуб (Иаков)
- ↑ ТАСС мәгълүмат агентлыгы, 08.07.2017
- ↑ Historic and Architectural Complex of the Kazan Kremlin
- ↑ Bolgar Historical and Archaeological Complex