Телне нормальләштерү

Телне нормальләштерү (телнең планлаштырылуы яки лингвистик нормальләштерү, ингл. Language planning, рус. Языковое планирование, интерлингва — Normalisation linguistic) – сөйләшүчеләр җәмгыяте эчендәге телләрнең яки диалектларның үзләштерелүенә, аларның структура һәм функцияләрен үзгәртү өчен махсус йогынты ясау торышлыгы.[1] Бу эшчәнлек еш хөкүмәтнең планлаштыруы белән ассоциацияләнсә дә, шулай ук хөкүмәткә карамаган оешмалар һәм шәхесләр тарафыннан да тәэсир ителә алган эшчәнлек. Милләткә һәм оешмага караганда, телнең хәлен нормальләштерү максатлары аерылып торса да, гадәттә үз эченә коммуникация уңайлылыгына юнәлгән карарларны кабул итүне һәм үзгәртүләрне кертүне дә ала. Телләрнең үзләштерелүен, аларның функцияләрен һәм структураларын планлаштыру өчен тагын бер мотивация буларак коммуникациянең нәтиҗәлелеген үстерүгә юнәлгән планлаштыру шулай ук нинди телнең кулланышына өстенлек бирергә яки ассимиляция кебек башка иҗтимагый үзгәрешләргә китерә алуы булып торуы.[2]

Телнең замана таләпләренә туры килүе өчен телне проектлаштыру эшчәнлеге уңышлылыгы өчен кирәк булган элементлар:[3] телнең стандартларын билгеләүче регуляторлар (рәсми яки рәсми булмаган агентлыклар, комитетлар, җәмгыятьләр яки академияләр) булдырылуы һәм чыгымнары һәм нәтиҗәлелеге ягыннан юрамалары фаразлана алган табигый тел эшкәртү (ингл.).

Телне проектлаштыру өлкәсе исәпләү лингвистикасы (ингл.) һәм табигый тел эшкәртү өлкәләреннән аерым тора.[4] Телне проектлаштыру өлкәсендәге соңгы тренд – санакларның эшкәртә алган лингвистик мәгълүматны булдыру, архивлау, эшкәртү һәм чыгару өчен Semantic Web технологияләрен куллану.[5]

Телне планлаштыру һәм тел идеологиясе

үзгәртү

Тел планлаштыру өлкәсендәге карарларга дүрт төрле лингвистик идеологияләр йогынты ясый:[2]

  1. Лингвистик ассимиляция – җәмгыятьнең һәр әгъзасы, үзенең ана теленә карамастан, яшәгән җәмгыятьнең доминант телен өйрәнергә һәм кулланырга тиеш дигән ышанычы. Шундыйның үрнәге –   АКШта эшчәнлеген алып барган Инглизчә генә хәрәкәте (ингл.).
  2. Лингвистик плюрализм – бер җәмгыять эчендә күп телләрнең яшәвен кабул итү һәм үсешләренә ярдәм күрсәтү. Үрнәкләр буларак   Швейцариядә французча, алманча, итальянча, һәм романш телләренең янәшә яшәүләре һәм   Сингапурдагы инглизчә, малайча, тамильча, һәм кытайча мандарин телләренең уртак статуслары. Күп телләрнең янәшә яшәүләрен дәвам итүләрен аңлы рәвештә алга сөрелгән лингвистик идеологиясе нәтиҗәсе генә түгел, еш уртак телдәге коммуникацияне нәтиҗәлелеге белән дә аңлатыла ала.
  3. Вернакуляризация — ягъни җирле телне торгызу, аны үстерү һәм дәүләт тарафыннан рәсми тел буларак кабул ителүе. Үрнәкләр буларак   Исраил дәүләтендәге иврит һәм   Перудагы кечуа теле (ингл.).
  4. Интернационализация — рәсми тел буларак яки махсус бер өлкәдә куллану өчен җирле халыкның ана теле булмаган киңрәк коммуникацияләрдә кулланылган телне үзләштерү. Мәсәлән   Сингапур,   Һиндстан,   Филипин яки   Папуа — Яңа Гвинеядагы инглиз теле кулланылышы кебек.

Телне планлаштыру максатлары

үзгәртү

Бүгенге көндә дөньяда галимнәр тарафыннан тел планлаштыруның унбер максаты танылган (Nahir 2003):[6]

  1. Телне чистарту – телнең лингвистик сафлыгын (ингл.) яклау, чит телләр йогынтысыннан һәм кулланучыларның кабул ителгән нормалардан баш тартуыннан саклау
  2. Телне җанландыру – ана теле дәрәҗәсендә сөйләшүчеләр аз яки юк дәрәҗәсендә булган телне яңадан нормаль аралашу коралы (коммуникация инструменты) хәленә кайтару тырышлыгы[7]
  3. Тел реформасы (ингл.) – телнең кулланылышын уңайлырак кылу өчен орфография, язылыш яки грамматика кебек өлкәләргә махсус үзгәрешләр кертү.
  4. Телне стандартлаштыру – региональ диалект яки телнең престижын (ингл.) үстерү, аның төбәктә кулланылышын югарырак дәрәҗәгә чыгару яки стандарт телгә әйләндерү тырышлыгы
  5. Телнең таралышын үстерү – телдә сөйләшүчеләр санын башка телдә сөйләшүчеләрне җәлеп итү аша үстерү тырышлыгы
  6. Лексик модернизация – сүзләрне булдыру яки яраклаштыру юлы белән үзләштерү.
  7. Терминологик унификацияләү – унификацияләнгән терминологияләрне үстерү, аеруча техник өлкәләрдә.
  8. Стилистик гадиләштерелү – лексикон, грамматика һәм стиль ягыннан тел кулланылышын гадиләштерү.
  9. Телләрара коммуникация – аерым сөйләм җәмгыятьләре әгъзалары арасында лингвистик коммуникацияне җиңеләйтү.
  10. Телнең кулланылышын саклау – төркемнең ана телен беренчел яки икенчел тел дәрәҗәсендә кулланылышын саклау, телнең статусын төшерергә янаган яки төшү сәбәбе булган басым очракларында.
  11. Ярдәмчел кодларны стандартлаштыру – телнең транслитерация һәм транскрипция кагыйдәләрен, кулланылган топонимнар (урын исемнәре) һәм ишетмәүчеләр өчен билгеләр кебек ярдәмчел аспектларны стандартлаштыру.

Тел планлаштыру төрләре

үзгәртү

Тел планлаштыру өч төргә бүленә:

Статусын планлаштыру

үзгәртү

Тел статусы

үзгәртү

Тел статусы - телнең престижы һәм телнең функциясе белән бәйле булына карамастан, аерым бер төшенчә кала бирә. Тар мәгънәдә, телнең статусы - аның башка телләргә карата торышы.[8] Телнең статусы 1968 ел эчендә бәйсез буларак en:Heinz Kloss һәм William Stewart тарафыннан тасвирланган дүрт атрибуттан тора. Kloss һәм Stewart телнең статусын билгеләүче аның дүрт сыйфатын билгеләделәр. Методологияләре бераз аерылып торуларына карамастан, икесе дә уртак дүрт атрибутларын алга сөрә:

  1. Телнең чыгышы – җирле яки сөйләшүчеләр җәмгыятенә импортланган тел булуы
  2. Стандартлашу дәрәҗәсе – ‘дөрес’ кулланылышын билгеләүче формаль кагыйдәләрнең җитештерелү дәрәҗәсе
  3. Юридик статус
    1. Бердәнбер рәсми тел (мәс.   Франциядә француз теле,   Төркиядә төрекчә)
    2. Рәсми тел статусы башка тел(ләр) белән уртаклашкан (мәс.   Көньяк Африка Җөмһүриятеда инглизчә һәм африкаанс;   Швейцарияда французча, алманча, итальянча һәм романшча)
    3. Рәсми региональ тел (мәс.   Нигериядәге игбо теле (ингл.);   Һиндстанның Махараштра провинциясендәге Марати теле (ингл.))
    4. Алга сөрелгән тел – ил яки регион дәрәҗәсендә рәсми статусы бумаса да, алга сөрелгән һәм кайвакыт дәүләт рәсмиләре тарафыннан махсус функцияләр өчен кулланылган тел (мәс.   АКШның   Нью-Мексико штатынында испан теле;   Камерунда Көнбатыш Африканың пиджин инглизчәсе (ингл.))
    5. Үзенә калдырылган – ни алга сөрелә, ни эзәрлекләүләнә; бар икәнлеге кабул ителә, ләкин үзенә игътибар ителми (мәс.   АКШта Американың җирле телләре (ингл.))
    6. Эзәрлекләүләнгән тел – кулланылышына каршы рәсми санкцияләр яки чикләүләр булуы (мәс. Франсиско Франко режимы заманында   Испаниядагы галиция, баск һәм каталан телләре хәле;   Грециядә македонча теле)[9]
  4. Җанлылык – телне кулланучыларның өлешенең халык саны кебек башка үзгәрүчегә микъдары.[2]

Язылышы

үзгәртү

Стандартлаштыру

үзгәртү

Телнең бер варианты телнең башка иҗтимагый яки региональ диалектларыннан өстенлек алуга телнең стандартлаштылыруы диелә.[10] Бу вариант супра-диалекталь, яки телнең ‘иң яхшы’ формасы буларак кабул ителә башлый.[11] Кай тел өстенлек алуы зур иҗтимагый нәтиҗәләргә ия, чөрки сөйләм һәм язу диалеклары сайланган стандартка иң якын булган кешеләр привилегияле хәлгә эләгә.[12]

Заманалаштыру/Модернизация

үзгәртү

Заманалаштыру - телнең функцияләрен үтә алуы өчен куллана алган ресурсларны киңәйтергә кирәге туганда урын алган тел планлаштыру формасы. Модернизация еш телнең статусы үзгәргәндә урын ала - мәсәлән ил колониаль көчтән бәйсезлек алганда яки тел укыту сәясәте (ингл.) үзгәргәндә.[10] Заманалаштыруның иң әһәммиятле көче буларак - телгә замандаш семантик мохитләрдәге (ингл.) төрле темалар турында аралашуда кулланылу мөмкинлеген бирүче лексикон киңәйтүе булып тора. Телне планлаштыру белән маташучылар гадәттә аерым игътибарны яңа техник терминнарны билгеләү өчен яңа исемлекләр һәм глоссарийлар (ингл.) әзерләүгә юнәлтә. Шул ук арада, яңа терминнарның җәмгыять эчендәге аерым секторларында бердәм тәртибендә кулланылуына да игътибар итү зарур. Японча һәм венгерча кебек аерым телләр заманалаштыру таләпләренә туры килүләре өчен тиз лексик киңәюен (лексик экспансия) яшәсә, гарәпчә һәм һинди кебек башкалар бу мәсьәләне уңышлы буларак урынга китерә алмадылар..[11] Лексик киңәюне тиз арада башкара алугә ярдәм итүче фактор - яңа терминнарны дәреслекләрдә һәм профессиональ басмаларда, шулай ук специалистларның аралашуында еш кулланылышы. Лексик экспансия процессында лингвистик чисталык мәсьәләләренә еш югары игътибар бирелә, ләкин техник сүз байлыгы аның тел эченә кайдан килүенә карамастан (булсын тел эчендәге сүзләрне формалаштыру (ингл.) яки алынмалар (ингл.) юлы белән) нәтиҗәле була ала.[11] Мәсәлән, венгер теле очрагында яңа лексиканы булдыру гомумән алганда телнең эчке ресурсларына нигезләнеп оештырылса, япон теле үзенең заманалаштыру процессында күп сүзләрне инглиз телендән алынма буларак кабул итте.

Үзләштерелүен планлаштыру

үзгәртү

Мәгариф

үзгәртү

Проблемалар

үзгәртү

Күптеллелек

үзгәртү

Хөкүмәткә карамаган оешмалар

үзгәртү

Киң таралган ирланд милләтчелек һәм мәдәни кемлек хисләренә нигезләнеп,   Ирландияның үзбилгеләнүе алдыннан ирланд телен илнең беренчел теле буларак кире кайтаруга юнәлгән хәрәкәть башланды[13] Ирландиядә инглиз һәм шотланд телләре диалектлары белән гел көндәшлектә булган ирланд теле, Ирландияның Бөекбританиядән бәйсезлек өчен сугыш башлануына кадәр шундый зур яклауны тапмаган иде. Ирландияны де-англификацияләү өчен, тиз арада мәктәпләрдә ирланд телен үзләштерелүен алга сөрүче Гэль лигасы (ингл.) булдырылды.[13] Ирландияның 1922 елда бәйсезлеккә ирешүеннән соң, Лига ирландча теле ил буйлап башлангыч мәктәпләрендәге иң азыннан көнгә бер сәгать укытуда кулланылган тел булырга тиешлеген игълан итте. Ирланд теле укытучылары эшкә алынды, аларны әзерләү өчен педагогика колледжлары булдырылды.

Программаны азагына кадәр җиткерү күбесенчә программа кагыйдәләрен тулысынча үтәми торган аерым мәктәпләр кулында калдырылды. Өстәмә буларак, күп вакыт һәм көч таләп иткән тулы буынны өйрәтү эшенә Лига әзер булмады. Ирландчаның ничек кайтарылырга тиешлеге турында консенсус, системаның прогрессны һәм кешеләрнең теләкләрен күзәтү һәм үлчәү эшчәнлеге өчен план әзерләнмәде. Нәтиҗәдә, хәрәкәть үз көчен югалтты һәм инглиз теле илнең икенче рәсми теле һәм иң күп сөйләшелгән беренчел тел буларак кала бирә. Әлегә Ирландияның тел яңарышы торышлыгы уңышсыз.[14]

Үрнәк: Перу байрагы Перудагы кечуа теле

үзгәртү

Статусын планлаштыру

үзгәртү

  Перу’ның тел планлаштыру тарихы 16 гасырда испаннар тарафыннан колонизациясе белән башлана. Испаннар Перуга беренче тапкыр килгәндә, испаннарның җирле халыклары арасындагы аралашу теле (лингва-франка) буларак кечуа теле кулланылган иде. Еллар узуы белән испаннар испан теленең өстенлеген алга сөрде; нәтиҗәдә испан теле Перуда киң кулланылучы һәм доминант теле дәрәҗәсенә менде.[15] 1975 елда Президент Хуан Веласко Альварадо (en:Juan Velasco Alvarado) җитәкчелегендәге Перуның революцион хөкүмәте кечуа телен Перу дәүләтенең испан теле белән бер дәрәҗәсендәге рәсми тел буларак игълан итте.”[16] Дүрт ел узгач, канун үзгәртелә.[15] Перу’ның 1979 елгы конституциясе испан телен дәүләтнең бердән-бер рәсми теле буларак игълан итә; кечуа һәм аймара телләре өчен Stewart’ның классификациясендәге провинциаль функциясенә тиң “рәсми кулланылыш зоналары” билгеләнә. Шул вакыттан бирле кечуа провинциаль тел буларак яши. Бүген, кечуа телендә сөйләшүчеләр җәмгыятьләре Көньяк Америка буенча таралганы сәбәпле, чикле халыкара аралашу функциясен үти (  Аргентина,   Боливия,   Бразилия,   Чили,   Колумбия һәм   Эквадор). Шулай да, кечуа теленең түбән статуслы булуы сәбәпле, күпчелек очракларында лингва-франка буларак испан теле кулланыла. Соңгы арада, кечу теле академик мохитенең игътибарын җәлеп итте - мәктәпләрдә укытылган дисциплина буларак һәм әдәби кызыксыну темасы буларак.

Телнең корпусын планлаштыру

үзгәртү

Үзләштерелүен планлаштыру

үзгәртү

Кечуа теле Перуның рәсми теле булуыннан чыкканнан бирле, илдәге мәктәпләр кечуа телендә укый-яза белү таләбенә төрлечә карый.[17] Перу’ның мәгариф системасы күбесенчә илнең рәсми теле булган испанча теленә нигезләнә. Кечуаның түбән престижлы булуына карамастан, ул әлегә дә миллионларча испанчаны белүче җирле перу халкы тарафыннан кулланылышта кала бирә. Кайберәүләр төрле телләрдә укый-яза белү программаларын дәвам итү укучыларга белем алу тәрҗибәсен баета, төрле мәдәниятләрдә формалашкан тормышка төрле карашларны үзләштерергә мөмкинлеген бирә дигән карашларны алга сөрә һәм кечуа теленең үзенчәлекләрен саклау кирәклеген ассызыклый.[17] 1975 елга кадәр, Перуда икетелле белем бирү программалар гамәлдә булса дә, кечуа теле башлагыч һәм урта белем бирү мәктәпләрендә дәрес буларак укытылмый иде. 1975 елгы мәгариф реформасыннан соң, чикләнгән сөйләшүчеләр җәмгыятьләрендә икетеллелек программаларында кечуа һәм испан телләренең дәрәҗәсе бер булды. Хөкүмәтнең планлаштыру сәясәтендәге үзгәрешләр аркасында бу эксперименталь программалар соңрак туктатылды, һәм 1996 елдан гына кире кайтарылды. Милли мәдәниятара икетелле мәгариф (ингл.) программаларының булуына карамастан, җирле мәктәпләрдәге укытучылар һәм җәмгыять вәкилләре еш испан телен куллануына өстенлек биреп, икетелле мәгарифкә ярдәм итү торышлыгына аяк чала.[15] Югарыда күрсәтелгәненчә, мәгарифтә кулланылышы уңышлы булуы өчен телнең җәмгыять тарафыннан яклануы әһәммиятлелеген күрсәтә. Кайберәүләр, испан теленең престижы ил буенча югарырак булу сәбәпле, иҗтимагый һәм икътисади сәбәпләр аркасында испанча өйрәнү һәм сөйләшү файдалырак дип ышана. Алга сөрелгән белем бирү программаларының мәгариф процессына файда китерүләре яки кечуа теленең статусын күтәрүләре икеле кала бирә.[15]

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Kaplan B., Robert, and Richard B. Baldauf Jr. Language Planning from Practice to Theory. Clevedon: Multilingual Matters ltd., 1997
  2. 2,0 2,1 2,2 Cobarrubias, Juan. "Ethical Issues in Status Planning." Progress in Language Planning: International Perspectives. Eds. Juan Cobarrubias and Joshua Fishman. New York: Mouton Publishers, 1983.
  3. Language: An Introduction, Lehmann, W.P., 1983, Random House
  4. [1] A definition and short history of Language Engineering, Hamish Cunnigham,Natural Language Engineering (1999), 5: 1-16 Cambridge University Press
  5. Shiyong Lu, Dapeng Liu, Farshad Fotouhi, Ming Dong, Robert Reynolds, Anthony Aristar, Martha Ratliff, Geoff Nathan, Joseph Tan, and Ronald Powell, “Language Engineering for the Semantic Web: a Digital Library for Endangered Languages”, Information Research, 9(3), April, 2004.
  6. Nahir, Moshe. "Language Planning Goals: A Classification." Sociolinguistics: The Essential Readings. Eds. Paulston, Christina Bratt and G. Richard Tucker. Oxford: Blackwell, 2003
  7. Linguist Ghil'ad Zuckermann claims that any attempt to revive a no-longer spoken language is likely to end up with a hybrid - see Zuckermann, Ghil'ad, Hybridity versus Revivability: Multiple Causation, Forms and Patterns. In Journal of Language Contact, Varia 2 (2009), 40-67.
  8. Edwards, John. "Language, Prestige, and Stigma." Contact Linguistics. Ed. Hans Goebel. New York: de Gruyter, 1996.
  9. Wardhaugh, Ronald “Planning.” An Introduction to Sociolinguistics. Malden: Blackwell Publishing, 2008
  10. 10,0 10,1 Christian, Donna (1988). “Language Planning: the view from linguistics”, in Frederick J. Newmeyer, Language: the socio-cultural context, Cambridge University Press, pp 193-211.
  11. 11,0 11,1 11,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок FergusonC не указан текст
  12. Wiley, Terrance G. (2003). “Language Planning and Policy,” in Sandra McKay, Nancy H. Horberger, Sociolinguistics and Language Teaching, Cambridge University Press, pp 103-147.
  13. 13,0 13,1 Macnamara, John “Successes and Failures in the Movement for the Restoration of Irish,” Can Language Be Planned? Ed. Rubin, Joan, and Björn H. Jernudd. Hawaii: The University Press of Hawaii, 1971
  14. Mac Giolla Chriost, Diarmait. “Micro-level Language Planning in Ireland.” Language Planning in Local Contexts Ed. Anthony J. Liddicoat and Richard B. Baldauf, Jr. Clevedon: Multilingual Matters Ltd., 2008
  15. 15,0 15,1 15,2 15,3 Coronel-Molina, Serafin M. "Functional Domains of the Quechua Language in Peru: Issues of Status Planning." University of Pennsylvania
  16. Hornberger, Nancy and Kendell A. King. "Authenticity and Unification in Quechua Language Planning." University of Pennsylvania: 1998.
  17. 17,0 17,1 Hornberger, Nancy “Quechua Literacy and Empowerment." Indigenous Literacies in the Americas Ed. Hornberger, Nancy. New York: Mouton de Gruyter, 1996

Өстәмә әдәбият

үзгәртү
  • Cooper, R. L. Language Planning and Social Change. New York: Cambridge University Press, 1989.
  • Cobarrubius, Juan & Joshua Fishman, eds. Progress in Language Planning: International Perspective. The Hague: Mouton, 1983.
  • Rubin, Joan, Björn H. Jernudd, Jyotirindra Das Gupta, Joshua A. Fishman and Charles A. Ferguson, eds. Language Planning Processes. The Hague: Mouton Publishers, 1977.
  • Bastardas-Boada, Albert. "Language planning and language ecology: Towards a theoretical integration", 2000.

Сылтамалар

үзгәртү