Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле (Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле) – татар һөнәри җыр һәм бию ансамбле, Тукай бүләге иясе. Халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия ярышлары һәм фестивальләре лауреаты.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле | |
Нигезләнү датасы | 1937 |
---|---|
Активлык чорнының башы | 1937 |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Урам | Островски урамы |
Урын | Арианов – Тельпугов йорты[d] |
Барлыкка килгән урыны | Казан |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Жанр | Фольклор |
Чыгыш иле | Россия |
Бүләкләр | |
Адрес | 420111, Россия, Татарстан, Казан, Островский урамы, 2 йорт |
Рәсми веб-сайт | gosansambl.ru |
Сәнгать җитәкчесе | Айрат Хәмитов |
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Викиҗыентыкта |
Тарихы
үзгәртү1937 елны Татарстан АССРның хөкүмәт карары нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хор студиясе – И.В. Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч, ул Татарстан АССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. Бию төркеме җитәкчесе итеп Санкт-Петербургда балет мәктәбен төгәлләгән, Казан шәһәре опера театрының балет биючесе Юрий Адольф улы Муко билгеләнә[1]. Сәнгать җитәкчесе һәм хормейстеры З.С. Әхмәтова ансамбльне 22 ел җитәкли. 1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый.
Ансамбль оешкач, татар халкының күпгасырлык рухи мирасы, легендалары, аның йолалары, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, фольклор бәйрәмнәре, милли киемнәре сәхнәгә менде. Шулар нигезендә 50 дән артык югары сәнгати кимәлдәге җырлы-биюле композицияләр төзелде һәм тамашачыга күрсәтелде.
1938 елның 30 апрелендә — 1 май бәйрәменә багышланган беренче концерты.
Бөек Ватан сугышы елларында
үзгәртүАнсамбль, филармония артистлары белән, 17 концерт бригадасы төзеп, тылда һәм фронтларда 1700 шефлык концерты бирә.
1945 елда ансамбльне Фәйзи Гаскәров җитәкли, ул талантлы биючеләр буынын тәрбияли. РСФСР һәм Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәров куйган биюләр – көнкүрештән алынган, бай эчтәлекле, халык юморы белән өретелгән, көлкеле күренешләргә бай, югары бию техникасы булуы белән тамашачыны үзенә тарта. Аннан соң ансамбльдә Гай Таһиров, Ә. Кәлимуллин биюләр куйдылар[2].
Ансамбль артистларының башкару осталыгын күтәрүгә республиканың композиторлары Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, М. Юдин даими ярдәм итәләр[3].
- 1967 елда Октябрь инкыйлабының 50 еллыгына багышланган һөнәри иҗат төркемнәренең бөтенсоюз ярышында (Мәскәү) ансамбль II урын ала.
- 1977 елда Халыкара Карфаген фесивалендә (Тунис) 37 катнашучы илнең һөнәри ансамбльләре арасында иң яхшысы дип табыла.
- 1978 елда җитәкчелеккә Лима Кустабаева килә. Ул унлап концерт һәм театральләштерелгән тамаша программасы булдыра.
- 2000 елда ансамбль XLIII Халыкара фестивальдә (Франция) уңышлы чыгыш ясый.
- 2004 елда “Россия сәнгате һәм кинематографы” фестивалендә (Ницца, Франция) катнаша.
- 2014 елда Халыкара милли мәдәниятлар фестивалендә (Маргис, Прованс, Франция) чыгыш ясый[4].
Чит илләрдәге чыгышлары
үзгәртүКытай (1960), Италия (1978), Төркия (1983), Япония (1987), Франция (1996, 2000, 2004, 2014), Бөекбритания (1997), Гыйрак (1997), Алмания, Монголия, Тунис, Кипр, Мальта, Нигерия, Бенин, Сенегал, Чехословакия, Югославия, Маҗарстан, Финляндия һ.б.[2]
Репертуар
үзгәртү- «Кич утыру» Александр Ключарев, Фәйзи Гаскәров
- «Туй» Заһид Хәбибуллин, А. Нарыков
- «Сарман» Д. Абдуллин, Гай Таһиров
- «Каз өмәсе» Халык көе, Раилә Гарипова
- «Сәйдәш» Салих Сәйдәшев көе, Лима Кустабаева
- «Шәрык клубы» Халык көе, Лима Кустабаева
- «Сабантуй» Б. Лялаев, Р. Гарипова, Й. Мәҗитов, Лима Кустабаева
- «Корбан-бәйрәм» Мәсгудә Шәмсетдинова, Р. Гарипова, Лима Кустабаева
- «Рамазан» Мәсгудә Шәмсетдинова, Раилә Гарипова, Т. Латыйфуллин, Лима Кустабаева
- «Әнисә», татар халык җыры (Мансур Мозаффаров хор өчен эшкәрткән) һ. б.
Бүләкләре
үзгәртү- Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1939, 1945, 1978, 1986)
- Бөтенсоюз конкурсы лауреаты (1967)
- Халыкара Карфаген фольклор коллективларының фестивале лауреаты (Тунис, 1977)
- Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1960) – татар хор мәдәниятен һәм ССРБ халыкларының музыка иҗатын даими таныткан өчен (сәнгать җитәкчесе – Җәүдәт Айдаров).
- Халыклар дуслыгы ордены (1988).
Бина
үзгәртүОстровский урамы, 2нче санлы йорт адресы буенча урнашкан 3 катлы бина (Арианов – Тельпугов йорты) [5], республика дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты. Гомуми мәйданы ― 1279,8 кв.м. XIX гасырның беренче яртысында салынган. Бина дәүләт ансамбленә репетицияләр үткәрү һәм административ-хуҗалык эшләре өчен дип бирелгән. Бинага соңгы тапкыр 1996-1999 елларда ремонт ясалган. 2023 елның мартында яңа ремонт башланган. [6]
2023 елның язында башланган ремонт эшләре ел ярым дәвам иткән. 2024 елның ноябренә җыр һәм бию ансамбле бинасында төп ремонт эшләре төгәлләнгән. Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Арианов-Тельпугов йортын яңарту төбәк бюджетына 146,8 млн сумга төшкән. Яңа түбә куелган, ут, җылылык, су системасы, эчке бизәлеш, бинаның тышкы фасады яңартылган. Репетиция залы өчен өстәмә мәйдан булдырылган[7].
Шәхесләр
үзгәртүДиректорлары
үзгәртү- 1937-??? —
- 1944-1950 — Фәйзи Гаскәров
- 2004-әлегә — Юрий Жуков
Сәнгать җитәкчеләре
үзгәртү- 1938 — 1959 — Зөләйха Әхмәтова
- 1939, 1960 — 1970 – Александр Ключарёв
- 1959 — 1965 – Җәүдәт Айдаров
- 1967 — 1968 – Әзһәр Абдуллин
- 1974 — 1978 – Геннадий Скалозубов
- 1978 — 1999 – Лима Кустабаева
- 2000 — 2005 – Ренат Вәлиев
- 2005 елдан – Айрат Хәмитов[8]
Танылган артистлары
үзгәртүБүген ансамбль артистлары 3 төркемдә эшли: бию төркеме, хор төркеме, оркестр.
- Сәнгать җитәкчесе – Айрат Хәмитов, Татарстанның халык артисты.
- Баш дирижёр – Рәшит Мостафин, Татарстан АССР халык артисты.
- Баш хормейстер – Нияз Гәрәев
- Баш балетмейстер – Раилә Гарипова, Татарстан АССР халык, РФ атказанган артисты.
- Хормейстер – Венера Гәрәева, Татарстан АССР халык артисты[9]
- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
туу датасы | Исем | әлма-матер | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1926-02-15 | Габдулла Рәхимкулов | Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле | 1997-10-09 | ||
1945-06-04 | Лена Шакирҗанова | 80 нче мәктәп Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстан (телерадиокомпания) |
Lena Shagyirzhan | 2017-01-16 | |
1946-11-22 | Раилә Гарипова | Мәскәү дәүләт мәдәният университеты | Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле | Railya Garipova |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ансамбль сайты
- ↑ 2,0 2,1 ТР башкаласы сайты
- ↑ ТР башкаласы сайты
- ↑ http://www.tatans.com/about_us/news/
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Җыр һәм бию ансамбле: түбәдән су ага, диварлар ярык яки Иске аэропорт бинасы турында хыял. Интертат, 17.10.2022
- ↑ Р. Мөхәммштова. Җыр һәм бию дәүләт ансамбле бинасында көтелгән ремонт башланган. Татар-информ, 30.03.2023
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Татарстан Җыр һәм бию ансамбле ремонттан соң бинасына кайтты: Монда яхшырак яши башладык. Татар-информ, 26.11.2024
- ↑ Милләттәшләр.ру сайты
- ↑ ансамбль сайты
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998