Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
(ТР Мәгариф министрлыгы битеннән юнәлтелде)
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы | |
Нигезләнү датасы | 26 февраль 1918[1] |
---|---|
Җитәкче | Илсур Һадиуллин |
Дәүләт | Россия[2] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан, Казан һәм Вахитов районы |
Урын | Дом П.Г. Каменева — Крупенниковых (Казань)[d] |
Юрисдикциягә карый | Татарстан |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы |
Бәйле оешмалар | Кайбыч районы мәгариф бүлеге һәм Гыйльми Үзәк |
Вакыт мизгеле | 28 сентябрь 1920, 28 март 1946, 8 август 1988, 22 июнь 1995 һәм 9 сентябрь 2004 |
Адрес | 420111, Россия, Татарстан респ., Казан шәһ., Кремль ур., 9 йорт |
mailto:mon@tatar.ru | |
Рәсми веб-сайт | mon.tatarstan.ru һәм mon.tatarstan.ru/eng/(ингл.)[2] |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Викиҗыентыкта |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (рус. Министерство образования и науки Республики Татарстан) – Татарстан Республикасында мәгариф, фән һәм инновация өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән системасы белән идарә итүче, закон тарафыннан билгеләнгән очракта, дәүләт хакимиятенең башка башкарма органнарының бу өлкәсендәге эшчәнлеген координацияләүче башкарма хакимият органы.
2020 елдан министр вазифасын Илсур Һадиуллин башкара.
Тарих
үзгәртүХәзерге рәвештә министрлык 2004 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең №УП-570 санлы Указы нигезендә барлыкка килә. Элеккеге Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы итеп үзгәртелә.
Министрлыкның бурычлары
үзгәртү- Мәгариф һәм фән өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекләрен гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чаралар булдыру;
- Белем алучы һәм тәрбияләнүче кешенең конституция гарантиясен һәм законлы интересын, шулай ук, белем бирә торган учреждениядә эшләгән педагогик хезмәткәренең хокукын һәм законлы интересын тәэмин итү;
- Мәгариф үсеше механизмнарын формалаштыру һәм Республиканың инновация үсешендә социаль-икътисадый ихтыяҗына һәм стратегик программасына туры килгән милли-төбәк компонентлары;
- Татарстан Республикасы тарихын, мәдәниятын, милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кайтып калган милли мәгарифне һәм тәрбияне камилләштерү, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүдә нәтиҗәле технологияләр куллану;
- Фәнни-мәгариф эшчәнлектә яңа формалар һәм технологияләр кертү һәм куллану;
Функцияләр
үзгәртү- Мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә булган белем бирү, урта белем бирү эшчәнлеге, урта һәм югары профессиональ белем бирү белән идарә итү (Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган вәкаләтләр кысаларында), урта белем бирү учрежденияләрендә балаларга өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән идарә итү, профессиональ өстәмә белем бирү һәм профессиналь башлангыч белем бирү эшчәнлеге белән идарә итү; шулай ук, ятим балаларга, әти, әни тәрбиясез калган балаларга, сәламәтлеге чикләнгән балаларга, үз-үзен девиантлы тоткан балаларга һәм үсмерләргә белем бирү;
- Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учрежденияләренең фәнни, фәнни-техник һәм фәнни оешмалар эшчәнлеге белән идарә итү;
- Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына беркетелгән эшчәнлек төрләрен лицензияләү.
Структура
үзгәртү- Лицензияләү һәм дәүләт аккредитациясе идарәсе
- Күзәтү һәм контроль идарәсе
- Гомуми белем бирү идарәсе
- Бердәм дәүләт имтиханын оештыру бүлеге
- Педагогик ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү бүлеге
- Балаларны тәрбияләү һәм аларга өстәмә белем бирү бүлеге
- Мәктәпкәчә мәгариф секторы
- Мәгариф процессы, милек һәм хезмәтне яклауга ихтыяҗны фаразлау бүлеге
- Мәгарифне үстерү һәм "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру бүлеге
- Үзебездә һәм халыкара дәрәҗәдә эшли торган мәгариф яшьләр программаларын һәм проектларын координацияләү бүлеге
- Басмалар һәм укыту-методик әдәбияты бүлеге
- Мәгарифтә мәгълүмати технологияләрне үстерү бүлеге
- Автоматлаштырылган идарә системалары һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге
- Дистанцион мәгариф секторы
- Фәнни эзләнүләрне координацияләү һәм үстерү бүлеге
- Инновацион эшчәнлекне координацияләү һәм үстерү секторы
- Дәүләт заказларын көйләү һәм оптимизацияләү бүлеге
- Икътисад, бюджетны планлаштыру, хезмәт өчен түләү бүлеге
- Һөнәри мәгариф идарәсе
- Оештыру бүлеге
- Хатлар, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм ММЧ белән эшләү бүлеге
- Кадрлар сәясәте бүлеге
- Педагогик кадрларны аттестацияләү бүлекчәсе
- Юридик бүлек
- Махсус һәм мобилизация эше бүлекчәсе
- Бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге
- Эшләр идарәсе
- Секретариат
- Канцелярия
- Техник һәм хуҗалык хезмәте күрсәтү бүлеге
- Мәгариф объектларының капиталь төзелеше һәм ремонтын техник күзәтү бүлеге
Бәйле оешмалар һәм феноменнар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Татарстан мәктәпләре һәм Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары.
Шәхесләр
үзгәртүҖитәкчеләр
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Татарстанның мәгариф министрлары.
- 1920-1921 — Хәсән Солтанов
- 1921-1922 — Шаһит Әхмәдиев
- 1922-1924 — Микъдәт Борындыков
- 1924-1926 — Шаһит Әхмәдиев
- 1926-1927 — Мөхәммәт Таһиров
- 1927-1928 — Нәсыйх Камалетдинов
- 1928-1931 — Исхак Рәхмәтуллин
- 1932-1934 — Әскәр Биктаһиров
- 1934-1937 — Шаһвәли Башкиров
- 1937-1938 — Гомәр Бакиров
- 1938-1939 — Зариф Шәрипов
- 1939-1948 — Гомәр Кантүков
- 1948-1950 — Гали Әбүзәров
- 1950-1958 — Әминә Вәлиуллина
- 1958-1976 — Мирза Мәхмүтов
- 1976-1980 — Владимир Иванов
- 1980-1990 — Равил Низамов
- 1990-1997 — Васил Гайфуллин
- 1997-2004 — Фарис Харисов
- 2004-2007 — Рәис Шәйхелисламов
- 2007-2009 — Наил Вәлиев
- 2009-2012 — Альберт Гыйльметдинов
- 2012-2017 — Энгел Фәттахов
- 2017-2020 — Рәфис Борһанов
- 2020-2025 — Илсур Һадиуллин
Урынбасарлар
үзгәртү- Андрей Поминов
- Тимерхан Алишев
- Лариса Сулима
- Айдар Каюмов
- Гөлнара Габдрахманова (министр урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе). 2018 елның 4 маеннан (ТР мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирадә Әюпова урынына) — Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе[3]
Аерым танылган хезмәткәрләре
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | исем | тасвирлама | Викиҗыентыктагы төркем | туу датасы | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|
Галимҗан Ибраһимов | татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе | Galimzhan Ibrahimov | 1887-03-12 1887 |
1938-01-21 1938 | ||
1918 | 1928 | Мөхетдин Корбангалиев | Muhitdin Kurbangaliev | 1873-10-26 1873-11-07 |
1941-06-03 | |
Габдулла Шөнаси | 1885 | 1938-11-03 | ||||
2012-10-01 | 2017-12-04 | Энгель Фәттахов | 1961-06-12 | |||
Илсур Һадиуллин | Ilsur Hadiullin | 1964-10-18 | ||||
2004 | 2007 | Рәис Шәйхелисламов | 1951-10-24 | |||
Лилия Әхмәтҗанова | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы | |||||
2018 2022 |
2019 2024 |
Илгиз Халиков | тел белеме галиме, ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе | Ilgiz Khalikov | 1983-08-27 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ 2,0 2,1 2,2 GRID Release 2019-02-17 — 2019-02-17 — 2019. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.7738979
- ↑ Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа җитәкчесе билгеле булды. «Шәһри Казан», 5.05.2018
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт 2016 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган.