Башкортстан чуашлары

Башкортстан чуашлары 117317 кеше исәпләнә (2002). 1989-2002 еллардан бирле чуашлар саны үзгәрми диярлек. Башкортостанга чуашларның көчле агымы XVI—XIX гасырларда күзәтелгән.

Башкортстан чуашлары
Сурәт
Туган тел чуаш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Халык саны 117 317
 Башкортстан чуашлары Викиҗыентыкта

Таралып утыруы үзгәртү

Зур Россия энциклопедиясе шушындый мәгълүмат бирә:

Жи­вут так­же ...на юго-за­па­де Баш­кор­то­ста­на (107,5 тыс. чел., круп­ней­шая эт­нич. груп­па в Биж­бу­ляк­ском рай­оне [1])

Алар Башкортостанның көнбатыш, көньяк-көнбатыш һәм үзәк районнарында чагыштырмача компакт рәвештә таралып утырганнар. Республикада 21 шәһәр. Чуашлар Өфедә (12312 кеше), Стәрлетамакта (12200 кеше), Бәләбәйдә (5992 кеше), Салаватта (3711 кеше), Мәләвездә (2778 кеше), Октябрьскийда (2384 кеше) һәм Күмертауда (2346 кеше) яшиләр. Республиканың 54 районының 22 сендә чуаш халкы: Авыргазы (12527 кеше), Бишбүләк (10428 кеше), Стәрлетамак (4942 кеше), Кырмыскалы (4779 кеше), Бәләбәй (3942 кеше), Миякә (3285 кеше), Гафури (3192 кеше), Ярмәкәй (2912 кеше), Шаран (2687 кеше) һәм Федоровка (2384 кеше) районнары территорияләрендә оешып урнашкан. Башкортстанда тик чуашлардан гына торган 192 торак пункт, катнаш составлы — 72: 38 — чуаш-рус, 14 — чуаш-татар, 9 — чуаш-башкорт, 7 — чуаш-мордва, 3 — чуаш-украин һәм 1 — чуаш-рус-башкорт авылы бар. Теле һәм мәдәнияте буенча алар, берәмлек кенә югары чуаш авыллары булуга карамастан, түбән чуашлар төркеменә карый.

Республиканың чуаш халкы яшәгән иң борынгы һәм эре торак пунктларына Авыргазы районындагы Бишкаен (1209 кеше), Яңа Федоровка (752 кеше), Чуаш-Карамалы (846 кеше), Мәсәле (692 кеше), Шланлы (752 кеше), Наумкин (690 кеше), Бакалы районындагы Иске Маты (1149 кеше), Бәләбәй районындагы Слакбаш (512 кеше) һәм Ермолкин (530 кеше), Бишбүләк районындагы Бишбүләк (5191 кеше), Базлык (1063 кеше), Кош-Елга (900 кеше), Кистәнле-Богдановка (652 кеше), Зирекле (568 кеше), Гафури районындагы Антоновка (620 кеше) һәм Морак (691 кеше), Ярмәкәй районындагы Суккул (877 кеше), Ишембай районындагы Васильевка (756 кеше),Кырмыскалы районындагы Сихонкино (867 кеше) һәм Еремкин (734 кеше), Куергазы районындагы Керәүле-Илюшкин (582 кеше), Миякә районындагы Кожай-Семеновка (711 кеше) һәм Яңа Карамалы (692 кеше), Стәрлетамак районындагы Косяковка (646 кеше) һәм Ишбарс,Федоровка районындагы Новоселка (700 кеше), Чакмагыш районындагы Йомаш (769 кеше), Шаран районындагы Наратасты (759 кеше) һәм Дүртөйле (507 кеше) керә.

Чуаш милли-мәдәни автономиясе үзгәртү

Чуаш мәдәни үзәкләре Өфедә, Стәрлетамакта һәм Ишембайда эшли

2015 елда Башкортстанда Чуаш милли-мәдәни автономия оештырыла. "Әлеге вакытта Башкортстанда 100 меңнән артык чуаш яши. Республикада чуаш милләтеннән 9 меңнән артык бала белем ала. Укулар туган телдә 23 мәктәптә һәм филиалларда алып барыла. 82 мәктәптә һәм туган чуаш теле филиалларында предмет буларак 4 меңнән артык укучы белем ала. Шулай ук төбәктә "Урал-Сасси" республика газетасы һәм чуваш телендә берничә муниципаль басма чыга",- дип билгели делегатлар[2]].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Чуваши // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 29-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Чуваши//Большая российская энциклопедия 2020 елның 20 октябрь көнендә архивланган.
  • Петров И. Г. Чуваши // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чуваши//Большая российская энциклопедия, archived from the original on 2020-10-20, retrieved 2020-08-28 
  2. [https://www.bashinform.ru/news/693574/#ixzz3Pv7d3axr/ В Башкирии создана Чувашская национально-культурная автономия