Аҗария Автономияле Республикасы

Грузия составындагы автономияле республика

Аҗария Автономияле Республикасы[4] (гөрҗ. აჭარის ავტონომიური რესპუბლიკა, Ач'арис автономиури республика), АҗарстанГрузиянең иң кырый көньяк-көнбатышындагы тарихи, географик һәм сәяси- административ төбәге.

Аҗария Автономияле Республикасы
гөрҗ. აჭარის ავტონომიური რესპუბლიკა
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1991
Рәсми исем აჭარის ავტონომიური რესპუბლიკა
Рәсми тел гөрҗи теле
Дәүләт  Гөрҗистан
Башкала Батум
Административ-территориаль берәмлек Гөрҗистан
Сәгать поясы UTC+04:00
Геомәгълүматлар Data:Georgia/Ajaria.map
Иң югары ноктасы Kanli[d]
Хөкүмәт башлыгы Арчил Хабадзе[d]
Әгъзалык Ассамблея европейских регионов[d][1]
Халык саны 354 900 (2021)[2],
423 000 (1994)[3],
410 980 (1995)[3],
391 580 (1996)[3]
Административ бүленеше Батум, Кедский муниципалитет[d], Кобулетский муниципалитет[d], Хелвачаурский муниципалитет[d], Хулойский муниципалитет[d] һәм Шуахевский муниципалитет[d]
Акча берәмлеге грузинский лари[d]
Нәрсә белән чиктәш Гурия[d], Самцхе-Джавахети[d], Ардахан[d] һәм Артвин[d]
Кулланылган тел Лаз теле
Мәйдан 2919 км²
Харита сурәте
Подробная карта
Рәсми веб-сайт adjara.gov.ge
Карта
 Аҗария Автономияле Республикасы Викиҗыентыкта

1921 елның 16 июлендә Аҗария АССР буларак оештырыла, атеистик СССРда милли түгел, ә дини принципка нигезләнгән ике автономиянең берсе (икенчесе — Таулы Бәдәхшан). [5] 1990 елдан ― хәзерге исемдә.

Башкаласы Батуми ― Грузиянең төп диңгез капкасы. Диңгез буе зонасында (Кобулети, Махинҗаури, Гонио, Сарпи һ.б.), нигездә, совет чорында ук төзелгән шифаханә-дәвалау учреждениеләре урнашкан. Тау курортлары эшли.

Аҗариянең төп халкы – аҗарлар – грузин халкының этнографик төркеме, гарәп яулап алулары чорында халыкның бер өлеше ислам динен кабул иткән.[6]

География үзгәртү

 
Батуми порты (Лев Феликсович Лагорио, 1881 ел)

Көньякта Төркия белән чиктәш (121 км дәвамында), көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан Кара диңгез белән юыла. Аҗариянең мәйданы – 2,9 мең кв. км, халык саны – 330 меңнән артык кеше (төп халкы аҗарлар). Аҗария территориясе табигый шартларның үзенчәлекләре буенча ике өлешкә — диңгез буе һәм тау өлешләренә бүленә.

Климат үзгәртү

Диңгез буе өлеше субтропик зонага хас югары уртача еллык температура (+14,5 градус, шул ук вакытта кышның иң салкын ае — гыйнварның температурасы — +6,5 градус), явым-төшемнең күплеге (елына уртача 2500 мм) һәм кояшлы көннәрнең күп булуы белән аерылып тора. Диңгез яры буе Аҗария субтропиклары дымлы типка керә һәм төньяк һәм көнбатыш Кара диңгез буендагы коры Урта диңгез субтропикларыннан аерыла.

Таулы Аҗариядә, тау киртәләре аркасында, Кара диңгезнең йогынтысы зәгыйфь, шуңа күрә монда һава нык коры. Тауларның уртача биеклеге – 2000-3500 м. Годерс кичүе аша (2025 м) дәүләт дәрәҗәсендә әһәмиятле Батуми – Ахалцихе автомобиль юлы уза. Диңгез өсте тигезлегеннән 920 м биеклектә урнашкан Хулода гыйнварда уртача температура +1 градус, июльдә +19 градус.

Гидрография үзгәртү

Аҗариянең барлык елгалары Кара диңгез бассейнына карый. Иң тулы сулысы – тамагы Грузиядә урнашкан Чорох елгасы (Аҗариядә озынлыгы — 26 км), шулай ук Аҗария территориясендә Чорох елгасының ике кушылдыгы — Аҗарисцкали һәм Мачахела ага. Кинтриши, Чаквисцкали, Королисцкали елгалары турыдан-туры Кара диңгезгә коя. Аҗариянең тау елгалары югары гидроэнергетика потенциалына ия (1,2 млрд кВтка кадәр).

Флора һәм фауна үзгәртү

Аҗария үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы уникаль һәм төрле. Җирле үсемлек дөньясының үзенчәлекләре борынгы бозлык дәверендә(рус.) Колхиданың иң борынгы реликтларның сыену урыны булуы белән бәйле. Шул ук вакытта, реликтларының зур өлеше җирле, Колхиданыкы, аларның бер өлеше эндемик. Аҗария флорасында якынча 1700 үсемлек төре бар. Шуларның 41 е Грузиянең Кызыл китабына кертелгән. Урманнар 186 965 га мәйданны били, урман белән капланганлык дәрәҗәсе — 65,1% (чагыштыру өчен: Грузия буенча бу күрсәткеч — 39,6%, күрше Төркиядә – 11 %). Урманнарның 60% тан артыгы диңгез өсте тигезлегеннән 1000 метрдан югарырак биеклектә урнашкан. Нигездә яфраклы (бук, имән) һәм ылыслы (чыршы, нарат, пихта) урманнары киң таралган. Кыйммәтле һәм файдалы фаунаны саклау өчен Кинтриш тыюлыгы оештырылган.

Файдалы казылмалар үзгәртү

Аҗария төрле файдалы казылмаларга бай — бакыр һәм полиметаллар ятмалары (Вараза, Оболо-Канли-Каиа, Цкалбокела, Верхнала, Велибури, Ваио), аларда кыйммәтле һәм сирәк элементлар бар; төзелеш материаллары чыганаклары, төсле һәм эшләнмәләр өчен ташлар, минераль һәм чиста сулар. Кара диңгез яр буенда, Кобулети–Чолоки киселешендә, магнитлы комнар бар. Химик чималдан күкерт колчеданын һәм күпсанлы алунит күренешләрен билгеләргә кирәк. Төзелеш максатларында кулланыла торган тау токымнары киң таралган. Болар – төрле вулканик һәм интрузив токымнар: андезитлар, базальтлар, сиенитлар, дацитлар һ. б. Борынгы заманнардан табигый ташлар чиркәү һәм гражданлык төзелеше өчен кулланылган. Кара диңгез шельфында нефть һәм газ чыганакларын ачыклау перспективалары бар. Диңгездә 50-1500 метр тирәнлектә урнашкан берничә перспектив структура табылган.

Тарих үзгәртү

1921 елның 16 июлендә Грузия ССР Революцион комитеты, мөселман-грузиннар автономиясе буларак, Грузия ССР составында Автономияле Аҗарстан Социалистик Совет Республикасын төзү турында декрет чыгара. 1936 елның 5 декабрендә ул Аҗарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы итеп үзгәртелә.

1991 елда СССР таркалганнан соң, Грузия бәйсезлек алу белән Аҗария аның составында автономияле республика була. 1991-2001 елларда автономияле республика Югары советы рәисе (2001 елдан Автономияле республика Башлыгы) вазыйфасында Аслан Абашидзе(рус.) тора. Абхазия һәм Көньяк Осетия җитәкчелегеннән аермалы буларак, тулы бәйсезлеккә ирешергә тырышмый һәм Аҗарияне республикада таможня җыемнарын калдыру хокукы булган «ирекле икътисадый зона» буларак үстергән. Ләкин аның үзәктән аерымлану сәясәте Тбилисида хупланмаган. 2003 елда Грузиядә хакимияткә килгән Михаил Саакашвили республикага басым ясый башлый. Нәтиҗәдә, 2004 елда Абашидзе хакимияттән читләштерелә. Аннан соң автономияле республика белән Леван Варшаломидзе(рус.) җитәкчелек итә башлый. Саакашвили Хөкүмәте Аҗария автономиясен шактый киметә.

Закон чыгару органы үзгәртү

 
Батумда хөкүмәт бинасы

Аҗария Автономияле Республикасының Югары Советы (гөрҗ. Աջարիայի Ինքնավար Հանրապետության բարձրագույն խորհուրդ – Грузия составындагы Аҗария Автономияле Республикасының иң югары вәкиллекле һәм закон чыгару органы. Совет дүрт елга сайланган 21 әгъзадан тора. Әлеге орган башлыгы (Рәис) Грузия Президенты тарафыннан билгеләнә. Югары Совет бинасы Батумида урнашкан.

Административ бүленеш үзгәртү

Аҗария 5 муниципалитеттан (2006 елга кадәр — районнар) һәм республика әһәмиятендәге 1 шәһәрдән (Батуми) тора. Башкаласы – Батуми (172,100 кеше, 2021) [7]

Муниципалитетлар
Муниципалитет исеме Муниципалитет үзәге
1 Батум (башкала)
2 Кеда муниципалитеты Кеда (бистә)
3 Кобулети муниципалитеты Кобулети
4 Хелвачаури муниципалитеты Батум
5 Хуло муниципалитеты Хуло (бистә)
6 Шуахеви муниципалитеты Шуахеви (бистә)

Халкы үзгәртү

2018 елның 1 гыйнварына Аҗария халкы 346 300 кеше, 2014 елның 1 гыйнварына — 396 600 кеше тәшкил иткән. 2014 елгы халык санын алу буенча республика халкы 333 953 кеше тәшкил иткән, 2002 елгы җанисәп буенча — 376 016 кеше (93,4 % — грузиннар (аҗарлар), 2,4 % — руслар, 2,3 % — әрмәннәр, 0,6 % — греклар, 0,4 % — абхазлар, 0,9 % — башкалар).

Дин үзгәртү

 
Батум мәчете

Госманлы хакимияте елларында, башка крипто-христианнар кебек, аҗарлар көнкүрештә ислам белән православие диннәрен катыштырып кулланган. 1990 һәм 2000-елларда Грузин Православие чиркәве хуплавы астында Аҗариядә үткәрелгән грузиннарны күпләп христианлыкка кире кайтару сәясәте нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта Аҗариядә христианнар һәм мөселманнар нисбәтенең 55% : 40% тәшкил итүенә китерә, гәрчә 1980-еллар ахырында мөселманнар өстенлек иткән (70 %). 2014 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча:

Икътисад үзгәртү

Төп тармаклар: нефть эшкәртү, чәй үстерү, шәраб җитештерү, консервлау һ.б. Җиңел сәнәгать, агач эшкәртү сәнәгате үсеш алган. Аҗарисцкали елгасында ГЭС эшли. Төбәк территориясендә бакыр, полиметаллик рудалар, утка чыдам балчык ятмалары бар. Азык-төлек сәнәгате җиһазлары, химия-фармацевтика товарлары (Батуми) җитештерелә. Төп авыл хуҗалыгы культуралары – чәй, цитрус җимешләре. Бакчалар (шул исәптән субтропик бакчалар) үстерелә. Дәфнә (лавр), эвкалипт, бамбук, бөртекле культуралар үстерелә. Аҗариянең эчке районнарында тәмәке, диңгез яр буенда Яшелчә культуралары, тау районнарында бәрәңге үстерәләр. Тау алды полосасында мөгезле эре терлек, тау районнарында сарык һәм кәҗәләр үрчетелә. Ефәкчелек һәм умартачылык үсеш алган.

Аҗариянең диңгез яр буе полосасы буйлап Самтредиа―Батуми электрлаштырылган тимер юлы һәм Новороссийск―Батуми магистраль автомобиль юлы, эчке районнар буенча Батуми―Хуло―Ахалцихе автомобиль юлы уза. Төп диңгез порты ― Батуми, биредә аэропорт эшли. Диңгез яр буе курортлары гамәлдә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү