Аҗарлар, аҗарлылар (үзатама гөрҗ. აჭარლები «ачарлеби») — гөрҗи халкының этнографик төркеме, Аҗарстанның(рус.) төп халкы, шулай ук РФ, Төркия территориясендә яшиләр. Халык саны — 59 516 (1886), 71 498 (1926, халык санын алу), 300 мең ↑(2000, бәяләмә), 460 мең ↑(2019, бәяләмә). Гөрҗи теленең аҗар диалектында сөйләшәләр. Дин тотучы аҗарлар — хәнәфи мәзһәбендәге сөнни мөселманнар. 1980-еллардан башлап, күп кенә аҗарлар православие динен кабул итә. Гөрҗистанда халык санын алу вакытында аҗарларны гөрҗиләр саны эченә кертеп теркиләр[1].

Аҗарлар
Үз аталышы

гөрҗ. აჭარლები «ачарлеби»

яшәү җире

ГөрҗистанFlag of Georgia.svg Гөрҗистан
Русия байрагы РФ
ТөркияFlag of Turkey.svg Төркия

Теле

Гөрҗи теленең аҗар диалекты

Дине

ислам, православие

Бүтән халыкка керүе

гөрҗиләр

Commons-logo.svg Adjarians Викиҗыентыкта
Гөрҗистанның төньяк-көнчыгыш диалектлары. Аҗар диалекты фирәзә төсендә

ТарихҮзгәртү

Аҗарлар, VII гасырдагы гарәп яулап алулары вакытында, Көнбатыш Гөрҗистанның мегреллар һәм лазларга(рус.) кардәш булган колх халкының(рус.) Көнчыгыш Гөрҗистаннан күчеп килүчеләр тарафыннан ассимиляцияләнүе нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр[2]. Христиан аҗар халкының шактый өлеше мөселман яулаучыларга каршы көрәштә һәлак була, икенче өлеше Гөрҗистанның христиан провинцияләренә эмиграцияләнергә мәҗбүр була.

1926 елга кадәр аҗарларны «гөрҗи-мөселманнар» дип атау кабул ителгән булган. ССРБда 1926 елгы халык санын алу барышында 71 498 гөрҗи-мөселман «аҗар» дип теркәлгән.

Ислам диненең төп нормаларын (сөннәткә утырту(рус.), мөселман исемнәре кушу, Корбан бәйрәме һ.б.) кабул итсәләр дә, христиан символикасын саклау очраклары күп.

Аҗарлар кием-салым, азык-төлек куллану, иҗтимагый һәм гаилә-көнкүреш өлкәсендә гөрҗиләрдән аермалыкларын саклап киләләр.

ДинҮзгәртү

Аҗарлар, XVI гасырның икенче яртысыннан XIX гасыр ахырына кадәр, 15471878 елларда Госманлы империясе составында булганда, ислам динен кабул итә. 1926 елга кадәр аҗарларны «гөрҗи-мөселманнар» дип атау кабул ителгән булган. 1926 елгы халык санын алу барышында 71 498 гөрҗи-мөселман «аҗар» дип теркәлгән. XX гасыр уртасында мөселманнар автономияле республика халкының 70 % ы, ә христианнар 30 % ы булса, XXI гасыр башында христианнар 75%, ә мөселманнар 25% булган[3][4]. 2014 елгы мәгълүматлар буенча, Аҗарстанның 334 мең халкының 133 меңе, Батум шәһәренең 152 839 халкының 38 762 е (25, 4 %) мөселман динендә булган.[5]. Ислам диненең Аҗарстанның көнчыгышында һәм көньягында позицияләре көчле, Хуло муниципалитетында(рус.) мөселманнар саны барлык халыкның (25 450 кеше) 90 % нан артыграк[6].

ТелҮзгәртү

Аҗарлар гөрҗи теле диалекты булган аҗар диалектында сөйләшәләр. Аҗар диалекты грек теле тәэсире зур булган кардәш диалектлардан төрек алынмалары күп булу белән аерыла. Шулай ук аҗарлар гөрҗи телен, РФдә яшәүчеләре рус телен, Төркиядә яшәүчеләре төрек телен кулланалар.

МәдәниятҮзгәртү

 
Аҗарлар традицион киемдә

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Авыл хуҗалыгында субтропик игенчелек төп роль уйный. Төрле климат шартлары һәм туфрак типлары авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә ярдәм иткән. Аҗар яссытаулыгында, андагы Альп көтүлекләрендә(рус.) мөгезле эре терлек асрау, ә Аҗарстан түбәнлекләрендә сарыкчылык һәм авыл хуҗалыгының кайбер төрләре үсеш алган. Аҗарстанда виноград (70 төрле сорты) үстерү белән кешеләр борынгы заманнардан бирле шөгыльләнгән. Госманлы империясе идарәсе вакытында авыл хуҗалыгының бу тармагы (аерым алганда, шәраб җитештерү) төбәкнең исламлаштырылуы белән бәйле рәвештә, кими бара[7].

ТоракҮзгәртү

Йортлар һәм авыл хуҗалыгы корылмалары үзенчәлекле дизайн белән аерылып тора. Иң борынгы тораклар булып пацха(рус.) (чикләвектән үреп ясалган алачык) һәм жаргвали (агач корылма) исәпләнә. Аҗарларның бүгенге йортлары ике яки өч катлы. Бина коруның бу стиле терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗларына бәйле. Беренче кат, гадәттә, йорт хайваннарын тоту өчен кулланыла, икенче катта кухня һәм гаилә җыела торган гомуми бүлмә, өченче катта йокы бүлмәсе һәм кунаклар кабул итү бүлмәсе урнаша. Аҗар авылында йортлар я бер рәткә тезелеп урнаша, яки тау битләве буенча аслы-өсле менә бара[8].

Аҗар аш-суыҮзгәртү

 
Аҗар хачапурие

Аҗар кухнясы, нигездә, гөрҗиләр кухнясы белән охшаш, үзенчәлеге дә бар. Аҗариядә дуңгыз ите кулланмыйлар, кош (тавык, күркә, бытбылдык) ите файдаланалар, балык (мәрсин) ризыкларын яраталар. Беренче ашамлык сыйфатында харчо(рус.) һәм чихиртма(рус.) ашлары бирелә. Аҗарлар ярмадан һәм эремчектән әзерләнгән ризыкны кулланммый. Десерт сыйфатында кара кофе яки чәй, шулай ук җиләк-җимеш бирелә. Аҗариядә үрелгән сыр ясала. Төбәктә савып алынган сөт Гөрҗистанда иң файдалы санала.

Традицион аҗар кухнясында бөртекле һәм кузаклы культуралар, яшелчә, кыргый үсемлекләр һ. б. белән беррәттән, ит һәм сөт продуктлары киң кулланыла. Аҗар ашларына лобио(рус.) (тәмләткечләр белән ногыт борчагы), пхали(рус.) (вакланган яшелчәләрдән салат), сациви(рус.) (чикләвекле соуста күркә яки тавык ите), бажэ (чикләвекле соуслы кыздырылган тавык), мчади(рус.) (яссы кукуруз икмәге) һәм хачапури(рус.) (эчендә сыр яки йомырка булган камыр ризыгы, икмәк) керә.

ФольклорҮзгәртү

Аҗарларның музыкаль фольклоры гөрҗи фольклорына хас булган барлык жанрларны һәм полифония (3-4 тавышка җырлау) формаларын, Көнбатыш Гөрҗистан регионнарына хас булган музыка уен коралларын саклап калган.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. T.1. М.: НИ БРЭ, 2005, с.226. ISBN 5-85270-329-X

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү