Мәрсиннәр

Балыклар ыругы

Мәрсиннәр (лат. Acipenser, рус. Осетры́) — мәрсинсыманнар отрядының мәрсин балыклар семьялыгыннан булган ыру. озынча, тукмактай гәүдәле узгынчы, ярымузгынчы балыклар; ау объекты. Татар диалектларында шулай ук әситерләр, әчтерләр, әчүтрәләр, катыргак (вак балыклар), тогы, үчүтер дигән атамалар да очрый.[2]

Мәрсиннәр
Халыкара фәнни исем Acipenser L., 1758[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Осетровые[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Классик антик чор турында практик белем энциклопедиясе[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Домашняя энциклопедия, или Словарь фактов и полезных знаний[d]

 Мәрсиннәр Викиҗыентыкта

Гомуми мәгълүмат

үзгәртү

Төче суда яшиләр. Тән озынлыгы — 6 метрга (Атлантика мәрсине һәм ак мәрсин), авырлыгы 816 килограммга кадәр (ак мәрсин). Барлыгы 17 төр бар[3]. Бу төрләрнең күпчелеге — узгынчы балыклар: язын диңгезләрдән елгаларга уылдык чәчәр өчен йөзеп килә. Кайбер төрләре елгаларда кышлый. Кайберләре төче суда гына яши: я елгаларда йөзә, я күлләрдә йөзеп, уылдык чәчәр өчен генә елгаларга йөзеп чыга.

Мәрсиннәрне күбесенчә Каспий, Азак, Кара диңгезләреннән һәм алар белән тоташкан елгалардан тоталар. Шул ук ыругка караган чөгә балыгы (рус. стерлядь) Балтыйк, Ак, Баренц, Карск, Каспий, Кара һәм Азов диңгезләре бассейннарында таралган (Идел һәм Камада аеруча күп).

Мәрсиннәр гадәттә су төбендә йөзә, башка балыклар, моллюсклар, чуалчаннар белән туклана. Бер үрчемдә берничә миллион уылдык чыга. Уылдыкның авырлыгы балык авырлыгының 25% кадәр җитәргә мөмкин. Уылдыкның күп булуына карамастан, балык тоту касебе контрольдән чыкканга күрә, мәрсиннәрнең күп кенә төрләренең юкка чыгу ихтималлыгы зур.

Балык тоту касебе

үзгәртү

Балыкчылык өлкәсендә әлеге балыклар аеруча кыйммәтле. Тәмле һәм шактый кыйммәтле иттән тыш, мәрсиннәрдән күп уылдык, йөзү куыгы (куыктан балык җилеме ясыйлар) һәм сырт пластинкасы (хорда) чыгарыла. Мәрсиннәрнең күпчелек төре Россия елгаларында һәм сулыкларында яши.

XX гасыр башында дөньдагы бар мәрсиннәрнең 90 % Россия империясендә (башлыча Каспий диңгезендә) тотылган. XXI гасыр башыннан бирле Россиядә мәрсиннәрнең теләсә нинди төрләрен тоту тыела. Кайбер төрләре Кызыл китапка, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына, кертелгән.

Төрләре

үзгәртү

Мәрсиннәр (лат. Acipenser) ыругы 17 заманча төрдән[4] һәм берничә казылма төрдән тора.

Заманча төрләре:

үзгәртү

Казылма төрләре:

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү


  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. Балык атамаларының татарча-русча-латинча аңлатмалы сүзлеге, 2019
  3. FishBase: Acipenser.
  4. FishBase: Acipenser.
  5. The Paleobiology Database: Acipenser albertensis
  6. Hilton E. J., Grande L. {{{башлык}}}(ингл.) // Journal of Paleontology. — Т. First View. — С. 1—29. — DOI:10.1017/jpa.2022.81 Архивировано из первоисточника 15 октябрь 2022.
  7. The Paleobiology Database: Acipenser eruciferus
  8. Acipenser ornatus 2011 елның 17 октябрь көнендә архивланган. на сайте ITIS(ингл.)
  9. Hilton E. J., Grande L. {{{башлык}}}(ингл.) // Journal of Paleontology. — Т. First View. — С. 1—29. — DOI:10.1017/jpa.2022.81 Архивировано из первоисточника 15 октябрь 2022.
  10. Acipenser toliapicus 2011 елның 17 октябрь көнендә архивланган. на сайте ITIS(ингл.)
  11. The Paleobiology Database: Acipenser toliapicus