Рөстәм Миңнеханов

Татарстанның икенче президенты, Татарстан Республикасы Рәисе
(Röstäm Miñnexanov битеннән юнәлтелде)

Рөстәм Миңнеханов, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957 елның 1 марты, Яңа Арыш авылы, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — сәясәт эшлеклесе. «Татнефть» ААҖ мөдирләре шурасы җитәкчесе. Татарстан республикасының икенче президенты (2010-2023), 2023 елның 5 февраленнән ― Татарстан Республикасы Рәисе.[3][4] Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы рәисе.

Рөстәм Миңнеханов
Туган телдә исем Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Röstäm Nurğäli ulı Miñnexan
Туган 1 март 1957(1957-03-01) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш
Яшәгән урын Патрис Лумумба урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия дәүләт сәүдә-икътисад университеты[d], Казан дәүләт аграр университеты һәм Русия икътисад университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Гөлсинә Әхәт кызы (1969), эшмәкәр
Балалар уллары Ирек (19892013),
Искәндәр (2008)[2]
Ата-ана
  • Нургали Миңнехан улы Миңнеханов (әти)
  • Вәсига (әни)
Бүләк һәм премияләре
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Александр Невский ордены "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены2-нче дәрәҗә «Дан һәм Намус ордены» (РПЦ)«Астанага 20 ел» медале (Казакъстан)Салават Юлаев ордены (БР) - 20191нче дәрәҗә Изге Сергий Радонежский ордены "Qaraşsızlıq" ordeniКыргызстанның Достук ордены - 2022
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] (2001)

 Рөстәм Миңнеханов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССР-ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.

Өйләнгән, ике улы бар иде.

Белеме үзгәртү

  • 1978 елда «инженер-механик» квалификациясе алып, «авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
  • 1986 елда «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе алып, Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

2010 елның 22 гыйнвар көнне Россия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Россия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде.[5] 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.[6]

2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште[7][8].

2020 елның 14 сентябрендә узган Татарстан Президентын сайлауларда сайлаучыларның 83,28 % тавышын җыеп (1 939 316 сайлаучы аңа тавышын биргән), өченче срокка Татарстан президенты итеп сайлана[9].

Фәнни дәрәҗәсе үзгәртү

  • Икьтисади фәннәр докторы (2003)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Дуслык ордены (2002 ел, 22 июль, 756-нчы номерлы РФ Президенты Указы);
  • «Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» IV дәрәҗәдәге Орден (2007);
  • «Татарстан Республикасы алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» Ордены (2007 ел, 1 март, №УП-120-нче номерлы ТР Президенты Указы);
  • «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005).
  • Тыва Республикасы ордены (2016 ел, 1 июль)[10]
  • II дәрәҗә Столыпин медале (2017 ел, 1 март)[11]
  • 2-нче дәрәҗә «Дан һәм Намус ордены» (ru) (РПЦ, 2017)[12][13] — «зур иҗтиһадлы хезмәтләре өчен».
  • Александр Невский ордены (2017)[14]
  • «Астанага 20 ел» медале (Казакъстан) (2018)[15]
  • Islamic Economy Award премиясе (Дөбәй, БГӘ) — «ислам икътисадын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен»[16]
  • «Россия сәнгать академиясе каршындагы казанышлары өчен» медале (РФ сәнгать академиясе)[17]
  • 2019Салават Юлаев ордены (БР) — «Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен»[18].
  • 2021 — 1нче дәрәҗә Изге Сергий Радонежский ордены (РПЧ) ― Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуга зур өлеш керткән өчен[19].
  • 2021 — «Гарашсызлык» (Garaşsyzlyk, Бәйсезлек) ордены (Төрекмәнстан) ― «ике республика арасында һәм Россия белән күпкырлы хезмәттәшлек»не арттыруга керткән хезмәте өчен[20]
  • 2022 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденыТатарстан республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен [21].
  • 2022Кыргызстанның Достук (Дуслык) ордены [22]
  • 2023 ― I дәрәҗә Мәрҗани ордены (Татарстан мөфтиятенең югары бүләге дәүләт башлыкларына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш керткән меценатларга, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә зур казанышларга ия булучыларга тапшырыла) [23]
  • 2023 ― РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы [24]
  • 2023 ― Россия Президентының Рәхмәт хаты ― республикада төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык үсешенә аеруча өлеш керткәне өчен[25]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлсинә Әхәт кызы, уллары Ирек (19892013), Искәндәр (2008).

Галерея үзгәртү

 
 
 
Файл:.jpg
Р. Н. Миңнехановка Тыва ордены тапшыру.
Кызыл, 2016 ел.
Р. Н. Миңнехановка Тыва ордены тапшырылды.
Кызыл, 2016 ел.
Р. Н. Миңнеханов Казан Кремлендә эш кабинетында

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jitely.info/kazan
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  3. Закон Республики Татарстан № 1-ЗРТ 26.01.2023 «О внесении изменений в Конституцию Республики Татарстан» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-01-26, retrieved 2023-01-26 
  4. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакындагы законны имзалады. Татар-информ, 26.01.2023
  5. Татарстан президенты урынына Миңнеханов тәкъдим ителәчәк
  6. Миңнеханов Татарстанның яңа президенты
  7. http://www.azatliq.org/archive/news/20100325/570/570.html?id=1993336
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-11-13, retrieved 2010-03-25 
  9. Регина Хисамова. Минниханов в третий раз стал президентом Татарстана(үле сылтама). Азатлык радиосы, 14.09.2020
  10. Рустам Минниханов награждён орденом Республики Тыва(үле сылтама)
  11. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 01.03.2017 № 357-р "О награждении медалью Столыпина П.А. II степени Минниханова Р.Н"
  12. Патриарх Кирилл удостоил Минниханова церковного ордена «Славы и Чести»
  13. Президенту Татарстана вручили орден «Чести и Славы» от имени патриарха Кирилла
  14. Путин наградил Президента Татарстана орденом Александра Невского(үле сылтама)
  15. Рустаму Минниханову вручили юбилейную медаль «20-лет Астане». 2018 елның 7 июль көнендә архивланган. Пресс-служба Президента РТ
  16. Рөстәм Миңнехановка, ислам икътисадын үстерүдәге уңышлары өчен, Дөбәйдә бүләк тапшырдылар.(үле сылтама) Татар-информ МА, 30.10.2018
  17. Ольга Голыжбина. Зураб Церетели Рөстәм Миңнехановка исемләнгән Россия сәнгать академиясе медален тапшырды.(үле сылтама) Татар-информ МА, 7.11.2018
  18. Галина Бахшиева. Радий Хабиров наградил Рустама Минниханова орденом Салавата Юлаева. ИА «Башинформ», 18.04.2019
  19. Патриарх Кирилл вручил награды представителям Татарстана в рамках освящения воссозданного собора Казанской иконы Божией Матери. vverh-tatarstan.ru, 21.07.2021(рус.)
  20. Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk орденын тапшырды. Татар-информ, 27.09.2021
  21. Указ Президента Российской Федерации от 21.02.2022 № 70. Официальный интернет-портал правовой информации(рус.)
  22. Кыргызстанның Россиядәге илчесе Рөстәм Миңнехановка Дуслык ордены тапшырды. Татар-информ, 20.05.2022
  23. Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде. 2023 елның 1 март көнендә архивланган. ТР МДН, 1.03.2023
  24. Миңнеханов Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы булды. Татар-информ, 8.04.2023
  25. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Президентының рәхмәт хаты тапшырылды. Татар-информ, 28.09.2023

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре