Акмәсҗит

(Aqmäscit битеннән юнәлтелде)

Акмәчет белән бутамагыз.

Акмәсҗит
укр. Сімферополь
рус. Симферополь
кырымтат. Aqmescit
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1784
Сурәт
Рәсми исем Сімферополь, Aqmescit һәм Симферополь
Рәсми тел кырымтатар теле, украин теле һәм рус теле
Дәүләт  Украина[1]
 Россия[2]
Нәрсәнең башкаласы Кырым Җөмһүрияте, Кырым Автономияле Җөмһүрияте, Акмәсҗит шәһәр бүлгесе[3], Акмәсҗит шәһәр шурасы һәм Акмәсҗит районы[3]
Административ-территориаль берәмлек Акмәсҗит шәһәр шурасы, Акмәсҗит шәһәр бүлгесе[3], Кырым өлкәсе[d], Кырым АССР һәм Таврия губернасы
Сәгать поясы UTC+03:00 һәм UTC+02:00
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Кырым
Территориясенә дәгъва итә Россия һәм Украина
Хөкүмәт башлыгы Игорь Лукашов[d] һәм Проценко, Елена Степановна[d]
Канунбирү органы Акмәсҗит шәһәр шурасы
Халык саны 340 540 (1 гыйнвар 2021)[4]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 350 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Һайделберг[5][6], Новочеркасск[5], Кечкемет[5], Искешәһәр[5], Иркутск[5], Мәскәү, Омск[5][7], Улан-Удэ[6], Сейлем[5], Русе[d][5], Падова[5], Түбәншәһәр, Көньяк-Көнбатыш административ округ[5], Киреч[6], Донецк[5], Чернивси[5] һәм Bursa
Мәйдан 107 ± 1 км²
Почта индексы 95000–95490 һәм 295000–295490
Харита сурәте
Коллаж
Феноменның икътисады экономика Симферополя[d]
Беренче язма телгә алу БЭК II гасыр
Рәсми веб-сайт simgov.ru
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Җирле телефон коды +380 3652
Карта
 Акмәсҗит Викиҗыентыкта

Кәбир-Җамигъ мәчете

Акмәсҗит яки Симферополь (укр. Сімферополь, рус. Симферополь, кырымтат. Aqmescit, Акъмесджит) — Кырымда урнашкан шәһәр. Кырым Җөмһүриятенең идарә, сәнәгый, мәдәни, фәнни үзәге. Кырым ярымутравының үзәгендә урнаша. Кырымтатар Милли Мәҗлесенең урнаштыру урыны. Әүвәл заманда Aкмәчет урынында скиф мәркәзе, скиф Неаполе, Алтын Урданың Кирмәнчек шәhәре булган.

Кырым ярымутравында тагы Акмәчет исемле авыл бар, шуңа күрә рәсми чыганакта Симферополь Акмәсҗит дип йөртелә, ләкин татарча матбугатта Акмәчет атамасы ешрак кулланыла.

География үзгәртү

Акмәсҗит Кырым ярымутравында, Салгир елгасында урнашкан. Тимер һәм автомобиль юллары төене.[8]

Сәгать поясы үзгәртү

 
Мәскәү вакыты

Акмәсҗит Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Тарих үзгәртү

Алтын Урда чорында татарлар Кирмәнчек шәһәрен салалар, соңрак биредә ак мәчет төзелә һәм Кырым ханлыгы чорында кирмән Акмәчет дип йөртелә башлаган.

Кырым ханлыгы вакытында Бакчасарай ил башкаласы статусына ия булган, ләкин Акмәсҗит шәһәрендә калга (дәүләттә ханнан соң икенче башлык) йорты урнашкан булган.

1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда урыслар Акмәчет исемен Симферопольгә үзгәртәләр.

Павел I шәһәргә татар исемен Акмәчет кайтара, ләкин Павел I не үтергәннән соң урыслар яңадан шәһәргә Симферополь исемен бирәләр.

1944 елда Акмәчет шәһәреннән кырым татарлары сөргенлеккә җибәрелә.

1945 елда Симферополь Кырым Мохтари Җөмһүриятенең башкаласы статусын югалта.

1954 елда Кырым өлкәсе Украинага тапшырыла.

2014 елда Кырым кризисы һәм Кырым статусы турында референдумнан соң Кырым Акмәсҗит башкаласы белән Россия Федерациясенә кире кайтарыла.

Хәзер Акмәчет шәһәрендә Кырымтатар Милли Мәҗлесе урнаша.

Климат үзгәртү

  • Уртача еллык температура — +10,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,4 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 74 %
Акмәсҗит климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 20,4 21,9 28,7 31,5 34,2 37,7 39,3 39,5 37,2 33,3 28 25,4 39,5
Уртача максимум, °C 3,9 4,7 9,1 15,9 21,4 25,7 28,9 28,7 23,1 17 10,4 5,6 16,2
Уртача температура, °C 0,2 0,4 3,9 9,9 15,1 19,5 22,3 22 16,9 11,3 5,8 2 10,8
Уртача минимум, °C −2,9 −3,2 −0,2 4,8 9,5 13,9 16,5 16,1 11,6 6,8 2,2 −1,1 6,2
Абсолют минимум, °C −26 −30,3 −18,4 −11,1 −8,4 0,7 3,6 3,8 −5,1 −11,4 −21,7 −23,2 −30,3
Явым-төшем нормасы, мм 39 36 37 34 34 58 46 52 42 42 49 45 514
Чыганак: Погода и климат

Халык үзгәртү

1897[9] 1926[10] 1939[10] 1959[11] 1970[12] 1979[13] 1989[14] 2001[15]
49 078 86 145 142 634 187 623 249 053 301 505 343 565 363 597

Милли состав (2001): урыслар — 66,7%, украиннар — 21,3%, кырымтатарлар — 7,0%, беларуслар — 1,1%.

Административ бүленеш үзгәртү

  • Киев районы
  • Тимер юл районы
  • Үзәк районы

Мәдәният үзгәртү

Күренекле кешеләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү