Кырым мөселманнары Дини идарәсе

дини оешма (Кырым; Украина / РФ)

Кырым мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте ― Таврида мөфтияте белән бутамагыз

Кырым мөселманнары
Дини идарәсе
кырымтат. Qırım Musulmanları Diniy İdaresi укр. Духовне управління мусульман Криму, рус.  Духовное управление мусульман Крыма
Баш-фатир:

295001, Кырым Республикасы, Акъяр, Курчатов ур., 4

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
мөфти (Кырымда)

Әмирали Аблаев

мөфти (Киевта)

Айдер Рөстәмов

Нигезләү
Бөтенкырым җыены карары

1992 ел

[1] (Кырымда)
[2] (Киевта)

Кырым мөселманнары Дини идарәсе (кырымтат. Qırım Musulmanları Diniy İdaresi, укр. Духовне управління мусульман Криму, рус. Духовное управление мусульман Крыма) ― Кырым мөселманнарын, нигездә, Кырым татарларын[1] берләштерүче дини оешма. Сөнни исламның хәнәфи мәзһәбен тота[2]. Кырымны Россиягә кушканнан соң, Кырым мөселманнары идарәсендә бүленү була: Кырымда дини оешма Кырым Республикасы һәм Акъяр мөселманнары Диния нәзарәте буларак Россия хокукый кырында легаль эшчәнлеген дәвам итсә, Киевта Кырымтатар Милли Мәҗлесе катнашында Кырым мөселманнарының Дини идарәсе (нәзарәте) оештырыла[3].

Тарих үзгәртү

 
Акъярдагы Кәбир-Җәми мәчете ― мөфтинең һәм Диния нәзарәтенең резиденциясе

Кырым мөселманнары Диния нәзарәте 1992 елның 31 августында Акъярда мөселман җәмгыятьләре вәкилләренең Бөтенкырым җыены барышында оештырыла. Идарә составына Кырым мөфтияте керә. Оешманың беренче Уставы нигезендә, идарә үз эшчәнлеген Коръән, Сөннә, шәригать һәм фәкыйһ нормаларына таянып, Кырым мөселманнары Корылтаеның карарларын үтәп, Украина кануннарын хөрмәт итеп оештыра. Кырымның беренче мөфтие итеп Сәетҗәлил Ибраһимов сайлана[4].

1992 елның декабрендә С. Ибраһимов белән Кырым һәм Акъяр православие архиепискобы Лазарь төбәктә конфессияара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итәргә тиешле «Тынычлык — Ходай бүләге» динара шурасы рәистәшләре була[4].

Сәетҗәлил Ибраһимов җитәкчелегендәге Дини идарә Кырымтатар Милли Мәҗлесеннән бәйсез мөнәсәбәттә эшли, исламны сәясиләштермәскә тырыша. Мөфти Ибраһимовның идарә итү чорында ярымутрауда 52 мөселман җәмгыяте теркәлгән. Шул вакытта яңа мәчетләр төзү, искеләрен мөселман җәмгыятьләренә кире кайтарып алу, ислам уку йортлары ачу процессы башлана[4].

1994 елда мөфти С. Ибраһимов диндәшләренә Кырым Югары Советына сайлауларда Кырымтатар Милли Мәҗлесе өчен тавыш бирергә чакыра [5].

Мөфти С. Ибраһимовның бәйсез эшчәнлеге Мәҗлес һәм «Гадәләт» фиркасе җитәкчелегендә хуплау тапмый [6].

Формаль сәбәп белән (С. Ибраһимовның Согуд Гарәбстанына укырга китүе) ул мөфти вазифасыннан азат ителә. 1995 елның 18 ноябрендә Кырым мөселманнары корылтае була, анда Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең сәясәттә катнашуы тарафдары булган Нури Мостафаев мөфти итеп сайлана [4].

1998 елда Диния нәзарәте Акъярда һәм Акъяр районында мөселман җәмгыятьләрен оештыру турында карар кабул итә. Оештыру конференциясе барышында җәмгыять рәисе сайлана. Конференциядән соң Диния нәзарәте җәмгыять рәисен билгеләү турында карарны үзгәртә, чөнки бу җәмгыятьтә башка ислам агымнары вәкилләре дә катнаша. Нәтиҗәдә, җәмгыятьнең бер өлеше Кырым мөселманнарының Диния нәзарәтеннән бәйсез мөселман җәмгыяте төзи [4].

 
Дини идарә рәисе, Кырым мөфтие Әмирали Аблаев

1999 елның 4 декабрендә узган Кырым мөселманнарының өченче корылтаенда 218 делегат һәм 100гә якын кунак катнаша. Ябык тавыш бирү юлы белән яңа мөфти итеп элек Ислам Төрек районы Җәйләү Сарай (рус. Золотое Поле) авылы имамы булган Әмирали Аблаев сайлана.

Кырым мөселманнарының дүртенче корылтае 2004 елның 17 апрелендә 300 делегат һәм 100гә якын чакырылган кеше катнашында уза. 2008 елның 26 июлендә узган бишенче корылтайга бәйсез мөселман җәмгыятьләре һәм Диния нәзарәтенең кайбер җәмгыятьләре вәкилләре чакырылмый. Ә. Аблаев сүзләренчә, тыю ваһһабичылык һәм Хизбут-тәхрир әл-Ислами вәкилләре булган мөселман җәмгыятьләренә кагылган булган [4].

2010 елның декабрендә Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенә карата оппозициядә торучы «Кырым мөселманнарының рухи үзәге» оешмасы теркәлгән, аңа суфичылыкның Хәбәшиләр(рус.) агымы вәкилләре кергән [4]. Оешма Украина мөселманнары Диния нәзарәте карамагында булган.

2014 елдан соң үзгәртү

Моны да карагыз: Кырым кризисы

Кырымны Россиягә кушканнан соң, Кырым мөселманнары Дини нәзарәте Мәҗлес алып барган сәясәттән ерагая һәм яңа хакимияткә лояльлек күрсәтә [7].

2014 елның августында Кырым мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте ― Таврида мөфтияте теркәлү узган, аның төп эшчәнлеге Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең йогынтысын киметүгә юнәлдерелгән була һәм, кайбер мәгълүматлар буенча, Россия хакимиятләре тарафыннан хуплана [8][9][10][11].

Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте үзгәртү

2015 елның 27 февралендә Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте буларак Россия хокукый кырында теркәлү уза [12]. 2015 елның апрелендә Мостафа Җәмилев белдергәнчә, Мәҗлес Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәтен «коллаборационистлар» буларак карамый, чөнки оешма оккупация шартларында эшләргә мәҗбүр [13]. 2015 ел азагына, ярымутрауны икътисадый блокадалау һәм Херсон өлкәсендә кырымтатар батальоннары төзелү сәбәпле, Мәҗлес белән Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте арасы бозыла [8][14]. 2016 елның гыйнварында М. Җәмилев Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте турында үз фикерен үзгәртә һәм мөфтиятнең «Россия мәнфәгатьләрендә эшләвен» әйтә. Шул вакытта Киевта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте булдыру планнары турында игълан ителә [15]. 2016 елның сентябреннән Мәҗлес Ә. Аблаевның әлеге оешмада әгъзалыгын туктатып тора [8].

2016 елның июнь аенда Ә. Аблаев ярымутрауда Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәтеннән тыш башка ислам оешмалары эшли алмый, дип белдерә [16].

Кырым мөселманнарының Дини идарәсе (Киев) үзгәртү

2016 елның 19 ноябрендә Киевта кырымтатар мөселман оешмалары делегатлары корылтае уза, анда Украинаның 14 ислам җәмгыятеннән 40 делегат катнаша. Делегатлар Киевта (Киев, Җиңү проспекты 67/1) Кырым Автономияле Республикасы мөселманнарының Дини идарәсе (Кырым мөселманнарының Дини идарәсе, Qırım Musulmanları Diniy İdaresi) төзергә карар итә, аның җитәкчесе итеп элек Кырым татарларының Киев якташлыгы идарәсе каршындагы мөселманнарның рухи кыйммәтләре комитетын җитәкләгән Айдер Рөстәмов сайлана [17]. Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте Киевта узган әлеге корылтайның легитим булмавын, ярымутрауда мөселманнар белән Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте генә җитәкчелек итәчәген белдерә [18].

2016 елның 5 декабрендә Киевта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте Украина мөселманнары хартиясенә кул куя. Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте диннең сәяси максатларда кулланылуын белдерә һәм кырымтатарларны бүлгәләргә тырышу эшендә катнашмаска чакыра [8].

2018 елның октябрендә Кырым мөселманнары корылтае Ә. Аблаевны янәдән Кырым мөфтие итеп сайлый [19]. Киевтагы Кырым мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Айдар Рөстәмов Ә. Аблаев мөфти итеп сайланмады, әлеге вазыйфага «Россия хакимияте тарафыннан билгеләп куелды» дип белдерә [20].

Структура үзгәртү

Кырымны Россиягә кушканчы, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенә Мәҗлес зур йогынты ясаган. Украина кануннары буенча, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте ― үзидарәгә ия дини берләшмә. Кырымда дини хакимият органнары булып Кырым мөселманнары корылтае, Диния нәзарәте шурасы һәм мөфтият торган. Шәригать хөкемен шулай ук Кырым мөселманнары корылтае, Диния нәзарәте шурасы һәм мөфтият башкарган [4].

Диния нәзарәте шурасына мөфтиятнең дүрт әгъзасы, ревизия комиссиясе рәисе, Мәҗлес рәисе һәм мөфтият билгеләгән 22 имам кергән. Кырым мөселманнары корылтайларын уздыру вакытына шура канун чыгару һәм хөкем итү вәкаләтләренә ия була. Шура шулай ук Кырым мөселманнары корылтайлары карарларының үтәлүен тикшерергә, Диния нәзарәте эшчәнлегенә кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләрне чишәргә, мөфтият эшчәнлегенә бәя бирергә, мөфтине һәм мөфтият әгъзаларын вазыйфаларыннан алырга вәкаләтле [4].

Кырым мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиятенә 9 әгъза керә, мөфтият эшчәнлеген мөфти оештыра. Мөфти Кырым мөселманнары корылтаенда 5 ел срокка сайлана. Мөфти Диния нәзарәте рәисе вазыйфасын да алып бара [4].

Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең иң югары органы – Кырым мөселманнары корылтае. Корылтай оешманың Уставын раслый, мөфтине, аның урынбасарларын, 3 мөфтият әгъзасын, мөфтият сәркатибен, ревизия комиссиясе рәисен сайлый. Корылтай рәисе булып мөфти тора [4].

Эшчәнлек үзгәртү

Диния нәзарәте составына дини уку йортлары (мәдрәсә) һәм мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләре керә. 2013 елда Диния нәзарәте каршында җиде мәдрәсә булган, аларда 200гә якын бала шөгыльләнгән [4].

Диния нәзарәтенең рәсми газетасы ― «Hidayet». 2013 елга 3 мең данә тираж белән нәшер ителгән. Беренче ике полоса рус телендә чыгарылган [4].

Диния нәзарәте шулай ук авыру балаларга ярдәм итү өчен «Мәрхәмәт» хәйрия акциясе уздыра [4].

Мөфтиләр үзгәртү

  • 1992―1995 елларда ― Сәетҗәлил Ибраһимов [4]
  • 1995―1999 елларда ― Нури Мостафаев [4]
  • 1999 елдан ― Әмирали Аблаев [4]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сенюшкина Т. А. Этнополитическая ситуация в Крыму: анализ, прогноз, тенденции 2020 елның 6 август көнендә архивланган. // Научно-практический дискуссионно-аналитический сборник «Вопросы развития Крыма» является продолжающимся изданием, осуществляемым Крымской академией наук с 1995 года. Редакционный совет сборника «Вопросы развития Крыма»: ПП Толочко (председатель), ВА Боков (зам. председателя), СА Ефимов (зам. — 2012. — С. 373.)
  2. Полумесяц в Крыму. 2020-08-01 тикшерелгән.
  3. Два муфтия на один Крым: раскол или благо для мусульман. 2020-08-01 тикшерелгән.
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 4,16 Булатов Айдер. Ислам в Крыму: от трагического прошлого к проблемам современности. Россия и мусульманский мир, 2013, № 4 (250)
  5. Червонная С. М. Возвращение крымскотатарского народа: проблемы этнокультурного возрождения. Крымскотатарское национальное движение(рус.)
  6. Червонная С. М. Возрождение ислама в Крыму. Исламский фактор национального движения. // Возвращение крымскотатарского народа: проблемы этнокультурного возрождения. Крымскотатарское национальное движение(рус.)
  7. Ислам в Крыму: как ни крути, а получается «церковь». 2020-08-01 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Муратова Э. С. Мусульманская община Крыма в 2016 г. 2020 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган. //ББК 86.38 И87 Редакционная коллегия. — 2017. — С. 216.
  9. Ислам в СНГ: Крымские хабашиты поменяли вывеску. әлеге чыганактан 2020-01-31 архивланды. 2020-08-01 тикшерелгән.
  10. Украинских мусульман встревожило создание в Крыму и Донбассе "марионеточных исламских структур". әлеге чыганактан 2020-08-06 архивланды. 2020-08-01 тикшерелгән.
  11. ДУМК: Параллельный муфтият в Крыму попытка властей внести раскол в ряды крымских мусульман. 2020-08-01 тикшерелгән.
  12. Муфтият Крыма перерегистрировался по законодательству РФ (2015-03-05).
  13. Джемилев: Мы пока не считаем крымский Муфтият коллаборационистами (2015-04-23). 2020-08-01 тикшерелгән.
  14. Муфтият Крыма призвал крымских татар не записываться в украинский добровольческий батальон. 2020-08-01 тикшерелгән.
  15. Муфтият Крыма создадут в Киеве. 2020-08-01 тикшерелгән.
  16. Муфтий Крыма объявил о религиозной монополии ДУМКС. әлеге чыганактан 2020-08-06 архивланды. 2020-08-01 тикшерелгән.
  17. В Киеве создано Духовное управление мусульман Крыма (2016-11-20). 2020-08-01 тикшерелгән.
  18. Избрание муфтия в Киеве в Крыму посчитали «абсурдом» и «игрой с религиозными чувствами». 2020-08-01 тикшерелгән.
  19. Эмирали Аблаева избрали муфтием мусульман Крыма на 5 лет – ДУМКС. 2020-08-01 тикшерелгән.
  20. Муфтий ДУМК: Эмирали Аблаева не избрали, а назначили «муфтием мусульман Крыма». 1 август 2020 тикшерелде.