Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Мостафа Габдеҗәмил улы Җәмилев (кырымтат. Mustafa Abdülcemil Cemilev, укр. Мустафа Джемілєв; 1943 елның 13 ноябрендә Кырымның Ай-Серез бистәсендә туган) — кырымтатар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле һәм җитәкчеләренең берсе, сәясәтче, хокук яклаучы, совет диссиденты, Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе (1991-2013). Нансен (1998), Төркиянең Җөмһүрият Ордены (2014)[1], Польшаның «Solidarność» һәм башка премияләр һәм бүләкләр иясе. Украина Каһарманы (2023)

Мостафа Җәмилев
Туган телдә исем Мостафа Габдеҗәмил улы Җәмилев
Туган 13 ноябрь 1943(1943-11-13) (80 яшь)
Ай-Серез, Кырым, ССРБ
Милләт кырымтатар
Ватандашлыгы Украина байрагы Украина
Һөнәре сәясәтче, хокук яклаучы
Сәяси фирка Европа теләктәшлеге[d]
Бүләк һәм премияләре Украина Каһарманы - 2023

 Мостафа Җәмилев Викиҗыентыкта

Барлык гомерен Мостафа Җәмилев кырымтатар халкы хокуклары өчен көрәшкә багышлый. Совет чорында үз халкын ватанына кайтару өчен көрәш алып бара, диссидентлар рәтенә кертелә[2]. Советлар Берлеге таркалу алдыннан Кырымга кайта, Кырымтатар Милли Мәҗлесен җитәкли, 2014 елда Кырымның Русиягә кушылганынна кискен каршы чыга[3].

Ватанпәрвәрлеге өчен Мостафа Җәмилевне «Кырым улы» (кырымтат. Qırımoğlu) дип атыйлар. Аны берничә тапкыр Тынычлык өчен Нобель бүләгенә тәкъдим итәләр (шул исәптән, 2014 елда татар милли хәрәкәте вәкилләре тарафыннан[4]).

Тормыш юлы үзгәртү

Мостафа Җәмилев 1943 елның 13 ноябрендә Кырымның Ай-Серез бистәсендә дөньяга килә. 1944 елның 18 маенда гаиләсе белән Кырымнан Үзбәкстанга сөргенгә җибәрелә. Анда мәктәпне тәмамлагач, авиация заводында токарь булып эшли. 1962 елда Ташкент ирригация һәм авыл хуҗалыгы инженерлары институтына укырга керә, ләкин аннан куып чыгарыла[5].

1961 елда Кырымтатар яшьләре берлегенең Ташкент бүлеген оештыруда катнаша, аны җитәкли. 1969 елда «Советлар Берлегендә кеше хокуклары яклауның инициативалы төркем»не оештыруда катнаша. Хокук яклау өлкәсендә актив шөгыльләнүе өчен 1966-1983 еллар аралыгында алты тапкыр кулга алына. Төрмәләрдә барлыгы якынча 15 ел үткәрә. 1975-1976 елларда Омск төрмәсендә 303 көнлек ачлыкны тота. 1986 елда азат ителә.

1989 елда гаиләсе белән Кырымга, Бакчасарай шәһәренә кайта. 1991 елда оешкан Кырымтатар халкы Мәҗлесен җитәкли башлый (бу вазифаны ул 2013 елның ноябренә кадәр башкара). 1998 елдан бирле Украина Югары Радасында депутат.

2014 елның язында Кырымның Русиягә кушылуына кискен каршы чыга. 12 мартта ул Мәскәүдә Миңтимер Шәймиев белән очраша, Владимир Путин белән телефоннан сөйләшү үткәрә[6]. 3 май көнне Җәмилев Кырымга кертелми кала[7].

Өйләнгән. Кызы һәм ике улы бар.

Бүләк һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү