Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте

ислам оешмасы

Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Донбасс мөхтәсибәте (рус. Духовное управление мусульман Донецкой Народной Республики – Мухтасибат Донбасса, укр. Духовне управління мусульман Донецької Народної Республіки – Мухтасибат Донбасу) – 2022 елның 22 апрелендә оешкан, Донбасс мөселманнарын, мөселман дини оешмаларын, мәхәллә-мәчетләрен, мәдрәсә һәм башка уку йортларын берләштергән үзәкләштерелгән дини оешма. Донбасс мөхтәсибәте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте белән кануни бердәмлектә һәм мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә эшләячәк.

Донбасс мөхтәсибәте
Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
рус.  Мухтасибат Донбасса
укр.  Мухтасибат Донбасу ‎‎
Рәсми теле:

рус, гарәп, татар

Җитәкчеләр
рәис

Рәшит Брагин

имам-мөхтәсиб

Рушан Таиров

Нигезләү

22.04.2022

Тарих үзгәртү

22 апрель көнне, Донецк өлкәсе Шахтерск шәһәренең «Әс-Сәләм» мәчетендә (мәчет 2001 елның җәендә ачылган [1]; Д. Бедный тыкрыгы, 3) [2] Донецк Халык Республикасының мөселман җәмгыяте вәкилләре съезды (оештыру – гамәлгә кую конференциясе) уздырылган. Әлеге съездда Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтен (Донбасс мөхтәсибәтен) оештыру турында игълан ителгән[3].

Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб итеп Рушан Таиров сайланган.

Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте (мөфти шәех Равил Гайнетдин) белән берлектә эшләячәк.

Оештыру конференциясе Донецк Халык Республикасы мөселман җәмгыятьләрен берләштерү, алга таба да дини эшчәнлекне оешкан рәвештә һәм берләшеп алып бару максатында ачылган. Съездны (оештыру конференциясен) уздыруга Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасын биргән.

Оештыру конференциясендә Макеевка шәһәренең «Әс-Сәлам» мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Вахит Агишев, «Горловка шәһәренең мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Ринат Кудряков, Шахтерск шәһәренең «Әс-Сәлам мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Рәүф Бәдретдинов, Торез шәһәренең «Йолдыз» мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Рамил Ганиев һәм Снежное шәһәренең «Исламия» дини төркеме рәисе Йосыф Әмерханов катнашкан.

Донбасс мөхтәсибәтен гамәлгә кую конференциясендә Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтеннән нәзарәт рәисенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары Ренат Исламов һәм нәзарәтнең эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров составындагы делегация катнашкан. Мөфти шәех Равил Гайнетдин конференциядә катнашучыларны видео аша рус һәм татар телләрендә сәламләгән.

Съезд эшендә чакырылган кунак сыйфатында ДХР мәдәният министрлыгының диннәр һәм милләтләр эшләре буенча идарә башлыгы Сергей Гавриш, ДХР халык советы депутаты Ринат Билалов, Шахтерск шәһәре администрациясе башлыгы Александр Шатов һәм округ благочинные, Рус Православие чиркәвенә (Мәскәү патриархлыгы) караучы Украина Православие чиркәвенең Горловка һәм Славянск епархиясе Иоанн-Богослов гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Богдан (Ильчук) катнашкан [4].

Мәчетләр үзгәртү

2014 елда Донбасста 16 мәчет исәпләнгән:

Фотогалерея үзгәртү

«Донбасс мәчетләре»
 
Әхәт Җәми (Донецк). 1999 елда ачылган
Әхәт Җәми (Донецк). 1999 елда ачылган  
 
Луганск мәчете. 2010 елда ачылган
Луганск мәчете. 2010 елда ачылган  
 
Мариуполь мәчете. 2007 елда ачылган
Мариуполь мәчете. 2007 елда ачылган  
 
Шахтерск мәчете. 2001 елда ачылган
Шахтерск мәчете. 2001 елда ачылган  

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү